kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Татарча статуслар — иң мәзәкләре

Ул үзенең тынычлыгы белән теләсә кемне чыгырыннан чыгара ала.

* * *
Юморны аңламаган кеше юмор хисеннән генә мәхрүм түгел.

* * *
Ялкаулык гөнаһ түгел, ә ахмак түрәләрнең акылсыз идеяләрен нейтральләштерү ысулы.

* * *
Матурлык — дөньяны, ә гамьсезлек нерваларны коткара.

* * *
Яшьлек хаталарын урап узарга тырышучылар яшьлекне дә урап узарга мөмкин.

* * *
Хәзерге түрәләргә ышанычлылыгыңны белдерү өчен тир түгеп эшләгән акчаңны бирү генә аз, тавыш та бирергә кирәк.

* * *
Һәр култамга автограф булырга хыяллана.

* * *
Рәсәй тарихы — наданлык белән гаделлек көрәше.

* * *
Ялангач хатын-кызга бер ир дә «ахмак» дип әйтми.

* * *
Пенсияне арттыра алмаган дәүләт пенсия яшен арттырырга мәҗбүр була.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

* * *
Әгәр безнең кеше беркайчан да сүгенмәгән икән, димәк ул берни дә эшләмәгән.

* * *
Кайберәүләр тормыш турында шулкадәр фәлсәфә куерта, алар янында хәтта 15% белән кредит алуың өчен сөенергә дә ояласың.

* * *
Россияннарның 90 проценты депрессиядә яши. Калган ун проценты – Англиядә, Франциядә, Америкада…

* * *
Ул ниһаять, акылына килде. Тик акылы танымады. Бу кешене аның күргәне юк иде.

* * *
Башта уйнаган җил иң башлап кесәдәге акчаларны җилгә очыра.

* * *
Җырчы боза алмаслык җыр юк.

* * *
Хәзерге кызларга ошау өчен яки бай, яки чибәр, яки акыллы, яки песи булырга кирәк.

Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан

(Барлыгы 236 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .