kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Карт колактан тукмач тиз төшә

Иң озын, кызыклы һәм маҗаралы сәяхәт: “Әйдә, кыска юлдан китәбез” — дигән сүздән башлана.

* * *
Кайчагында кеше белән уртак тел табу өчен дәшмәү дә җитә.

* * *
Тормышны үзгәртергә кирәк. Бүгеннән телевизорга утырып диван карый башлыйм.

* * *
Тормышта барсы өчен дә түләргә кирәк. Ләкин… артыгын түләсәң, сдача көтмә.

* * *
Карт колактан тукмач тиз төшә.

* * *
Фән хакыйкать тирәли әйләнә.

* * *
Уңышка ирешү өчен акыл гына җитми, күпмедер дәрәҗәдә ахмаклык та кирәк.

* * *
Тырмага басу өчен авылда яшәү мотлак түгел.

* * *
Финанс кризисының да үз өстенлекләре бар: ябыгу, акча санарга өйрәнү, гаиләң белән тыгыз аралашу

* * *
Йөрәге — таш. Пычак үткерләрлек.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

* * *
Үз җинаятьләрен дә ача алмаган прокуратура

* * *
Кешеләр вакытны минутлар белән үлчи, вакыт кешеләрне — гомер белән.

* * *
Чын ир-егет агач утыртырга, йорт салырга, бала үстерергә һәм хатыны кушкан бүтән нәрсәләрне эшләргә тиеш.

* * *
Кайчак кешегә карап-карап торасың да аңлый алмыйсың: ул чынлап та шундый ахмак булып туганмы, әллә берәр курс бетергәнме?

* * *
“Тынычланыгыз!” — дигән сүздән дә ныграк ачуны чыгара торган сүз юк.

* * *
Интуиция — башның күт белән сизү сәләте.

* * *
Зур чебен астында иң кечкенә бөҗәк тә үзен кеше итеп тоя.

Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан

(Барлыгы 121 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .