Лайфхак, яки файдалы киңәшләр

Нәрсә ул лайфхак (life hack)? Инглиз сүзе «hack» туры тәрҗемәдә «кисү, чабу» дигән сүз. Элек өлкәннәр дә турыдан йөрергә яратучылар, хәйләкәррәк тиңдәшләре турында «почмак кисәргә ярата ул» дип сөйләшәләр иде. Бу очракта да hack шундыйрак мәгънәдә алынган. Шуңа тормыш (яшәеш, гомер итү) дигәнне аңлатучы «life» сүзен дә өстәгәч, тормыш хәйләсе сыманрак мәгънә килеп чыга инде. Татарча лайфхак — хәйлә (хәйләсез тормыш — файдасыз), җай (бер җаена төшенсәң бер эш тә кыен түгел), ысул (безнең якта «сол» дип сөйләшәләр: «Солын белми ул» — диләр.) сыманрак бер нәрсә булып чыга. Иңглиз манерына әйтелгәч, бабайлардан калган төшенчә дә яңа кебек яңгырый бит инде. Шуңа мин дә заманча итеп, лайфхак дип җибәрдем. Татарча лайфхак дияргә дә була әле. Үзебезчә әйткәндә, файдалы киңәшләр… MaratKabirov.com сайтындагы кибетнең дә бер лайфхагын тапканнар. Шуннан бер танышым миңа җибәрде. «Сезнең анда берничә төрле китап алган өчен ташламалар каралган. Ләкин шул ук вакытта бушлай таратылучы китапларыгыз да бар. Менә хәзер мин үземә кирәкле бер китапны кәрзингә салам. Һәм аның янына бушлай китаплар өстим. Өчне, әйтик. Барлыгы биш китап булды. Һәм тик торганнан гына 25% ташлама белән алам.» Мин моны тикшереп карадым — чынлап та шулай. Һәм уйладым-уйладым да… шул килеш калдырырга булдым… Беркадәр вакытка, әлбәттә… Теләсәгез, файдаланып калыгыз. Китап кибете һәм ташламалармонда
@Mail.ru .