kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Татарча афоризмнар — Марат Кәбировтан

* * *
Һәр бала күпмедер дәрәҗәдә даһи, һәр даһи күпмедер дәрәҗәдә бала.

* * *
Бушлай сыр икенче күсегә генә эләгә.

* * *
Тормышта кайчан да булса хәлиткеч адым ясарга һәм иске майканы идән чүпрәгенә әйләндерергә туры килә.

* * *
Гашыйк булгач, башыңны югалтасың. Гаилә коргач, нәрсә югалтканыңны аңлыйсың.

* * *
Кеше хатынын яманлама, аның кеше хатыны икәненә сөен.

* * *
Бу илдән иң соңгы булып качучы, аэропортта утны сүнерергә онытма!

* * *
Тормыш театр: артист берәү, суфлерлар бихисап, ә сценарийны беркем белми.

* * *
Егет кеше һәрчак егет булып кала. Хатыны янында булмаса — бигрәк тә.

* * *
Бәхетле булсаң — бәхетеңне бүлеш, тик бәхетле икәнеңне беркемгә дә әйтмә.

* * *
Дусның да төрлесе була. Эт, мәсәлән, минем өчен – дүрт аяклы дус, ә багана өчен – өч аяклы дошман.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

* * *
Үзең утырган ботакны кисү өчен иң шәп корал – үткен юмор хисе.

* * *
Компьютер артында утырмагыз, алдында утырыгыз — җайлырак.

* * *
Аксиома: Әгәр минем бер миллион акчам булса: “Кайдан тагын бер миллион алырга?!” — диюдән башка бер проблемам да булмас иде.

* * *
Тун тегәргә, ким дигәндә, 5-10 хайван кирәк, ә ул тунны киеп йөрергә берәү дә җитә.

* * *
Барсы да эшләгәннең барсын да эшләргә димәгән.

* * *
Якты киләчәк турында элек хыялланганнар, ә хәзер аны сагыналар.

* * *

Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан

(Барлыгы 526 карау, бүген - 15 кеше)
@Mail.ru .