kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Лайфхак — нәрсә ул?

Интернет белән таныш һәркемнең лайфхак дигән сүзне очратканы бардыр. Әлеге төшенчә безнең көнкүрешкә 2006 елда килеп керде. Инглиз теленнән “lifehack” сүзе “тормышны вату” сыманрак тәрҗемә ителә һәм тормыштагы кайбер күнегелгән күренеш яки гадәтләрне җимерү, үзгәртү, җиңеләйтү, дигән позитив мәгънәне аңлата.

Лайфхаксыз бик күңелсез булыр иде. Лайфхак кешеләрне иреклерәк итә. Асылда, ул үзенчәлекле киңәшләр системасы, билгеле бер методика, эш стратегиясе. Лайфхаклар вакытны янга калдырырга, көндәлек мәшәкатьләрне җиңел башкарып чыгарга ярдәм итә.

“Лайфхак” төшенчәсе узган гасырның 80 нче елларында ук барлыкка килә. Аны программист-оптимизаторлар уйлап таба. Башта “хак” дигән өлеше генә кулланылышка керә, ул алга куелган бурычны мөмкин кадәр нәтиҗәле итеп башкаруны аңлата. Соңрак “лайф” (“тормыш”) дигән өлеше өстәлә. Башта программистларның сөйләмендә генә кулланылышта йөри.

2004 елда Британия журналисты Дэнни О’Брайен “лайфхак” сүзен тормыш-көнкүрештә дә кулланырга кирәк, дигән тәкъдим белән чыга. 7 ел үтүгә “Лайфхак” сүзе Оксфорд сүзлекләренең барлык веб-сәхифәләрендә урын ала.

Бүген лайфхаклар – төрле проблемаларны җиңел итеп хәл итүне аңлата. Лайфхаклар ярдәмендә акчаны янга калдырырга, аз көч түгеп, күп эш башкарырга, вакытны экономияләргә була. Эштән өйгә кайтканда, хәтерне яхшыртырга, офиста, өйдә, ашаганда, сәламәтлекне саклаганда, күңел ачканда, хайваннарны караганда, ремонтлаганда, төзелештә, иҗатта һәм хәтта мәхәббәттә дә лайфхаклар кирәк икән.
Лайфхак булган идеяне оригиналь итеп башкаруны аңлатуын онытмаска кирәк. Ягъни, өр-яңадан нәрсәдер уйлап чыгарырга кирәкми, ә булган идеяне креатив итеп эшләп бетерергә кирәк.
Бөтен дөньяда лайфхак хәрәкәте барлыкка килгән инде. Ул дөньяга үзенчәлекле караш.

Лайфхак билгеләре:
​ ресурсларны экономияләү;
​ тормышның төрле өлкәләрен гадиләштерү (уку-укыту, эш, шәхси үсеш һ.б.);
​ проблеманы оригиналь хәл итү;
​ куллануда җиңеллек;
​ җәмгыятькә файдалы булуы.

Сезнең иҗади тәҗрибәгездә әлеге билгеләр бар икән, белеп торыгыз: сез лайфхак уйлап чыгаргансыз! Бүген лайфхакны теләсә кем уйлап чыгара ала: теләк һәм ихтыяҗ гына булсын!
Мисал өчен, берничә шундый лайфхак. Боларны укыгач, “Мин дә болай булдыра алам!” дип әйтәчәксез яки тагында остарак хәйлә тәкъдим итәчәксез.

Мисаллар:
1. Чәчкә ябышкан сагызны арахис пастасы яки вазелин белән майласаң, ул җайлырак кубачак.
2. Тәрәзәләрне эчке яктан буйга, тышкы яктан аркылыга сөртергә кирәк.
3. Ванна бүлмәсендәге көзге тирләмәсен өчен, аңа кырыну өчен күбек сиптереп, сөртеп алырга кирәк.
4. Спорт белән шөгыльләнгәндә кия торган аяк киемендәге исне сода бетерә һ.б.

Лайфхак игән сүз яңарак кына кулланышка керсә дә бүген генә барлыкка килгән нәрсә түгел. Һәр эшнең җаен белү, хәйләсен табу борын-борыннан килгән. Аны элеккеләр «сол» (ысул) дип тә атаганнар. Гади генә итеп «җай» дип тә йөрткәннәр. Һәр эшнең үз җае бар.

Мәсәлән:
1. Инә күзенә җеп җиңелрәк керсен өчен җеп очын сабынласаң, ул тизрәк керә.
3. Суганны әрчер алыннан пычакны салкын суда тотсаң, әчесе күзгә керми
3. Йомырканы пешеп чыккач, салкын суга салып тотсаң, җиңел әрчелә
4. Киемгә көя килмәсен өчен, эченә махорка куялар

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

Күренүенчә, «лайфхак» ул борын-борыннан килгән гамәлгә, тормышны җайлырак итү өчен хәйлә уйлап табу күренешенә, кушылган яңа атама гына. Тормыш хәйләсе.

«Сөембикә» журналыннан

(Барлыгы 89 карау, бүген - 3 кеше)
@Mail.ru .