kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Тәмле нәрсә тешләнгән була

* * *
Чиновникны күпме ашатма, ул барыбер Көнъчыгышка карый.

* * *
Рәсәй — бөек компромислар иле, шуның өчен электричкаларның бер вагоны — йомшак, икенчесе — җылы, өченчесе — тавышсыз.

* * *
Безнең һәркайсыбызда бала яши, аңа шоколад алырга онытмагыз.

* * *
Шак катыргыч нәрсә ул имтихан! Берәүләрне сорау шак каттыра, берәүләрне – җавап.

* * *
Бер телдә сөйләшү бер-береңне аңлауга сәбәп була алмый.

* * *
Киңәшкә колак салмаганның колагын борудан файда юк.

* * *
Ул ир-егетләрне сокландырыр өчен түгел, ә хатын-кызларны көнләштерер өчен матурлана.

* * *
Интернет барлыкка килгәнче кайберәүләр үз сүзе өчен ипи шүрлегенә өлеш ала иде.

* * *
Эш хәвефсезлеге кагыйдәләрен ул үзенең өч бармагы кебек белә.

* * *
Гаилә тормышы кайберәүләрне шулкадәр нык чыныктыра, алар үлемнән дә курыкмый башлый.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

* * *
Татарда ике бөек шәхес бар. Берсе – Тукай. Икенчесе гел алышынып тора.

* * *
Яшәү мәгънәсен тапкан. Яшеренер урын эзли.

* * *
Тәмле нәрсә тешләнгән була.

* * *
Украина банкларында кредитка баткан кырымлылар! Без сездән көнләшәбез!

* * *
Ир-егетнең эчендә игез арыслан булыр. Берсе — өенә тартыр, берсе – күршегә борыр.

* * *
Төрле дөньяда яшәү өчен бер бүлмәдә булу мотлак түгел һәм киресенчә.

* * *

Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан

(Барлыгы 130 карау, бүген - 2 кеше)
@Mail.ru .