kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Татарча статуслар, цитаталар

Сәләмәт милләт миллилек турында уйламый.

* * *
Унбишь яшьтә ана булган кеше алтмыш яшьтә бала булачак.

* * *
Баш кешегә эшләр өчен түгел, башкаларны эшләтер өчен бирелгән.

* * *
Кайчагында иң көчле, иң чыдам хатын-кызның да гади генә йомшак ир-ат буласы килә.

* * *
Хатын-кыз барсын да эшли ала. Тик теләсә-кем белән түгел.

* * *
Күргән саен мине ходай белән бутыйлар: «Я, ходай, тагын синме?» — диләр.

* * *
Кеше аз гына гомерен ничек яшәп бетерергә белми һәм мәңге яшәү турында хыяллана.

* * *
Бүгенге кеше бар көчен биреп үзенең тирәсендә читлек хасил итә һәм шул читлектән чыгу юлын таба алмыйча сарыга сабыша.

* * *
Хатыныгыз дәшми икән, аны бүлдермәгез.

* * *
Барлык акчаны да эшләп алалмыйсың. Кайберләрен урларга туры килә.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

* * *
Бушка сыйлаган урыннан оптимист ярым исерек, ә пессимист ярым айнык китә.

* * *
Кызлар, сезгә гашыйк булган кәҗәләргә һәм ишәкләргә ачуланмагыз. Бакча капкасын ябып йөрергә кирәк иде.

* * *
«Адәм бәхетеннән үлмәсен өчен, ходай тәгаләбез Хәуваны яралтты.»

* * *
Акча артыннан куарга кирәкми, аңа каршы барырга кирәк.

* * *
Эчәргә теләсәң, бәхетле чакта гына эч — беркайчан да эчкече булалмассың.

* * *
Ходай ахмаларны ярата. Яратмаса, аларны шулкадәр күп һәм төрле итеп ясамас иде.

* * *
Матур тормышта батырлыкка урын калмый.

Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан

(Барлыгы 681 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .