kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Смешные афоризмы на татарском языке

* * *
Иртәгә гомер бетсә дә бүген бездә – мәңгелек.

* * *
Хатынын: «Тавык» — дип тиргәүче ирләр, яңа ел белән!

* * *
Ул үзе күралмаган кешегә ошар өчен үзенә дә юк акчага үзенә кирәкмәгән кием сатып алды.

* * *
Бөтенесен дә югалту өчен нәрсәңдер булырга тиеш.

* * *
Тормыш универмаг кебек: монда үзең эзләгән нәрсәдән башка барсын да табып була.

* * *
Килешеп яшәргә телисең икән — килеш.

* * *
Йөрәгендә куркуга урын булмаган кешенең, маңгаенда пуляга урын була.

* * *
Көн-төн эштән кайтып кермим, ә хезмәт хакым артмый. Эштә яшәгән өчен тотып калалар бугай.

* * *
Пеләш башка мөгез тизрәк үсә.

* * *
Халык яхшы бездә, кешеләр начар.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

* * *
Бу гомерендә йокысы туймаган кешеләр киләсе гомерендә песи булып туачак.

* * *
Хатын-кыз сиңа карамый икән, бу әле ул сине күрми дигән сүз түгел.

* * *
Кешеләргә песиләргә караган кебек карарга кирәк. Өеңә кәкәй итми икән — димәк, әйбәт.

* * *
Акчасы күп кешеләрне полиция я саклый, я тапмый.

* * *
Үз кабәхатьлегеңнән ләззәт алырга ирек бирмәгән нәрсә «намус» дип атала.

* * *
Ахмак кешене куып җибәрер, акыллы бурычка сорар.

* * *
Алланы байлар уйлап тапкан, үзләрен соранып йөдәтмәсеннәр өчен.

Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан

(Барлыгы 775 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .