kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

РӘХИМ ИТЕГЕЗ!

Бу сәхифә — Марат Кәбиров сайтының кушымтасы. Сез монда тормыш, көнкүреш, милләт темаларына кагылышлы язмалар, файдалы киңәшләр һ.б. кызыклы күзәтүләр белән таныша аласыз. Утыз елдан артык сәхнәдә концертлар алып барган язучының көлке капчыгы да шактый мулдан. Алары — юмор бүлегендә. Рәхәтләнеп көлергә дә, ни елмаерга, ни еларга белми аптырап калырга да мөмкин. 

«Караңгы почмак» дип аталган бүлектә — коточкыч жанрына караган кыска хикәяләр. Боларын төнгә каршы укымагыз — саташып чыгарсыз. Ә менә авторның мәхәббәт турындагы кыска хикәяләрен тәүлекнең теләсә-кайсы вакытында укып хисләнергә мөмкин. Котлаулар, тостлар бүлеге дә күңелегезгә хуш килер, анда бик кызыклы язмалар бар. Шул исәптән, «Күңелле табын» китабына кергәннәре дә. Китап белән монда танышырга мөмкин — сылтанма.

Бу сәхифә даими рәвештә тулыланып бара. Яңадан яңа язмалар барлыкка килә, яңа бүлекләр ачыла. Шуңа күрә, даими рәвештә сайтка кереп, күзәтеп барыгыз. Избранныйга салып куегыз, социаль челтәрдәге аккаунтларыгызга репост ясагыз. Бу безнең өчен дә зур стимул булачак.
Булганыгыз өчен рәхмәт! Бергә атлыйк. Бергә күңеллерәк.

Татар дөньясы

Безнең тормыш

Караш

Татарча лайфхак

Әдәбият остаханәсе

Татарча юмор

@Mail.ru .