kicheru_yuk_1200x500
Миллион
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Ахмаклык

Кайчагында мин үземнең иң акыллы, иң белдекле, иң камил зат булмавыма хәйран калам. Бу үзе үк берәр төрле кимчелектер инде. Югыйсә, шулай булырга тиешмен бит. Гомерем буена мине кемнәрдер нәрсәләргәдер өйрәтергә тырыша. Гомер буена көн саен. Врачлар иртән торгач гимнастика ясарга, дарулар эчәргә, дөрес тукланырга, юкка-барга борчылмаска, эчке һәм тышкы әгъзаларны сакларга өйрәтә. Мәчет манарасыннан яңгыраган авазлар Ходайга рәхмәт әйтеп, һәр көн өчен сөенеп, иман юлыннан барырга куша. Мин нәрсәдер эшләгән вакытта янымнан узып баручылар кадак-чүкечне ничек тотарга, багананы ничек утыртырга, яки башка һөнәрләргә… Хәтта укучыларның бер өлеше мине ничек язарга өйрәтмәкче була. Хәтта хатын…

Мин кайберләренә чынлап та өйрәнергә тырышам. Килеп кенә чыкмый. Кайберләрен өнсез генә уздырып җибәрәм. Кайсыларын ачыктан-ачык кире кагам. Тик барсын да тыңларга мәҗбүрмен. Әгәр тыңламыйм икән, үзен әллә кемгә куя, акыллы булып кылана дип уйлаулары бар. Акыллы булып кылану һәм акыллы булу икесе ике нәрсә, тик аларның икесен дә бер дәрәҗәдә яратмыйлар. Акыллыларны бигрәк тә. Шуңа күрә акыллы кешеләр һәрчак диярлек ахмак булып кыланырга мәҗбүр. Тәртип бозарга, вак-төяк гөнаһлар кылырга, юләрлекләр эшләргә, һич югында үзләрен өйрәтүчеләрне тыңлап торырга. Бары тик акылың барлыгын гына сизмәсеннәр. Акылыңны күрсәтү ул башкаларны кыерсыту кебек тоела. Ахмакларга үзләренең ахмак икәнен аңлату — ул кешелекне кимсетергә тырышу шикелле үк тупас һәм мәгънәсез гамәл.

Кызык инде бер карасаң… Ниндидер авыр нәрсә күтәрергә дә кирәк була кайчагында. Менә шул вакытта биле авырткан кешегә: “Абзый, тотынма, синең бит билең авырта”, — дип әйтәсең. Аксакларны йөгереп йөри торган эштән читләштерәсең: “Интекмә, синең бит аягың эшләми,” — дисең. Алар моны аңлап һәм бик шатланып кабул итә. Һәрхәлдә, мондый сүзеңә үпкәләмиләр. Авыр мәсьәләләр чишәргә дә кирәк була кайвакытта. Менә шундый чакларда берәрсенә: “Абзый, маташма, синең бит башың эшләми,” — дип әйтәсең икән, аның мәңгелек дошманына әйләнәсең. Сине ахмаклар беркайчан да аңламый да, гафу да итми.

Шуңа алай дип әйтеп булмый. Бу иң яман расизмнан да, шовинизмнан да авыррак дискреминация булып ишетелә. Кеше хокукларын бозу. Ахмаклыкка һәркемнең хокукы бар һәм ул аннан бар көченә файдалана да. Шунлыктан бездә бөтен кеше дә бөтен кешене өйрәтә. Врачларны ничек дәваларга өйрәтәләр, сәясәтчеләрне — ил белән идарә итәргә, язучыны — язарга, җырчыны — җырларга, сугышчыны — сугышырга… Синең бу өлкәдән ерак булуың, бернәрсә дә аңламавың берни түгел, иң мөһиме — өйрәтергә кирәк. Өйрәтү — акыллылык билгесе дип уйлый бар кеше дә. Чынында аз гына бүтән төрлерәк ул: өйрәтергә бөтен ахмак та булдыра ала, ә өйрәнү өчен акыл кирәк.

Әгәр ниндидер акыллы гамәл кыласыз, яки фикер әйтәсез икән, ахмак сезне дөрес аңлый алмый һәм үзенең аңлый алмавы өчен дә үзен түгел, ә сезне гаепли.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

Акыллы кеше белән ахмакны ничек аерып була соң? Булмый. Берничек тә. Кайчагында ахмаклар да соклангыч гамәл кыла, тик бу аларның чын халәтен билгеләми, бу акылның кунакка гына килгән чагы да булырга мөмкин. Акыллы кешеләр дә ахмаклык кылып ташлый. Бу да кешенең асылын күрсәтми, акыллары ахмакларга кунакка киткән чак булуы бар.

Ә үзеңнең ахмак икәнеңне ничек аңларга? Монсы бик гади генә. Бөтен ахмак та үзен акыллы дип уйлый. Һәм киресенчә, үзен акыллы дип уйлаган чагында бөтен кеше дә ахмак. Ләкин үз ахмаклыгыңнан кыенсынырга ярамый, аны байрак сыман бер куркусыз күтәреп йөртергә кирәк. Барсы да белеп торсын — без күп һәм көчлебез.

Марат Кәбиров


Арзан бәягә ял ит!


(Барлыгы 12 карау, бүген - 1 кеше)


@Mail.ru .