Көлкеханә

Бу бүлекне ничек дип атарга да белми этләндем. Татарча юмор, шаярулар, шаян сәхифә, сатира юмор, мәзәкләр… Әллә ниләрне барлап бетердем. Шуннан велосипед уйлап табу теләген җиңеп, гади генә итеп шушы «Көлкеханә»не калдырдым. Исеменнән үк күренгәнчә, монда көлкеле язмалар, кызык хәлләр, кәмитләр һәм мәзәкләр була инде. Минем 20 елдан артык гомер «конферансье» дип аталган тел бистәсе булып сәхнәдә үтте. Гәзит-журналларда юмор сәхифәләре алып бардым. Көлкеле язмалар бик күп җыелган. Мин аларның бер өлешен китапларга да керттем. Ул китаплар электрон вариантта — эстрада юмористлары өчен дә, төрле тамашалар алып баручыларга да ярдәмче булырлык. Болай гына, көлергә, елмаерга, үзен бәхетле итеп тоярга яратучыларга да менәмен дигән әсәрләр. Минем гел шулай инде: дөресен әйтсәм үземне үзем мактаган шикеллерәк килеп чыга… Тик нишлисең… Алып укып карасагыз, бәлки, сез дә мактый башларсыз.

Ул китаплар менә шушы сылтанма буенча

@Mail.ru .