kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Татарча мәкальләр

Абзар сатып алма, күрше сатып ал.
Авызың тулы кан булса да, дошман алдында төкермә.
Авызыңа бал да май!(яхшы хәбәр әйтүчегә яки яхшыга юраучыга җавап)
Авызыңда кан булса да кеше алдында төкермә.
Авызыңнан кереп артыңнан чыга. (бик юмакай кеше турында)
Авызыңны ач та айны әйт, күзеңне ач та көнне әйт.
Авыл башы — манара, акыл башы — замана.
Авылны макта, шәһәрдә тор.
Авылы барның кавеме бар.
Авылыңда ни барны башка авылдан сора, өеңдә ни барны күршедән сора.
Авыр басканчы, җиңел калкадыр.
Авыр таш, кузгатсаң, җиңеләя.
Авыр тормыш тилмертә, җиңел тормыш тилертә.
Агай-эне тартышы — туй бүләге ертышы.
Агач күрке — яфрак, адәм күрке — чүпрәк.
Агыйделнең аръягында бер энәгә бер сыер.
Агыйделнең аръягында — бер энәгә бер сыер, барып карасаң — чүп тә юк.
Агылый белән тагылый.
Агымга каршы йөзеп булмый.
Адашканны артындагы белер, ялгышканны янындагы белер.
Адым-адым — юл булыр, тамчы-тамчы — күл булыр.
Аем кыздан ай бизәр, яман кыздан яу бизәр. (аем — матур, сөйкемле; яу — димчеләр.)
Аерылган ил азар, кушылган ил узар.
Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар.
Аерылмас дустыңа онытылмас сүз әйтмә.
Аерылсагыз айга җитәрсез, бүленсәгез көндә бетәрсез.
Аз булса җитәр, күп булса бетәр.
Аз булсын, яхшы булсын.
Аз кайгыны аш баса, күп кайгыны дус баса.
Азагын күрсәтмәсәң, башын башлама.
Азамат ирнең баласы өстенә яу килсә дә моңаймас.
Азгын ауга чыкса, артыннан гауга чыгар.
Азгынга ияргән азар, бозгынга ияргән бозылыр.
Аздан күп була, күптән юк була.
Азыклы ат арымас.
Ай белән кояш берәр генә була.
Ай бер тулышканнан соң кире кайтыр.
Ай бирде, кояш күпсенде.
Ай гел болыт артында гына тормый.
Ай да килгәнгә аяк, көн дә килгәнгә таяк.
Ай кебек калыкты, кояш кебек балкыды.
Ай кояш булса, кеше өстенә чыгып карамас иде.
Ай күргән, кояш алган, җил очырып киткән.
Ай күрде, кояш алды. (кыска булып кинәт беткән нәрсә турында)
Ай якты да, җылытмый.
Ай яктыртканда, йолдыз күренми.
Ай — тулгач кителә.
Айга карап адашсаң, атыңны Тимерказыкка* бәйлә.
Айлар да тигез түгел: берсе озын, берсе кыска.
Айны итәк белән каплап булмый.
Айның ундүртенче кичәсе кебек.
Айның утыз көне бар, утыз төне бар.
Ак белән караны аера белмәү.
Ак булмаса да, пакь булсын.
Ак нәрсә кер күтәрми.
Ак җәймәле көн туу.
Акбүзат йолдыз*, Күкбүзат йолдыз*, Тимерказык бер ялгыз.
Акка кара белән язылган.
Акка кара тиз йога.
Аккан су кире кайтмас.
Аккан суга монтар* юк.
Акны кара дип әйтү.
Акны күп таушалдырсаң, карага әйләнер.
Аксөяк эш сөймәс.
Акчалының кулы уйный, акчасызның күзе уйный.
Акыллы атын мактар, юләр хатынын мактар, шыр тиле үзен мактар.
Акыллы дошманнан курыкма, ахмак дустан курык.
Акыллы хөкемдарда халык тыныч яшәр.
Акыллының уендагы акылсызның телендә.
Акырган башлык түгел, акылы бар — башлык.
Ала каргадан алачагың булсын.
Алафасы олы, кабыргасы коры.
Алга бар — артыңа кара.
Алда барма, артта калма.
Алдагысын Алла белә.
Алдан барган алланган, соңга калган алданган.
Алдан килгән урын өчен, соңыннан килгән тамак өчен.
Алдан кычкырган кәккүкнең башы авырта.
Алды барның арты бар, февральнең марты бар.
Алды дошман, арты пошман.
Алдың — Казан өлгесе, артың — Мәскәү көзгесе.
Алдыңа бер карасаң, артыңа биш кара.
Алдыңа кара — кая барганыңны белерсең, артыңа кара — каян чыкканыңны белерсең.
Алдыңда — ышанычың, артыңда таянычың булсын.
Алдыңда — ялтырый, артыңда — шалтырый.
Алдыңнан артың матур.
Алла бу кулыңны теге кулыңа мохтаҗ итмәсен.
Алладан курыкмаганнан курык.
Алма агачыннан ерак төшми.
Алма пеш, авызыма төш. (ялкау шулай дип яти ди)
Алмазны алмаз белән кисәләр.
Алмазны балчык арасына ташласаң да, алмаз булыр.
Алпарына күрә толпары. (алпар — рыцарь)
Алтмыш көн атан булганчы, алты көн бура бул (атан — печкән дөя; бура — айгыр дөя)
Алты-бишяки Алты-биш Сапый(Г.Тукайдан). (Алты белән биш арасында бутала торган

миңгерәү кеше турында)
Алтыдагы — алтмышта.
Алтын — таш, алабута — аш.
Алтын саз төбендә дә ялтырый.
Алтын туфракка аралаш чыгар.
Алтын чермәс, тимер тузмас.
Алтын эчендә йөзү.
Алтын-көмеш яуган җирдән туган-үскән ил артык.
Алтынны коя белмәгән эретер, тирене или белмәгән черетер.
Алтынчының бер органы — тимерченең мең органы.
Алып анадан туар, аргамак биядән туар.
Алыска салырсың — якыннан алырсың.
Ана күңеле балада, бала күңеле — далада.
Ана суккан җир тамугта янмас.
Ана сөте белән кермәгән тана сөте белән керми.
Ана сөте белән кермәсә, тана сөте белән кермәс.
Андый гына хан кызында да була.
Аннан игелек күрсәң, алладан каза күрерсең. (начар кешенең яхшылык итүенә ышанмау)
Аның күле тирән.
Апрель кергәч эт биеклеге кар ява.
Аптыраган үрдәк арты белән чума ди.
Ара өзек булса, дуслык төзек була.
Аракы — шайтан сидеге.
Араларыннан су да үтми.
Араларыннан җил дә үтми.
Арба ватылса — утын, үгез үлсә — ит.
Арбавын белсәң, кара елан да карышмый. (арбау — тылсым)
Ардаксыз кайда да артык. (ардак — кадер)
Ардаксызның аркасы туза.
Артка калган болыт яумый үтәр.
Арттан атылган таш тубыкка тия.
Арттан караганда алда, үзе һаман анда.
Артында патшаны да сүгәләр.
Артыңда ни барын белмәсәң — тотылырсың, алдыңда ни барын күрмәсәң — егылырсың.
Арык кеше — алчак, базык кеше — басымчак.
Астан кереп, өстән чыккан.
Астан уеп, өстән җую.
Асты — тәпи, өсте — тәти.
Астыннан кисеп, өстеннән ямый.
Асыл кеше алтын дип үлмәс, халкым дип үләр.
Асыл нәрсә зур булмый.
Асыл таш зур булмас.
Асыл түрә сүзеңә карар, алымсак түрә күзеңә карар.
Асылынсаң асыл агачка асылын.
Ат — тауда, егет яуда сынала.
Ат азгыны тайга иярә.
Ат алсаң — тешен кара, дус булсаң — эшен кара.
Ат дагалаганда бака ботын кыстырган ди.
Ат кешнәшеп, әдәм сөйләшеп таныша.
Ат күрке — ял, егет күрке — мал.
Ат яхшысы — арканда, начарлары — тарханда.
Ата — җизнә, ана — казна.
Ата алмаган җәя сайлар.
Ата баласы хата булмас. (ягъни бала атадан бик аермалы булмас)
Ата йорты саламдыр — салам булса да сарайдыр; кайната йорты кабыктыр — кабык булса

да тамугтыр.
Атадан ул туса иге, ата юлын куса иге.
Атай малы — Катай малы. (Катай — сугышта кулга төшергән бик зур байлыкларын кәеф-

сафага туздырып бетергән борынгы ыру)
Аталы бала — ардаклы бала.
Аталы бала аркалы, аналы бала иркәле.
Атасы юкта улы баштак, анасы юкта кызы баштак. (баштак — башбаштак, тәртипсез)
Атачак угын аткан, җәясен чөйгә аскан.
Аткан ук кире кайтмас.
Атна кичнең килеше чәршәмбедән билгеле.
Атнада җиде җомга.
Атнасына алты ял.
Аттан ала да туа, кола да туа.
Аты бер булса да, заты башка.
Атым юк аранда — кайгым юк буранда.
Аулак күлгә бака хуҗа.
Ач иманны белмәс, яшь заманны белмәс.
Ач тамагым — тыныч колагым.
Ач утыр, теләнчелеккә сарылма.
Ач хәлен тук белмәс.
Ачлыкка түзеп була, суыкка — юк.
Ачның ачуы яман.
Аш ашка — урыны башка. (икенче җирдә яисә икенче сый белән сыйлаганда әйтәләр)
Ашаган белми, тураган белә.
Ашаганда дус күп, башка төшсә берсе дә юк.
Ашаганда колагың селкенсен, эшләгәндә йөрәгең җилкенсен.
Ашап туймаганны, ялап туймассың.
Ашау байдан — үлем ходайдан. (ялланып эшләү турында)
Ашау байдан, үлем Ходайдан.
Ашка каршы — аш, ташка каршы — таш.
Ашны бергә пешерсәң, куе була.
Ашны күрсәң кадер тот, дусны күрсәң гадел тот.
Ашусыз булса — таудан биз, үткелсез булса — судан биз.
Ашыккан — ашка пешкән.
Ашыккан су диңгезгә җитмәс.
Аю аппагым, керпе йомшагым дип әйтә ди (баласына).
Аягына басканы, күтендә шуганы(ягъни бөтен халык, берсе калмыйча).
Аягың тәпелдәмәсә, авызың чәпелдәми.
Аяз көндә яшен сугар.
Аяз көнне бар, болытлы көнне юк.
Аяз көннең яшененнән курык.
Аяз-аяз көннәрдә җиләк җыяр аппагым, болыт-болыт көннәрдә урак урыр аппагым.
Аяксыздан күтсез…(күпсанлы яшь балалар турында).
Аҗаган кайнаган урын.
Аңа диңгез тубыктан.
Аңа әйткәнче бер ташка әйтсәң, таш җанланыр иде.
Аңламый сөйләгән авырмый үләр.
Бай — саңгырау, түрә — сукыр.
Бай башына кол җитәр.
Байдан батрак артмый.
Байлык сөйдерер, ярлылык көйдерер.
Байның эше фәрман белән, ярлыныкы моң-зар белән.
Бака бакылдап, телчән такылдап туймас.
Бакыр зур булса да, комган төбе ямыйлар, алтын кечкенә булса да, күкрәккә кадыйлар.
Бакырны күпме ешсаң да алтын булмас.
Бакырны никадәр юсаң да, алтын булмас.
Бал бал дисәң бер бетә, бармак тыксаң — гел бетә.
Бала — бавыр ите.
Бала баласы балдан татлы.
Бала итәктә чакта сөйдерә, итәктән төшкәч көйдерә.
Бала күздән, адәм сүздән зыянлый.
Балалы өй — базар, баласыз өй — мазар. (мазар — зират)
Баланы биләүдән, хатынны тәүдән өйрәт.
Баласы елак булса, анасы чирак була. (чирак — ныклы)
Балык башыннан чери.
Балык сусыз торалмый, кеше дуссыз торалмый.
Бар чагында — бүредәй, юк чагында — шүредәй.
Барлы булсаң — гөл сибәрләр йөзеңә; ярлы булсаң — көл сибәрләр күзеңә.
Барлыкта тарлык юк, киңлектә кимлек юк.
Барма ханга, үзе килер малга, барма бигә, үзе килер өйгә.
Бармаган җирдә бакыр бар, күрмәгән җирдә көмеш бар, алмаган җирдә алтын бар.
Баскан эздән су чыгара.
Бата торган — еланга да тотына.
Баткак бакага килешер.
Баткан көннең аткан таңы бар.
Батканга яңгыр куркыныч түгел.
Батсаң, таза суга бат.
Батып барган кояш туып килгән айга кырын карый, имеш.
Батыр «илем!» диеп ут кичкәндә, куркак «билем» диеп мичкә керер.
Батыр бер үлгәнче, куркак мең үләр.
Батыр ярасыз булмый.
Батыр яуда беленер, телчән дауда беленер.
Батыр яуда сынала.
Батыр үлеме — марҗадан.
Баш исән булса, бүрек табылыр. (яисә: күткә ыштан табылыр)
Башка килгән телдән килә.
Башланган эш — беткән эш.
Башлык булсаң башлы бул, җыерылмас кашлы бул.
Башы барның соңы бар, әүвәле барның ахыры бар.
Башыңа төшсә башмакчы булырсың. (башмакчы — мәчет ишек төбендә башмак алып

торучы)
Башыңа төшсә, түмгәккә дә сәлам бирерсең.
Без капчыкта ятмый.
Безгә йодрык белән суксаң, үз йодрыгың авыртыр.
Безнең авылның көне бик озын, кечкенә авылның елы хәтле бар.
Безнең тавык күкәй салганны бөтен мәхәллә ишетә, күршенең байталы колынласа да, һич

тавыш чыкмый.
Белгән җирдә баш кадерле, белмәгән җирдә тун кадерле.
Белешең булса, баргач бәлеш ашарсың.
Белмәгәннең беләге авыртмый.
Белмәү гаеп түгел — белергә теләмәү гаеп.
Беләге бар берне егар, белеме бар меңне егар.
Бер алдына, биш артына төшү. Берсе уңга ишә, берсе сулга ишә.
Бер аягы җирдә, бер аягы гүрдә. (үлем чигендәге кеше турында)
Бер бала — мең бәлә.
Бер башны туйдырмаган ике кул корысын.
Бер без түгел, ил белән.
Бер болыттан боз да явар, кар да, яңгыр да явар.
Бер елга куян тиресе дә чыдый.
Бер елда ике яз булмый.
Бер елны бүдәнә симерсә, икенче елны тартар симерә.
Бер иске дус яңаның икесеннән артык.
Бер казага ике җәза юк.
Бер казанга ике тәкә башы сыймый.
Бер караганда ал да гөл, бер караганда җил-давыл.
Бер карлыгач белән яз булмый.
Бер картлыкта — бер яшьлектә.
Бер кашык су белән йотарлык.
Бер кешедә бер акыл, халыкта мең акыл.
Бер кичкә — кер мичкә.
Бер кичкә кер мичкә.
Бер кораллы мең коралсызны җиңгән.
Бер кояшта киндер киптергәннәр.
Бер кырпак белән кыш булмас.
Бер күргән — белеш, ике күргән — таныш, өченче күргән — кардәш.
Бер көн артка калсаң, биш көн артка калырсың.
Бер рәхмәт мең бәләдән коткарыр.
Бер су белән генә торып булса, балык кармакка капмас иде.
Бер тамчыдан диңгез булмый.
Бер тарыдан ботка пешми.
Бер тычкак сыер бөтен көтүне буклый.
Бер әйт — берәгәйле әйт.
Бергә чакта талашыр, аерылгачтын ялашыр.
Бердә түгел, илдә көч.
Берегүдә — бәрәкәт, аерылуда — һәлакәт.
Беренче коймак төерле була.
Берлек барда тереклек бар.
Берлек кайда — көч шунда.
Берне сугып икегә тию.
Берүзең тау күчерә алмыйсың.
Берәү кылыч булса, берәү кын булсын, берәү кызу булса, берәү тын булсын.
Берәү җан дусың, берәү мал дусың.
Берәү үлми берәү көн күрми.
Берәүләр — түрә, берәүләр түрә янында көн күрә.
Беткә үч итеп тунны утка якмыйлар
Биек күтәрелгән егылудан курка.
Биек тауның башы — якын, төбе ерак күренә.
Биек тауның түбәсен күр дә төбенә барма.
Бик кирәкле кишер яфрагы. (үзен бик кирәклегә санаучы, чынлыкта кирәксез кешегә

карата)
Бик шәп аккан чишмәнең башы якын була, имеш.
Бикә бизәнгәнче туй бетә.
Биләр белән алышып булмас, тирәк белән көрәшеп булмас.
Бинең авызы кыек булса да, сүзе туры.
Бир миңа да мин — сиңа. (исәпкә корылган мөнәсәбәт турында)
Биргәндә дус, алганда дошман.
Бирим дигән колына чыгарып куяр юлына.
Бит күрке — күз, тел күрке — сүз.
Бишектәге бишкә төрләнә.
Бишкә урын табыла, бергә урын табылмый.
Боермак сездән, йөгермәк бездән.
Бозылышкан дус дошманнан яман.
Болганган су тирән күренер.
Болганчык суда балык тотарга яхшы.
Болыт берексә — күк күкрәр, халык берексә — җир тетрәр.
Болытсыз яңгыр булмас.
Борынгының борыны сынган, ди.
Брат братның көтү көткәненә рад.
Бриллиант кара таштан чыгар*.
Бу патшаның тәхете ни дә, бәхете ни.
Бу чакта бияләй эчендә бармак кыймылдатканны беләләр.
Бу чакта йомырка тавыктан күп белә.
Бугын бизмәнгә сала. (вакчыл һәм саран кеше турында)
Букка тимә, сасысы чыгар.
Букка ярамаган көрәк бук көрәргә кирәк.
Булат булатны тишми.
Булса унбер сентябрь, җәйдән инде бит сыпыр.
Булырдайның бугыннан билгеле.
Бурдан кала, уттан калмый.
Буяучыдан: «Кайсы төсне бигрәк сөясең?» —дигәнгә,— «Алтын сарысы белән көмеш

агын»,— дигән.
Былтыр кысканга быел кычкырмыйлар.
Былтыр үлгән күсе — быел чыккан исе.
Былтырны шүрәле дә эзләп тапмаган.
Бүген бар, иртәгә юк.
Бүген белән көн бетми.
Бүген болай, таңда әллә ничек.
Бүген үлгәнче таңда үл.
Бүгенге хисап иртәгә ярамый.
Бүре баласы бүреккә салсаң да урманга карый.
Бүре баласын үзе карасын.
Бүредән курыккан урманга бармас.
Бүрәнә аркылы бүре куу. (Кулдан килмәгән эш белән мәш килү турында)
Бәкедән күпме бу чыкса да, казан булмас.
Бәхете яман егеткә бидәү хатын тап булыр. (бидәү — бала тапмый торган)
Бәхетле чучканың борын очында бук булыр ди.
Бөтен халык берьюлы суласа, давыл кубар.
Вак яңгыр чылата.
Вактан эре җыела.
Вакыт акча түгел, югалтсаң таба алмассың. Вакыт акчадан кадерлерәк.
Вакыт белән якут табып була, якут белән вакыт табып булмый.
Вакыт комны ташка, ташны комга әйләндерә.
Вакытлы эш вакытында яхшы.
Вакытның дилбегәсе юк.
Вакытың үтте — бәхетең китте.
Ватан барыннан да газиз.
Ватаны юк — җыры юк сандугач.
Ватык гәрәбәдән туфрак яхшы.
Выжт — җилләр исә.(урлап киткәннәр)
Вәгъдә — иман.
Гадел башлык — халык өчен, залим башлык — тамак өчен.
Гаеп мулла кызында да була.
Гаепсез аш эзләмә ач калырсың, гаепсез дус эзләмә ялгыз калырсың.
Гриш-гриш, барыбыз да бер иш.
Гәүһәр кечкенә булса да, бәясе зур.
Давыл алды тын була.
Давыллы болытның явымы аз.
Денем өчен түгел — көнем өчен. (мәҗбүри гөнаһ турында)
Дерен-дерен, дерендә, ике көннең берендә.
Диндә — иман үрнәк, көндә — Иван үрнәк.
Диңгез янында кое казымыйлар.
Диңгездә су кыйбат.
Диңгездән чыктым, коега баттым.
Диңгезне шырпы белән болгатып булмый.
Диңгезнең дә чиге бар, елганың да яры бар.
Дошман алдында, эчең еласа да, тышың көлсен.
Дошман серемне белмәсен дисәң, дустыңа да сереңне әйтмә.
Дошман сигез, без унике.
Дошман, кырмыска булса, фил булып күренер.
Дошманга саесканнан сак бул, ябалактан уяу бул.
Дошманны куй дип уйлама, бүре дип уйла.
Дошманның азы да күп.
Дошманың бер булса, унга сана: аның да дуслары бар.
Дошманыңа үлем теләгәнче, үзеңә гомер телә.
Дошманыңа әйтергә ярамаганны дусыңа да әйтмә: аның иртәгә дошман булуы бар.
Дус — акчадан кыйммәт.
Дус артыңда мактар, дошман алдыңда мактар.
Дус аткан таш баш ярмый.
Дус бар, дошман бар.
Дус башка, дошман аякка карар.
Дус беленер авырлыкта, ир беленер батырлыкта.
Дус дус булсын, хисабың дөрес булсын.
Дус дус өчен мал бирер, яу килгәндә җан бирер.
Дус көйдереп әйтер, дошман көлдереп әйтер.
Дус-ишле булыйм дисәң, кинә тотма.
Дуслар акчаң барда күп була.
Дуслар хәтерен калдырсаң, дошман хәтерен табарсың.
Дусларның йөзе дә аз, дошманның берсе дә күп.
Дуслык ашаганда беленми, эшләгәндә беленә.
Дусны табу җиңел, саклавы авыр.
Дусның дуслыгы өч көннән түгел, өч елдан соң беленер.
Дусның искесе, хатынның яңасы яхшы.
Дустым күп дип йөрерсең, эшең төшкәч белерсең.
Дусын дус — исәбем дөрес.
Дусын сакламаган дошманга эләгер.
Дусың авырса, син дә ыңгыраш.
Дусың дус булып калсын дисәң, аңа баш булма, иш бул.
Дусыңнан аерыласың килсә, бурычка бир.
Дуңгыздан бер кыл. (файдасыз нәрсәнең дә бер файдасы турында)
Дүрт аяклы ат та абына.
Дүрт ягың — кыйбла.
Дәрья төбендәге энҗедән тау башындагы таш артык.
Дәрьяга яңгыр яуганнан ни файда.
Дәрьядагы балык сатылмас.
Дөнья куласа — әйләнә дә бер баса.
Дөрес сүзгә җавап юк.
Дөя дә бүләк, төймә дә бүләк.
Егет булса мут булсын, ике күзе ут булсын.
Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.
Егет сүзе бер булыр.
Егет әйтер — кыз булсын, кызлар әйтер — үз булсын.
Егетлек кадерен карт белер.
Ел белән ел шай түгел, яз белән көз — җәй түгел.
Еламаган балага ими каптырмыйлар.
Елан аягын кискән. (бик үткен, сизгер, хәйләкәр)
Елан йоклар, дошман йокламас.
Елан койрыксыз булмас, би боерыксыз булмас.
Елан чаккан җептән куркыр.
Елга күпме боргаланса да, диңгезгә төшәр.
Елганың башы комлы булса, тамагы да комлы була.
Елыйсы килгән бала атасының сакалы белән уйный.
Ерак кардәштән тату күрше яхшы.
Еракка куйсаң, якыннан алырсың.
Еракка яшерсәң, якыннан алырсың.
Еракта — кешнәшер, якында — тешләшер.
Ерактагы кояш җылырак.
Ерактагы су белән сусын канмый.
Ерактагы чап була, килә-килә чак була.
Ерактан арба белән китергәнче, якыннан капчык белән китер.
Жәй эшләсәң, кыш ашарсың.
Залим түрәдән ерак кач.
Заман кош кебек: очып киткәч кире кайтмый.
Заман сиңа буен куймас, син заманга буең куй.
Заман үзе өйрәтә.
Замана — көчленеке.
Заманасына күрә дуңгызны җизни диярсең.
Заманны бернинди җәүһәргә дә алмашып булмый.
Заманның ялына ябыш.
Заманың ничек булса, бүркеңне шулай ки.
Заманың төлке булса, син тазы бул.
Запас эчне тишми.
Зур күтәреп бәләкәй суккан.
Зур нәрсәне кечкенә белән үлчиләр.
Зыянчы песинең күзе елтырый.
Идел кичмичә аягыңны киптермә.
Идел күреп сусыз үлгән.
Идел күрми итек чишмиләр.
Идел чыкканчы балтасын бирә, Идел чыккач сабын да тот тырмый.
Иелгән башны кылыч кисми.
Иелгән башны кылыч кисмәс.
Изге урын буш булмас.
Ике арада битараф.
Ике бер урынында, бер юк урынында.
Ике киңәш бер булса, илле егет йөз була.
Ике тамчы су кебек.
Ике яхшы дошман булышмас.
Ике яңа дустан бер иске дус яхшырак.
Икесе кешенеке, өчесе күршенеке.
Икмәк — илдән, су — күлдән.
Икәү белгәнне ил белә.
Ил — иргә, ир илгә таяна.
Ил аткан таш еракка барып төшәр.
Ил бай булса, ярлылыгың сизелмәс.
Ил барда — ир хур булмас, ир барда — ил хур булмас.
Ил белән киселгән бармактан кан чыкмый.
Ил кичкән күпердән кич, ул эчкән чишмәдән эч.
Ил күргәнне күрербез.
Ил теләр аманлык, дошман теләр яманлык.
Ил төкерсә — күл булыр, төкермәсә — чүл булыр.
Ил төкерсә, күл булыр.
Ил эче — алтын бишек.
Ил өстендә илле дустың булсын.
Ил өстендә иләмән йомыркасы.
Ил өстендә чыпчык үлми.
Ил өстеннән берәр җеп — бер ятимгә күлмәклек.
Ил өчен яшәмәгән кеше үзе өчен дә яшәми.
Ил, Ватан, халык, күмәк-ялгыз, киңәшләшү
Илгә барса — илгәзәк, өенә барсаң бик мәзәк.
Илгә таянган Идел кичәр.
Илгәзәк бозау ике сыер имә.
Илдә булса — үлмәссең, илсез көн күрмәссең.
Илдә йөргән ил таныр, кырда йөргән җир таныр.
Илдә чыпчык үлми.
Илдә юкны пешер, хатын.
Илдә яшисең икән — илеңә хезмәт ит.
Иле барның теле бар.
Иле ныкның биле нык.
Илен белмәгән — игелексез, халкын белмәгән — холыксыз.
Илен белмәгәннән игелек көтмә.
Иленнән аерылганның канаты каерылган.
Иленә кайтканның ояты юк.
Илеңне яу басса, йортыңны кар басар.
Илнең күрке — тынычлык.
Илнең төтене дә тәмле.
Илнең утына ян, бозына туң.
Илнең эше ирнең муенында, ирнең эше илнең муенында.
Илчегә үлем юк.
Имгәк аяк астында.
Ир — баш, хатын — муен.
Ир егет үзе өчен туа, иле өчен үлә.
Ир егет өйдә туар, яуда үләр.
Ир уңган булса, хатын елдам була.
Ир-егетнең күңелендә җигүле атлар ятыр.
Иренгән ике эшләр, саран ике түләр.
Иртә барсаң ит пешәр, соңга калсаң бит пешәр.
Иртә торган эшеннән куанган.
Иртә торганга ике өлеш.
Иртә торганның эше үрчи, төн йокламаганның юлы үрчи.
Иртә торсаң эш бетәр, соңга калсаң көч бетәр.
Иртә уңмаган кич уңмас, кич уңмаган һич уңмас.
Иртә чыксаң — алдыңнан көн чыга, кич чыксаң — алдыңа төн чыга.
Иртә чәчкән уңар, буразнасы тулар.
Иртәгәге тавыктан бүгенге йомырка артык.
Иртәгәгә ышанып, бүгенге көнеңне кулдан ычкындырма.
Иртәгәсе өчен ишәк кайгырган.
Иртәнге яңгыр төшкә хәтле.
Исереккә диңгез тубыктан.
Иске дус — иярләгән ат.
Иске тимерне сакласаң, алтын булыр.
Иске яңага урын бирер.
Иске яңаны саклый.
Искегә тисәң, исең китәр.
Искесез яңа булмас, ямансыз яхшы булмас.
Искә алмаган түмгәк чана аудара.
Исән чакта сыйламаган үлгәннән соң еламый.
Исәр ипкә килмәс. Юләр юньгә килмәс.
Ит изгелек — көт явызлык.
Ит күрмәгәнгә үпкә тансык.
Итенмешең илдән аерым.
Иш — ишен табар, су — тишеген табар.
Ишегалдыннан аккан суның кадере юк.
Ишкәнсең икән ишәк чумарын. (яхшы дип белеп начар эш эшләүгә карата)
Ишле байгыш байны басар. (байгыш — мескен)
Ишәй белән Кушай.
Иясе ыжламый самавыры чыжламый.
Иң зур сагыш — Ватан сугышы.
Иңе барның буе бар, буе барның сыны бар.
Йолдызны күз бик күрә дә, кул җитми.
Йомшак агачны корт баса.
Йә тәхет, йә ләхет.
Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын.
Йөзем суы эчкән — йөз суын түккән.
Йөргән аякка җүрмә иярә. (җүрмә — кыска камчы)
Йөргән таш шомарыр, тик яткан таш мүкләнер.
Йөргән таш шомарыр, яткан таш мүкләнер.
Каберең якын булмасын. (начар кеше белән)
Кавәс тумый кыш булмый, җәүза тумый җәй булмый.
Кайда су чыкса, коены шунда казыйлар.
Кала хәлен беләсең килсә, салага бар. Каланың уртасында, авылның читендә тор. Күрше

капкасын какма, үзеңнекен сындырырлар. Күрше күрше башына тузан какмый.
Калада эш сөймәс, салада кибән сөймәс.
Калайны күпме шомартсаң да, көмеш булмас.
Калган эшкә кар ява.
Калын сандал чүкечтән курыкмас.
Каләм изгегә тартыр.
Канатлы очып җитмәс җир, кайгаклы* җитеп басмас җир.
Кантарда калфак кимә, яз көне бүрек кимә.
Капкан саен калҗа булмый.
Кар астыннан карга бугы да табылмый.
Кар астыннан карга тизәге дә табылмас.
Кар башын кар ашый.
Кар башына кар җитә, би башына кол җитә.
Кар матур да, аякны туңдыра.
Кар яуганда салкын булмый, кар киткәндә суыта.
Кара алтын — җир мае, аның белән ил байый.
Кара болыт булып йөрү.
Кара ипине җиксенсәң, кара көнгә калырсың. (җиксенү — ялку, өнәмәү)
Кара көзнең кары ятмас.
Кара суык кардан яман.
Кара халык — кара сарык.
Кара җир астында кара елан да туйган.
Кара җиргә кар яуса, карны күрү бер зәвык; кара җирдән кар китсә, җирне күрү бер

зәвык.
Каракның бүреге яна.
Карама беләкккә — кара йөрәккә.
Карап карарбыз, дигән ди бер сукыр.
Караңгы төннән соң якты көн килә.
Караңгыда күз кыскан беленми.
Караңгыда ялтыраганчы, яктыда калтыра.
Карга каргага йөзең карадигән ди.
Карга каркылдап кына кар яумый.
Карга күзен карга чукымый.
Кардан гөмбә эзләмә.
Карның базга салганы да бетә.
Картлык — шатлык түгел.
Кары калын кышның үләне калын булыр.
Кары эресә дә, бозы кала.
Каты давыл тиз туктар.
Каты җиргә казык кермәс.
Кая барсаң да кара сакалың артыңнан калмый.
Кая барсаң да, бер кояш.
Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың.
Кем эшләми — шул ашамый.
Кемнең кулында, шуның авызында.
Керереңнән алда чыгарыңны уйла.
Керәшеннең акылы — керәле дә чыгалы.
Кече булсаң — зур булырсың, зур булсаң — хур булырсың.
Кечкенә булса да, эче төш кенә.
Кечкенә дошман зур пошман китерер.
Кечкенә елга ташыса, кичү бирмәс.
Кеше «ак» дисә, ул «кара» дияр.
Кеше илендә иш бул алмыйсың.
Кеше йортында йөреп солтан булганчы, үз йортыңда йөреп олтан бул.
Кеше күңеле пыяла, нык кагылсаң уала.
Кеше сүзе кеше үтерә. Кешенең бер сүзе кеше үтерә.
Кеше тычты — күтем кызды.
Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә.
Кешегә баз казыма — үзең төшәрсең.
Кешегә баз казыма, үзең төшәрсең; казысаң, тирәнрәк ка¬зы — чыга алмассың.
Кешегә калган көн — таң атмаган төн.
Кешегә калган көнең — караңгы төнең.
Кешегә кое казысаң, үзең буе казы.
Кешегә таш атсаң, үз маңгаеңа тияр.
Кешене тыңла, үзеңнекен эшлә.
Кешене хөкем итсәң, үзең хөкем ителерсең.
Кешенең иң зур дәүләте — чын дусы.
Кешенең кемлеген беләсең килсә, иптәшләренә кара.
Киенә белми киенгән — оят җире күренгән.
Килегә салып су төймиләр.
Килмәгән болыт, яумаган яңгырга чиләк тотмыйлар.
Килмәгән яудан курку.
Кимнең ташуы бар, ташуның кайтуы бар.
Китап — белем чишмәсе.
Кич булмыйча бүгенге көнне мактама.
Кичүсез елга юк, батыр җиңмәс дошман юк.
Кияүдән кайткан кыз кайта килгән яудан яман. (кайта — кабат)
Киң булсаң, ким булмыйсың.
Киң җирдә тар утырсаң, тар җирдә киң утырырсың.
Киңәшле ил азмас, киң кием тузмас.
Киңәшле эш таркалмас.
Киңәшле җыен таркалмас.
Кое төбеннән караучыга күк бәләкәй, энә тишегеннән карау-чыга дөнья бәләкәй.
Коега таш ташлау җиңел, алуы авыр.
Коега төкермә, кайтып су эчәрсең.
Коега төкермә, суын үзең эчәрсең.
Коеп куйган кургашын.
Кол булу җиңел, хөр булу авыр.
Ком җыелса — чүл була, су җыелса — күл була.
Комнан аркан ишү. Куеныңда таш саклау.
Корал эшләр, ир мактаныр.
Коралай килми — кыш җитми, коралай китми — яз җитми.
Коры ботка — су белән, коры дуслык — сүз белән.
Коры кашык авыз ерта.
Коры җирдә чана да шумый.
Корымнан корым йогар, начар дустан сөрем йогар.
Кош — канат белән, кеше дуслык белән көчле.
Кояш барда йолдыз күренми.
Кояш бик зур да, аны капларга кечкенә болыт та җитә.
Кояш кермәгән өйгә врач керер.
Кояш куянга атланган чак.
Кояш та тапсыз булмый.
Кояш югында ай да яктырта.
Кояш юк — көн юк, көн юк — тереклек юк.
Кояшка балчык атма, пычрагы үзеңә төшәр.
Кояшны култыгыңа яшерә алмассың.
Кояшның кадере баегач сизелә.
Кул кулны юа, кул битне юа.
Кунак — хуҗаның ишәге.
Кунак ашы — кара-каршы.
Кунак булсаң, тыйнак бул.
Кунакта яхшы, өйдә биш битәр.
Кунмыйм дигәнне караңгы кундырыр, адашмыйм дигәнне буран адаштырыр.
Кургашны көмеш дигәннәр, эрегән дә төшкән.
Куркысан — эшлэмэ,эшлэсэн — куркма.
Куркытмага хуҗам юк, биетмәгә бикәм юк.
Курыкканга куш күренә.
Курыкканны эт абалый.
Кыз баланың абруе кыл өстендә, кылдан төшсә — юл өстендә.
Кыз мактала эш белән, түгел энҗе теш белән.
Кыз, кымыз, кубыз — шайтанга өч кулавыз. (кулавыз — арадашчы)
Кызарып чыккан кояшны болыт каплый.
Кызның яры кырыктыр, ише чыкса юлыктыр.
Кызуы да пешерә, суыгы да пешерә.
Кызыл кар яуганда.
Кыланышы кырга сыймый. (бик азып-тузып киткән кешенең)
Кылыч күтәргән — кылычтан үтәр.
Кырык ел яңгыр яуса да, мәрмәр ташка су үтмәс.
Кырык мирнең көен көйләгәннән бер арбаның чөен чөйләгәнең артык.
Кырык эт арасында бер этнең койрыгы бот арасында.
Кырындагын кырык ел эзләгән.
Кыскалыкта — осталык.
Кыш бетте дип тун сатма, янә кыш бар.
Кыш булганын колагы туңганнан белгән.
Кыш көне кулыннан кар ала алмассың.
Кыш көне эт тә: «Җәйгә чыксам сөяктән сарай салыр идем»,— дип әйтер, ди.
Кыш көне җиде җилән кигәнче бер тун ки.
Кыш рәхәт чанага, җәй рәхәт арбага.
Кыш җитсә, буран туздырыр; җәй җитсә, кояш кыздырыр.
Кыш — кыямәт, яз — җәннәт.
Кыш — үги ана, яз — үз ана.
Кышка каршы тиен дә запас җыя.
Кышкы көннең җылынуына ышанма.
Кышкы көннәр җәйне әйтер, җәйге көннәр җайны әйтер.
Кышның күзе караңгы: ни кисәң дә ярый.
Кыңгыр эш кырык елдан соң да беленер.
Күз курка — кул йолка.
Күз күрә берне, күңел — меңне.
Күз өчен яз яхшы, авыз өчен көз яхшы.
Күк бер синең баш турында гына түгел.
Күк күкрәмичә «алла» димиләр.
Күк тимер кайрау белән алмаз булмас*.
Күк җиргә яхшылык яудырса, җир күккә тузан туздыра.
Күк үзенең яхшылыгын җиргә төшерә.
Күккә баксам — күк ерак, җиргә баксам — җир каты.
Күккә менсәң — аягыңнан тартыр, җиргә керсәң — колагың нан тартыр.
Күккә төкерсәң, битеңә төшәр.
Күкрәгән болытның явымы аз.
Күктән көткән, җирдән тапкан.
Күл болганыр — бер тонар, ил болганыр — бер тынар.
Күл булса, бака борынын тыгар.
Күл тамчыдан җыела.
Күл тирән булган саен балыгы күп.
Күл шайтансыз булмый.
Күләгәдә таш та мүкләнә.
Күмәк күтәрсә, күлне күчерер.
Күп йөрегән ни белер, күп укыган — шул белер.
Күп кызлы йортта су булмас.
Күп сүз бозау имезә, күткә таяк тигезә.
Күп типкән җирдән күл чыгар.
Күпер башында күт сугышкан…(бик ерак чыбык очытуган яки уртак эшең булмаган

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

таныш турында)
Күпкә китсә бал да ачы.
Күпне белсәң, тиз картаерсың.
Күпне күр дә фикер ит, юкны күр дә шөкер ит.
Күпне көткән аздан коры калыр.
Күпне теләсәң, аздан коры калырсың.
Күренгән тау ерак булмас.
Күренгәннең алыслыгы юк, күтәргәннең авырлыгы юк.
Күренмәс түмгәк ат өркетә. Олы ташны кече таш белән оралар.
Күрмәгәннең күрәсе килә, күргәннең качасы килә.
Күрше ашы — күңел хушы (булмаса бигрәк яхшы).
Күрше күршедән иртә торырга өйрәнә.
Күрше тавыгы каз хәтле, йомыркасы баш хәтле.
Күрше хакы — Алла хакы.
Күрше хакы — тәңре хакы.
Күрше-күлән, авыл-шәһәр
Күршегә кереп торасы түгел.
Күршегә, онга кермәсәң дә, көлгә керерсең.
Күршедә пешәр, безгә дә төшәр.
Күршелек кардәшлектән якын.
Күршеләргә килсә туй, син дә капкаң ачып куй.
Күршеләре белән тату яшәмәгән кешене берәү дә хөрмәтләми.
Күршенең тавыгы да күркә булып күренә.
Күршенең теле шеште — бәласе безгә төште.
Күршесенә ышанган ач кунган.
Күршең бай булса да, җигәреңә тай булсын.
Күршең бай булса, тавыгың тук булыр.
Күршең белән яман торыйм дисәң, кәҗә асра.
Күршең сукыр булса, сыңар күзеңне йом.
Күршең үзеңнән яхшы булсын.
Күршеңне дус тот, читәнеңне еш тот.
Күршеңә бер сыер теләсәң, үзеңнеке ике булыр.
Күрәчәгең булса, күркә талап үтерер.
Күрәчәкне күрми гүргә кереп булмый.
Күтенә кулы җитми. (эшен җиренә җиткерми ташлаучы кеше турында)
Күтенә күрә таман. (кешенең үз башына килгән бәләгә лаек булуы турында)
Күңел күзең күрмәсә, маңгай күзе — ботак тишеге.
Кәкре белән бөкере — икесе дә бер.
Кәкренең шәүләсе дә кәкре.
Кәҗә дә мал, баҗа да туган. (яисә: Кәҗә мал түгел, баҗа туган түгел.)
Кәҗәсе түгел — мәзәге кыйбат.
Көз бай булма, яз бай бул.
Көз кычкыра: «Уңдырам»,— дип, ә яз әйтә: «Тукта әле, мин нәрсә әйтермен»,— дип.
Көзге бозның көзге калынлыгына да ышан, язгы бозның ястык калынлыгына да ышанма.
Көзге катык — көмеш кашык, язгы катык — ярты азык.
Көзге катык, көмеш кашык — кызым белән киявемә; язгы катык, ярык кашык — улым белән

киленемә.
Көзге көн ул бала кебек: әле көлә, әле җылый.
Көзге көн — арткы акыл, язгы көн — ярты акыл.
Көзге көн — кияү акылы, язгы көн — яшь килен йөзе.
Көзге көннән язгы төн яхшы.
Көзге юлга кием ал, язгы юлга азык ал.
Көлгән түрәдән ерак кач.
Көн белән төн бер булмый.
Көн дә килгән — көл чүмече, ай да килгән — ай табагы.
Көн күрмәгән көн күрсә, көндез чыра яндырыр.
Көн күрмәк кеше белән.
Көн көнгә охшап тумас, көн саен кояш булмас.
Көн узсын, йон тузсын.
Көн явым — ят та юрганың ябын.
Көн — эш өчен, төн — ял өчен.
Көндез таш ват, төнлә тыныч йокла.
Көндез шырпы белән эзләү.
Көндезге эш кичке эштән көл ер.
Көне ай кебек, ае ел кебек. Көнен күрсен, көлдә аунасын.
Көннең киче иртәсеннән билгеле.
Көнче көн күрмәс.
Көтү ташлаган малны бүре алыр, ил ташлаган ирне гүр алыр.
Көче җиткәнгә — көчектәй.
Көчек булсаң да кечек булма.
Көчең барда эшлә, тешең барда тешлә.
Көчле яман түгел — үчле яман.
Ләйсән суын җиде ел сакласаң, энҗегә әверелә, имеш.
Ләйсән — рәхмәт яңгыры.
Май ашаган карга да кышлый, бук ашаган карга да кышлый.
Май чүлмәге тышыннан билгеле.
Мактанчыкның арты ачык.
Мал — туйган җирен, ир туган илен онытмас.
Мал иясенә охшар.
Март аенда урамда чыпчык эчәрлек су була.
Март ишектән бактырыр, сәнәк-көрәк яктырыр.
Март әйтә, имеш: «Көндез-көндез көләрмен, иртә-кичен бөгәрмен».
Март: «Хут урынында булсам, сыерның мөгезен сындырыр идем»,— дип әйтә, ди.
Матурга да акыл артык булмас.
Матурлык туйда кирәк, акыл көн дә кирәк.
Мең дус — аз, бер дошман — күп.
Микула җитми җәй булмый, Микула җитми кыш булмый.
Мин карыймын кояшка, кояш карый Кодашка.
Мин тиратай, тиратай, кәләш алып бир, атай. (тиратай — тилемсә, эшлексез)
Миннән киткәнче, иясенә җиткәнче. (алдалап сыйфатсыз товар сатучы турында)
Минутында тотмасаң, сәгатендә тоталмассың.
Миңа дисә: ни эссе түгел, ни суык түгел.
Мондый көндә яхшы кешенең эте дә йөрмәс.
Морҗаң кыек булса да төтене туры чыксын.
Муенга тагылган таш булдың.
Мулла песие кебек. (җәза алган кешенең ипкә килүе яисә бозык кешенең тыйнак булып

кылануы турында)
Мулла әйткәнне кыл, кылганны кылма.
Мулласы нинди — мәхәлләсе шундый.
Начар арба юл боза, начар түрә ил боза.
Начарны күрмәс борын яхшының кадере юк.
Ни аллага, ни муллага. (һәр яктан да рәтсез, булдыксыз кеше турында)
Ни башына ни кунган, ни белән ниткәнием, нитте дә китте. (ни кушып сөйләүче турында)
Ни чәчсәң, шуны урырсың.
Ни ылтара, ни пылтара — калган ике уртада.
Ният иткән — морадына җиткән.
Нократның бер ташы көмеш, берсе бакыр.
Нух пәйгамбәр заманыннан.
Нәрсә белән нәрсә арасы — җир белән күк арасы.
Озын янында кыска беленер.
Октябрь ни арба, ни чана.
Октябрь — кара бия, ноябрь — ала бия.
Олы йортка ни кирәк — кечесенә шул кирәк.
Олы кеше — солы төше.
Олы күтәреп бәләкәй бәрә… (сүзе зурдан, эше әз кеше турында)
Ора алмаган олы күсәк күтәрер.
Ослан тавы күренә.
Оста барда кулыңны тый, чәчән барда телеңне тый.
Оясында ни булса, очкынында шул булыр.
Падишаһым, солтаным, иске чабата олтаным.
Патша залим булса — йорт тузар, патша галим булса — йорт узар.
Патша казнасында ни юк булса, хәерче капчыгында шул бар.
Патша талап ала, хәерче теләнеп ала.
Патшадан курыкма, губернаторыннан курык.
Патшаң сукыр булса, бер күзеңне кысып үт.
Питраудан соң сандугачның теле бетә, үләннең тәме бетә.
Покрау үтте — кыш җитте.
Раштуада бер көрәк кар бирмәс.
Рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган ил.
Сабанда сайрашмасаң, ындырда ыңгырашырсың.
Сабыр иткән — морадына җиткән.
Сабыр төбе сары алтын.
Савыл арасы түгел, авыл арасы.
Сазлык җир — җәйләүгә, кыска җеп бәйләүгә ярамый.
Сай елга шалтырап ага, тирән елга — тавышсыз.
Сакал агармый акыл керми.
Сакланганны саклармын, дигән ходай.
Сакның сагы ятар, саксызның башы ятар.
Сала бай булса, кала бай була.
Салкын су белән майлау.
Салкынга өшетми, кайнарга пешерми.
Санаулы көн тиз үтә.
Сантыйга акыл кирәкми.
Саулык — иң зур байлык. Саулыгым — байлыгым.
Сафура бураннары кубару.
Сентябрьдә син дә бер, мин дә бер, ай, май!
Сентябрьдә син дә бер, мин дә бер, апрель аптырата.
Сентябрьдә әти дә бер, мин дә бер; мартта — әти алда, мин — артта.
Сентябрьнең ундүртендә чикмән төшә, тун менә.
Сереңне ачма дустыңа — дустың сөйләр дустына.
Сигез сыер асраганчы, симез сыер асра.
Син дә би, мин дә би, иләнмәгән тире ки. Син түрә дә, мин түрә, безнең эшне кем күрә.
Син дә мулла, мин дә мулла — атка печән кем сала?
Сиңа җил дә юк, яңгыр да юк.
Солсыз сапка сылтар.
Су башыннан болгана.
Су күрмичә чабуын күтәргән.
Су чокыр җиргә җыелыр.
Су язып май төшмәс.
Су һәр нәрсәне агарта, йөз карасын агарта алмый.
Суга баткан — саламга ябышкан.
Суган суы суырып…. (бушка диярлек эшләү, шул сәбәпле бик ярлы яшәү турында)
Сугыш беткәч, батыр күбәя.
Сугыш корбансыз булмый.
Сугышка барып чукмарын оныткан.
Сугышка чукмарсыз бармыйлар.
Суда балык адашмас.
Суда көймә эзе беленми.
Сукыр күп күрер, саңгырау күп ишетер.
Сукыр тавыкка бар да бодай.
Сул ягы белән торган.
Суны ут алмас, алтынны тут алмас.
Суның кадере чишмә корыгач беленә.
Сусыз җиргә йорт корма, утсыз җиргә ил корма.
Суы булган җир кадерле, иле булган ир кадерле.
Суык белән эт — сәләмәгә үч.
Суык төлке тунлы кешегә сәлам бирә, ертык тунлы кешенең куенына керә, имеш.
Сыер дуласа аттан яман.
Сыйлаганда су эч.
Сыйламага сыең булмаса, сыйпамага телең булсын.
Сыйлы кунак — сыенда, сые беткәч — өендә.
Сыйлы көнең — сыер.
Сүзең көмеш булса, эндәшмәвең алтын.
Сүтек ертыктан көлгән ди.
Сәбәпсез яфрак та селкенми.
Сәвердә сулар сәер була.
Сәвердәге явым — савып торган савым.
Сәгате ай, ае ел күк.
Сөзгәк сыерга ходай мөгез бирми.
Сөйдергән дә тел, көйдергән дә тел.
Сөйләшә белмәгән авыздан …белгән … яхшы.
Сөймәгәнгә сөйкәлмә.
Сөмбелә туса, су суыныр.
Сөттән ак, судан пакь.
Сөңгеле Сөләйман булдың инде.
Таба — эт койрыгына тага. (байлыкны юкка-барга туздыручы тур.)
Тавык төшенә тары керә, ашамаса — тагы керә.
Таз таранганчы туй таралыр.
Тазның тазы бетсә дә, табы бетми.
Тама-тама күл булыр, тузан-тузан тау булыр.
Тамак тамугка кертер.
Тамугка күнеккән оҗмахка чыдамас.
Тамчы кечкенә генә — таш тишә.
Тамчы тама-тама таш тишә.
Тамчы тамса да, диңгезгә су файда. Тамчыдан качкан явымга юлыгыр. Тамчысыз диңгез

булмый. Томан төшә — җимешләр пешә.
Танышканга тел бирмәс, йөрешкәнгә юл бирмәс.
Тар җирдә тәгам ашаганчы, киң җирдә таяк ашаганың яхшы.
Татар акылы төштән соң.
Татар бар җирдә хәтәр бар.
Татар түрә булса, чабатасын түргә элә. (тупас гадәтләрен калдырмый)
Татарга тылмач кирәкми.
Тау билгесе таш булыр.
Тау булгач, чокыры булыр.
Тау нихәтле биек булса да, кичүе булыр.
Тау тауга кушылмас, ил илгә кушылыр.
Тауга карап, тау булмассың, түмгәккә карап, уба булмассың.
Тауга каршы сикерү.
Тауга менүе кыен, төшүе ансат.
Тауны талкан итү.
Тауны тәкә сөзеп җимерә алмый.
Таш астында көн күрер.
Таш астыннан чыккан.
Таш белән атканга аш белән ат.
Таш чүлмәккә бәрелсә дә, чүлмәк ватыла; чүлмәк ташка бәрелсә дә, чүлмәк ватыла.
Таш өстендә таш калмау.
Ташка тамга салган.
Ташкыны кайтса да, юшкыны калыр.
Ташны таш белән ваталар, тимерне тимер белән игиләр.
Ташны ташлыйсы җиңел, күтәрәсе авыр.
Ташның олысын дус ташлый.
Ташта тамыр юк, түрәдә бавыр юк.
Ташыган диңгез дә кайта.
Таяк ике башлы.
Таң белән атып, көн белән батып. Төн чыкканчы йон чыкмас.
Таңы атмаган төн булмас.
Тели белсәң — теләк, тели белмәсәң — имгәк.
Теләмә озын җәй, телә җылы җәй.
Теләнче оятын кесәсенә салган, ул да ертыгыннан төшеп калган.
Теләнчегә якты чырай бирсәң, ямаулык сорар.
Тереләрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел.
Тиле тиккә кызыгыр.
Тиле тиле дигән саен тигәнәк буе сикерә.
Тимер булса, алтын да табыла.
Тимер тоткан тилмермәс.
Тимере бар тилмермәс, каены бар кайгырмас.
Тимерне кызуында сук, балыкны уйнаганда тот.
Тимерне кызуында сук.
Тимерче кулында тимер балавыз кебек эрер.
Тимерче тимерне бөксә дә ирке, сукса да ирке.
Тимерчегә күмерче юлдаш.
Типсә тимер өзә, басса бакыр өзә. (таза һәм булдыклы ир кеше)
Типсә тимер өзәрлек, басса бакыр өзәрлек.
Тишекле таш җирдә ятмас.
Тозсызны күзсез дә сизә.
Тонык күлдә корт була, корт булмаса, чурт була.
Тормыш ул — яши белсәң кубыз кебек, белмәсәң — дуңгыз кебек.
Тотылмаган — карак түгел.
Туган илдән туйган юк.
Туган илең — туган анаң, чит ил — үги ана.
Туган илнең җире — җәннәт, суы — ширбәт.
Туган җирдән туйган җир яхшы.
Тугры бидә туган юк, туганлы бидә иман юк.
Тузандайны тубалдай итү.
Туйга барсаң туеп бар.
Туйда тукмак та бии.
Тулган ай — тураган ит.
Турысын әйткән — туганына ярамаган.
Тыйнаксызның эше дә җыйнаксыз.
Тын сазда корт күп була.
Тыныч башым, тыныч колагым.
Тыныч торасың килсә, кешене тыныч тот.
Тырышкан табар, ташка кадак кагар.
Тычканга — үлем, песигә — көлке.
Тышы гөл кебек, эче көл кебек.
Тышы ефәк, эче кибәк.
Тышы мамык, эче кабык.
Тышын күреп, эченнән бизмә.
Түбән авыл этләре өрү.
Түбәнгә карап шөкер ит, югарыга карап фикер ит.
Түбәннән югарыга ун ел менәләр, югарыдан түбәнгә ун көн дә җитә.
Түбәң күктә булса да, аягың җирдә булыр.
Түрә — боерыгына, төлке — койрыгына, ярлы — беләгенә ышаныр.
Түрәгә ут төртсә дә гаеп юк, кара кешегә шәм кабызса да гаеп.
Түрәнең түрен күрмәссең, еланның аягын күрмәссең.
Тәбәнәк агач ботакка бетәр.
Тәбәнәк булса да, тавым бар.
Тәвәккәл таш ярыр.
Тәңре көне тарыдан да күп.
Төкерек җиргә төшмәслек салкын.
Төкле аягың белән!(яңа килгән кешегә яки терлеккә әйтәләр)
Төлкенеке төнлә торган ди… (вакытсыз эш кузгатуга карата)
Төн кара булган саен йолдыз яктырак янар.
Төн чыкканчы җөн чыккан. (кичке сүздән иртән баш тартуга карата)
Төннең колагы йөз дә бер, йөз дә бере дә бик үткен була, ди.
Төннең тынычлыгы — көннең куанычы.
Төрмә бик таза да, берәү дә кереп ятарга теләми.
Төтен тавы тоттыру.
Убыр китте — урыны калды.
Уенга алданып туемнан калма. (туем — ашау, туклану)
Уеннан уймак чыга.
Уеңны уйдырып әйт.
Узган болытны тотып булмый.
Узган гомер кире кайтмый сулар үргә акса да.
Уйнап әйтсәң дә уйлап әйт.
Уку — энә белән кое казу.
Укып мулла булмассың, чукып карга булмассың.
Ул уллаган, кыз кызлаган… (күп бала табып үстергән ана турында)
Улым, сиңа әйтәм — киленем, син тыңла.
Унга бар — уңганчы бар.
Урак ае — тавыкларның сусыз ае, балаларның үксез ае.
Урал таудай тау булмас, Урал аша су булмас.
Уралның бер ташы тимер, бер ташы алтын.
Урау булса да юл яхшы, шадра булса да кыз яхшы.
Уртак малны эт җыймас (җыймас — ашамас).
Урын сайлама, күрше сайла.
Урыс баеса — чиркәү сала, татар баеса — хатын ала.
Урыс өеннән чыкмаслык (40 градус суык). Урыс этен өенә кертә торган (50 градус суык).
Урысның уже дигәне — утыз көн.
Усал булсаң асарлар, юаш булсаң басарлар.
Утсыз төтен булмый.
Утыз улың булганчы, усырак ирең булсачы.
Уңга да юк, сулга да юк.
Февральдә суык: «Сыерның мөгезен сындырыр идем дә, көнем кыска»,— дип әйтә, ди,

имеш.
Февральдә сыер мөгезен сындырырлык суыклар була.
Хаким халыкка ия, халык жиргә ия.
Хаклык сөйгәнне халык сөймәс. [басым соңгы сүздә]
Халык белән хаклыкка карышма.
Халык иелсә дә сынмый.
Халык күзе җир астындагы еланны да күрә.
Халык әйтсә хак әйтер.
Халыкның бер йорты бар, ул да булса — туган ил.
Харам килгән әрәм китәр.
Хатын-кызга акыл кырыктан соң керә.
Хатын-кызның чәче озын, акылы кыска.
Хатыны юкның якыны юк.
Хезмәтенә күрә хөрмәте.
Хисаплының малы исәпле.
Ходаем, акыл бирмә, сантыйлыкка ни җитә. (ирония белән, сантыйның рәхәт яшәвенә

карата)
Ходай бүрегә бәхет бирсә, тешен сындырып бирә ди.
Хут мартка: «Селәгәең җый, әй селәгәй»,— дип әйтә, ди.
Хутта ут итә, хәмәлдә әмәлеңне корыта.
Хуҗасы тарсынса, кунагы тартыныр.
Хәерсез болыт диңгезгә явар.
Хәерче кесәсендәге шикәр кебек шомарган.
Хәерчегә якты чырай күрсәтсәң, ямаулык сорый.
Хәерчегә җил каршы.
Хәйләсез дөнья файдасыз.
Хәмәлдә хәл китә.
Хәрәкәттә — бәрәкәт.
Чакырган җиргә бар, куган җирдән кит.
Чакырган җиргә бармасаң, чакыруга зар булырсың.
Чебен дулап тәрәзә ватмый.
Чебен тисә чер итәр. (юк сәбәптән дә елый торган кеше турында)
Челлә чагында катып үлгән.
Челләдә туның ташлама, кыш үзең бел. Челләдә черем итсәң, кыш рәхәт йокларсың.
Черек бау белән коега төшмә. Чулманны* чуманга утырып кичмиләр.
Чиләгенә күрә капкачы.
Чир китә — гадәт кала.
Чирен яшергән — үлгән, бурычын яшергән — бөлгән.
Чит илдә бай булганчы, үз илеңдә гидай бул.
Чит илдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул.
Читне макта — илеңдә тор. (Шәһәрне макта — авылда тор.)
Чокырны икене казы, үзеңә дигәнен — тирәнрәк.
Чуаш аты кебек эшли. (кара эштән һич бушамаучы турында)
Чукын, улым, урысның күңеле булсын. (вак-төяк гөнаһ кылу турында)
Чык суы матур булса да, сусын кандыра алмассың.
Чыкмаган кояшка кызынма.
Чыкмаган җанда өмет бар.
Чыландык та киптердек, яңгыр безне нишләтсен.
Чын дус йөз елдан соң да дус булыр.
Чынлап еласаң, сукыр күздән дә яшь чыга.
Чүбек чәйнәп май чыкмас.
Чүкеч белән сандал арасы.
Чүп булып күп булганчы, аз булып үз булсын.
Шалт, Мөхәммәтҗан!(кинәт эшләнгән эш, килеп чыккан хәл турында)
Шаулы яңгыр тиз үтәр.
Шымчы колагын шыңкайтыр.
Шәп яуган яңгыр җиргә сеңми.
Шәһәргә килсә — дустын танымый, далага чыкса — атын танымый.
Шәһәрдә — дәүләт, авылда — җәннәт.
Ыгыр-шыгыр көн үтсен, байның күңеле үссен.
Ырдыкныкы — шырдыкка. (җиңел килгән малны юк-барга туздыру турында)
Ыспай ялтырар, эчтән калтырар.
Ышанган тауда киек юк.
Ышкылмыйча асылташ та ялтырамый.
Ыштансыз күткә каеш буган кебек. (җиренә җиткерелмәгән эшне бизәкләү турында)
Элҗен көн суга бер кашык салкын кушыла икән.
Энем кырлач «агам кырлачтан уздьгрыйм» дип, тырыша, ди.
Энем кырлач әйткән: «Агам кырлачны уздырам, яшь киленнәрнең көянтәсен сындырам».
Энҗене эт муенына такмыйлар.
Энҗенең эт муенында кадере юк.
Эт — эткә, эт — койрыкка.
Эт авызыннан сөяк алып булмый. (Алырсың, эт авызыннан сөяк!)
Эт күтеннән көн күрү. (кешедән калган, интегечле, даими булмаган эш белән көн күрү

турында)
Эт күңеле — бер сөяк.
Эт оясында көчле.
Эт симерсә иясен тешли.
Эт талашмый кавышмый.
Эт тапса — аеры ашар, егет тапса — бергә ашар.
Эт чаба дип бет чаба.
Эт этлеген итәр.
Эт эченә сары май килешми.
Эт өрер — бүре йөрер.
Этсез куян тотып булмый.
Эче барның тышы бар, тышы барның төсе бар.
Эченә салмасаң, тышына чыкмас.
Эчмәм дигән коедан өч әйләнеп су эчәрсең. Эчмәс җирдә су бар, якмас җирдә ут бар.
Эчү — һөнәр түгел. (эчә белеп эчүе, эчеп исермәве, шәп итеп эчүебелән мактанган кешегә

карата әйтелә)
Эш күп — күмер аз, оста күп — тимер аз.
Эше барның ашы бар.
Эшлегә сәгать җитми, эшсезгә сәгать үтми.
Эшләгән тимер ялт итәр, эшләмәгәнен тут басар.
Эшләгәнең кеше өчен булса — өйрәнгәнең үзең өчен.
Эшчән бәхетен эшендә күрер, ялкау бәхетен төшендә күрер.
Эшчән әмәлен табар, ялкау сәбәбен табар.
Эшчәнгә эш язган.
Юан сузылганчы, нечкә өзелер.
Юаштан юан чыга.
Юаштан юан чыгар.
Югары булып күктә юк, түбән булып җирдә юк.
Югары менгәч, түбән карама.
Югары менү — морат, аста калу — оят.
Югары ятсаң — җил алыр, түбән ятсаң — сил алыр.
Югарыга карап куан, түбәнгә карап юан.
Югарыга карап фикер ит, түбәнгә карап шөкер ит.
Югарыга карап үрнәк ал, түбәнгә карап гыйбрәт ал.
Югарыдан егылган сау калмый.
Юл азабы — гүр газабы.
Юлга чыксаң юлдашың үзеңнән яхшы булсын.
Юлдан алда юлчы, өйдән алда күрше белеш.
Юлчыга янчык та авыр.
Юләр белән тапма да, өләшмә дә.
Юрганыңа күрә аягыңны суз.
Ябага тайны хурлама — язга чыкса ат булыр.
Явым теләсәң, давылына да чыда.
Яз башының чуагы каты кыздыра.
Яз берәүне аздырыр, берәүне малдан яздырыр.
Яз кайгысын кыш кайгырт, кыш кайгысын яз кайгырт.
Яз киреләнсә кыштан яман.
Яз сөрсәң, көз урырсың.
Яз уңмаган көз уңмас.
Яз яме чәчкә белән, көз яме көлтә белән.
Яз япанчаңны, кыш азыгыңны онытма.
Яз җиткәнне җилкәсе җылынгач белгән. Яренгә кем бар, кем юк.
Яз җитсә чебенгә дә җан керә.
Язгы көн ел туйдыра.
Язгы хезмәт — көзге хөрмәт.
Язмыштан узмыш юк.
Язның байлыгы — кояш, көзнең байлыгы — уңыш.
Язның пычрагы да ямьле була.
Якасы юк тун булмас, законы юк ил булмас.
Якындагын ерактан барып сора.
Ялагай ялап туеныр.
Ялгыз башка кайда да бер — таң ата да кич була.
Ялгыз йөреп юл тапканчы, күп белән йөреп адаш.
Ялгыз кеше — ялсыз кеше.
Ялгыз кеше барлы булса да зарлы.
Ялгыз таш — кала булмас.
Ялгызлык таштан да каты.
Ялгызлык яман юлдаштан хәерлерәктер.
Ялгызлык ят илдә беленер.
Ялгызның көче бетәр, эше бетмәс.
Яманнан ярты кашык (аш кала ди тәлинкә төбендә).
Январьнең көне кыска, февральнең ае кыска.
Япанга чыксаң, япанча ал.
Яратуга тарыма, тарысаң арыма.
Ярканат яратмый дип, кояш чыкмый тормый.
Ярлы башым — әрле башым.
Ярлы бурлыкка чыкса, ай болыттан чыга.
Ярлы кеше яманыр, яманыр да куаныр.
Ярыктан кергән җил усал була.
Ят авылның карчыгасы — үз авылыңның чыпчыгы.
Ят ярлыкамый, үз үтерми.
Ятим бозау асрасаң — авызың-борының май итәр; ятим бала асрасаң — авызың-борының

кан итәр.
Яткан таш астыннан су да акмый.
Ятып калганчы, атып кал.
Яу артыннан йодрык күтәргән.
Яу узгач, кылыч айкамыйлар.
Яуга җаныңны бирсәң дә, сереңне бирмә.
Яудан аяр җаным юк, судан аяр туным юк.
Яудан соң батыр күбәя.
Яумаган яңгырга балаган кору.
Яумасаң да, күкрә.
Яуны санап сугышмыйлар.
Яхшы башын иңкәйтер, яман артын туңкайтыр.
Яхшы булса — бидән, яман булса — колдан.
Яхшы булсаң сөярләр, яман булсаң төярләр
Яхшы суны ерак түкмиләр.
Яхшы сүз — җан азыгы, яман сүз — баш казыгы.
Яхшыга да бер кояш, яманга да бер кояш.
Яхшылыкка яхшылык — һәр кешенең эшедер, яманлыкка яхшылык — ир кешенең эшедер.
Яшен яшьнәгәндә зур агачка сыенма.
Яшене хәтәр булса да үтәр, артыннан күкрәве яман.
Яшең җитмеш — эшең бетмеш.
Яшең җитсә кырыкка, артың китә шырыкка.
Яшисен яшәгән, ашыйсын ашаган… (тулы гомер яшәп үлгән кеше турында)
Яшь ай кимүдән курыкмас.
Яңа булды дип, искене ташлама.
Яңа дус тап, искесен ташлама.
Яңа елда ярлы да бай була.
Яңа себерке шәп себерә.
Яңагының алына карама — атасының малына кара.
Яңгыр — бай йөрәген яндыр.
Яңгыр көтсәң, кар явар.
Яңгыр яуганда чиләгеңне тотып кал.
Яңгыр яуса — ялкауга ял.
Яңгыр үткәч, артыннан ябынча белән йөгермиләр.
Яңгырга чыланган тамчыдан курыкмас.
Яңгырда чапсаң, корыда печән җыярсың.
Яңгырдан качып, дәрьяга төшкән.
Яңгырдан соң тузан да басыла.
Яңгыры булсын димә, шифасы булсын диген.
Җан биргәнгә юнь биргән.
Җан тартмаса, кан тарта.
Җан җәннәт тели — гөнаһ җибәрми.
Җаны теләгән — елан ите ашаган.
Җете кызыл тиз уңа.
Җиде кат җир астына керсә дә эзләп табар.
Җиде кат үлчә, бер кат кис.
Җидегән йолдыз җиде әйләнә, Тимерказык урынында.
Җил агач башыннан, бәлә әдәм башыннан йөри. (ягъни сайлап килми)
Җил алдан булса — битең туңдырыр, арттан булса — туның туздырыр.
Җил белән симертү.
Җил искән якка аву.
Җил исми яфрак селкенми.
Җил кай якка иссә, камыш шул якка борылыр.
Җил кайсы яктан исә, ул да шул яктан кисә.
Җил чәчсәң, давыл урырсың.
Җил ягына салам кыстыру.
Җил җелеккә үтәр.
Җил җилләми, томан ачылмый.
Җил-яңгыр тидермәү.
Җилгә каршы төкермә, битеңә төшәр.
Җилгә сәнәк белән каршы тормыйлар.
Җилгә җиленләп, бозга бозаулап.
Җилдән килгән, җилгә киткән.
Җиле булгач, бураны булыр.
Җилне төтен кумый, җил төтенне куа.
Җилнең эше суырмак, утның эше куырмак.
Җир астыннан йөргән еланны да сизәләр.
Җир астыннан юл булмас. (ягъни үлгәнче күрешеп калырга)
Җир бастырыгы — тау, тау бастырыгы — таш.
Җир безне басканчы, без җиргә басып калыйк.
Җир чокырсыз булмас, урман киексез булмас.
Җире байның иле бай.
Җиреннән аерылган җиде ел елар, иленнән аерылган үлгәнче елар.
Җирле — җирендә, җикән — күлендә.
Җиңелне эзләгән авырга каба.
Җиңелне җил күтәрер, авыр урынында калыр.
Җот кешегә кот кунмас. (җот — ашауга комсыз)
Җыен йолдыз җыелса да, яктылыгы айдай юк.
Җылы сүз җан эретә.
Җылы сөяк сындырмый, салкын җанны тындырмый.
Җылы сөяк сындырмый, суык җанны тындырмый.
Җылы тәнеңдә тузсын. (яңа киемне котлап әйтелә)
Җырның җыртыгы юк. (ягъни җырның эчтәлеге җырлаучыга кагылмый)
Җәен өйдә боз киптереп, кышын суган саталар.
Җәй алмаска, кыш бирмәскә.
Җәй бар, кыш бар, ашыгып ни эш бар.
Җәй көне бияләй, кыш көне майка сатып ал.
Җәй көне йоклама, кыш көне өлгерерсең.
Җәй көне чанаңны, кыш көне арбаңны әзерләп куй.
Җәй җәйләдем, кыш кышладым, мич башыннан төшмәдем.
Җәйгә чыккан җан үлмәс.
Җәйгә чыксаң кышны уйла, кышка керсәң җәйне уйла.
Җәүһәр кадерен җәүһәрче белер.
Үги үз булмас.
Үз агасын агаламаган кеше агасын агаламас.
Үз илем — алтын бишек, башка илнең төбе тишек.
Үз илендә йөри җиңен салып, чит илдә — мескен, гарип.
Үз илең — гөлстан, кеше иле — гүрстан.
Үз илеңдә карлыгач булсаң да, чит илдә карга буласың.
Үз капка алдыңның карын күрше капкасына көрәмә.
Үз күлмәгем үземә якын.
Үз урынын белмәгән урынсыз калыр.
Үзе егылган еламас.
Үзе сугып, үзе каравыл кычкырган.
Үзе юкның күзе юк.
Үзем күптән оҗмахлы, күршем өчен кайгырам.
Үзем тапкан мал түгел, атайныкы жәл түгел.
Үзен зур тоткан түрәнең соңы хур булыр.
Үзендә умач умаган, күршесенә кереп токмач кискән.
Үзең кормаган мылтыкны атма.
Үзеңдә булмаса, күршеңдә булсын.
Үзеңнеке — үзәктә.
Үзеңә тимәгән елан мең яшәсен.
Үлгән артыннан үлеп булмый.
Үлгән сыер сөтле була.
Үлгәч тә өч көнлек эш кала.
Үпкән-кочкан — җилгә очкан. (яшьлек мавыгулары турында)
Үткән эшкә — салават. Үткән эштән төш яхшы.
Һәр айның аты башка, һәр атнаның көне башка.
Һәр заманның үз гореф-гадәте.
Һәр көлгәнне дусым димә, һәр ачуланганны дошманым димә.
Һәр нәрсәнең вакыты бар.
Һәр чәчәкнең үз иле, һәр халыкның үз төсе.
Һәркемгә үз иле газиз.
Һәркемнең кулы үзенә таба кәкре.
Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.
һәрбер кара нәрсә шакшы булмас, һәрбер ялтыраган яхшы булмас.
Әйткән сүз — аткан ук.
Әйтсәң — сүз, төртсәң — күз.
Әкият — ары, мин — бире. (сөйләгән сүзнең үзеңә кагылмавы турында)
Әләк төбе — һәлак.
Әмәк белән Җәмәк, көрәк белән сәнәк.
Әндри казнасы юк. (бушка бирергә яки ашатырга)
Әҗәлдән дару юк.
Өе биек — өйрәсе сыек.
Өеңдәге хәлне күршедән сора.
Өй дәрте — дию дәрте.
Өй салуның ние бар — мүклисе дә чутлыйсы. (чутлау — стенаны юнып тигезләү)
Өй эчендә ничәүсең — бер-береңә мичәүсең.
Өйләнмәгән егеткә ни кылса да килешә.
Өлеше барның өмете бар.
Өләшчегә — өч өлеш.
Өндәүле кунак мендәрле, өндәүсез кунак өнәмсез. (өндәүле(сез) — чакырулы(сыз))
Өскә куйсаң — аз, аска куйсаң — таз. Өстәгесен уя, астагысын суя.
Өстенә кояш чыгармый.
Өсәккә кермәгән исәпкә керми.
Өч тиенлек куян — биш тиенлек зыян.

(Барлыгы 38 627 карау, бүген - 268 кеше)
@Mail.ru .