kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Арысланга җитми инде

(әкият)

Бер эт иптәшләреннән аерылып калган, адашкан. Һәм бераздан якынлашып килүче арысланны сизеп калган. Арысланның кыяфәте бик ач кебек булгач, моның коты алынган. Тиз генә якындагы сөякләр өеме янына барып яткан да үзалдына сөйләнгәндәй:
— Һай, тәмле арыслан булды бу. Кызганыч, бик тиз бетте. Каян гына тагы бер арыслан табып ашарга инде, — дигән.

Бу сүзләрне ишетеп калган арыслар бераз уйлап торган да, кечкенә булса да бик усал күренгән бу таныш түгел зат белән бәйләнешеп торуның куркыныч икәнен аңлап китеп барган. Барсын да агач башыннан карап торган маймыл, урман патшасы алдында ялагайланырга теләп, арысланны куып тоткан һәм барсын да аңлатып биргән.

— Вәт, син аны… — дип үкергән арыслан, — мине алдамакчы булганмы?!. Хәзер тотып ашыйм үзен. Әйдә, алдакчыларны ни көткәнен үз күзләрең белән күреп торырсың.
Һәм ул маймылны җилкәсенә утыртып кабат эт янына киткән.

Бу икәүнен әйләнеп килүен күргән эт эшнең хөрт икәнен шундук төшенгән инде. Башта йөгереп качарга уйлаган, әмма моның бик үк өметле юл түгеллеген аңлап, башын эшләтеп карарга булган. Ә үзен сакларга кирәктә, баш бик яхшы эшли икән.
Эт кабат урынына барып яткан. Һәм кабат баягы сыман киерелеп алган да, бик шөкатьсез тавыш белән:

— Кайда булды бу маймыл. Тагын бер арысланны алып килергә дип җибәргән булдым бит әле, юньсезне. — дип сукранган, — Үзен тотып ашыйсы калган аның. Хәер, арыслан күпкә тәмлерәк шул… Арысланга җитми…

(Барлыгы 62 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .