kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Күпне белсәң — картайтмабыз

* * *
Машина йөртү сәнгате корбан таләп итә.

* * *
Бу дөньяның бер яхшы ягы бар: өч хәрефкә озатканнарның барсы да кире кайтмый.

* * *
Шуышырга туган җаннар чәчеңне пычратмас.

* * *
Бер ахмак белән бәхәсләшкән кеше икенче ахмак була.

* * *
Алдыңда торган ике юлның һәрвакыт өченчесен сайларга кирәк.

* * *
Гомер туалет кәгазе кебек, азрак калган саен кадере арта.

* * *
Тулып җитмәгән чиләктә су ныграк чайпала.

* * *
Куаклар арасыннан ишетелгән кыз бала тавышы акырын гына хатын-кыз тавышына әверелде.

* * *
Тарихка кереп калырга да, чумарга да мөмкин.

* * *
Безнең заман хатын-кызы өчен тәмле бәлеш пешерә белү генә җитми, ул әле аны фотога төшереп фейсбукка элә дә белергә тиеш.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

* * *
Чын бәхет ул — дусларың арасында медик, мент, юрист һәм киллер булу. Яшәү шундук гадиләшә.

* * *
Даһилар — үлемсез, ахмаклар — мәңгелек.

* * *
Тормыш юлдашын күз белән генә түгел, колак белән дә сайларга кирәк.

* * *
«Атаңа охшагансың» дигән сүз балаларыңны рәнҗетмәслек итеп яшәргә кирәк.

* * *
Мин һәрвакыт әйбәт булырга вәгъдә иттем, ләкин ату тавышы ишетсәгез, зинһар, бу юлга гафу итегез.

* * *

Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан

(Барлыгы 99 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .