kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Балаларга — китаплар белән бәйле уеннар

Китап яртауның сабый өчен әһәмияте әйтеп бетергесез. Беренчедән, ул баланың фикер йөртү сәләтен үстерә, хәтерен ныгыта, акыл эшчәнлеген камилләштерә. Икенчедән, китап яраткан кеше беркайчан да, тормышның бернинди шартларында да югалып калмый, катлаулы мәсьәләләрне чишү өчен нинди дә булса юл уйлап таба. Өченчедән… Монсы гади генә… Китап белән бәйле уеннар балаларга кызык. Ихлас итеп, бергәләшеп уйныйсыз икән, сез балагызның нинди матур тойгылар кичергәнен үзегез дә аңларсыз, аның янында үзегез дә сабыйларча сөенерсез.

Балаларга: китаплар белән бәйле уеннар
Бер генә кисәтү. Балаларга китап белән бәйле уеннар кызык, әмма аларны арытканчы уйнамагыз. Кызыксынулары сүрелә башлаганын сизүгә үк башка нәрсәгә күчегез. Уйнаганда ихлас булыгыз, теләр-теләмәс кенә тәкъдим ителгән уен шартлары сабыйны кузгата алмаячак, баланы кызыксындыру өчен төрле ысуллар уйлап табарга тырышыгыз. Баланы беркайчан да мәҗбүр итмәгез. Уйнарга да. Укырга да. Баланы укудан һәм китаптан биздерүнең иң нәтиҗәле ысулы — аны укырга мәҗбүр итү.
Балалар өчен китап белән бәйле уеннар үрнәге тәкъдим итәбез. Монда уеннарның эчтәлеге генә. Аларны үз фантазиягез ярдәмендә баланың яшенә, күңел хәлатенә ярашлы итеп тулыландырыгыз, баетыгыз, үзгәртегез. Шулар нигезендә яңа уеннар уйлап табыгыз.

балалар өчен уеннар

Китап эзләү уены

Балага яңа китапны күрсәтегез дә бераздан аңа күзләрен йомарга кушыгыз. Ә үзегез бүлмә эчендә җайлы гына бер урынга китапны яшерегез. Бала бик теләп эзли башлаячак. Ә китапны тапкач, аны үзенә бүләк итегез. Укысын. Укып чыкканнан соң, эчтәлеген сөйләтеп, ниндидер затлы гына бүләк бирергә мөмкин.

Китап нәрсә турында?

Балага китапны бирегез. Ул аның рәсемнәрен карап чыксын да китапның нәрсә турында икәнен әйтеп бирсен. Соңыннан ул укып чыксын (сез кычкырып укыгыз, бергәләп укыгыз — китаплы уеннарның төрле вариацияләрен сайлагыз) һәм үзенең хаклымы-юкмы икәнен ачыкласын.

Кечкенә рәссам

Балалар уеннары күп төрле. Монсын күмәкләп тә уйнарга мөмкин. Укып чыгылган китапның иң кызыклы эпизодларын, яки каһарманнарын рәсемгә төшерергә кушыгыз. Моны вакытны чикләп тә, аерым бер темга кагылышлы күренешләрне сайлап та катлауландырырга мөмкин. Әйтик, ярты сәгать эчендә рәсем әзер булырга тиеш. Шуннан соң бала үзенең рәсеме турында сөйли.

Әкиятнең дәвамы

Сез билгеле әкиятне яртысына кадәр балага сөйлисез, я укыйсыз. Шуннан соң ул дәвам итә, ахрына кадәр сөйләп бетерә. Моны аз гына катлауландырырга мөмкин: әйтик, әкиятне бала билгеле бер шартларга яраклаштырып үзгәртергә тиеш. «Шалкан» әкияте, мәсәлән. Күсе килеп кушылгач та шалканны тартып чыгара алмыйлар, тагын кем кушылырга мөмкин? Бала кем икәнен билгели һәм әкиятне үзгәртә.

Тавышлы китап

Бу уен бик кечкенә балаларга әйбәт. Төрле җан ияләр төшкән китапны актарганда, балага бер хайванны, әйтик, сыерны күрсәтәсез һәм сорыйсыз: «Сыер ничек итә?» Бала үзенчә тавап бирә: «Му-у». Шул рәвешле дәвам итәсез.

Мал эзләү

Ниндидер хайван сурәте булган китапны аласыз. Китап балага әле таныш түгел. Һәм шул хайванны эзләргә кушасыз. «Сарык иртән көтүгә киткән дә урманга кергәч адашкан, кич көне дә кайтып җитәлмәгән. Әйдә, без эзлик әле, кайда йөри икән ул?» Китап битләрен актара-актара сарык рәсемен тапкач, бала ихлас күңелдән шатланачак.

(Барлыгы 3 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .