Рәхмәт әйтергә кирәк
Шырпы сызам. “Сызып җибәрүгә үк гөлт итеп ялкын кабына,”- диюдән дә рәхәтрәк нәрсә булмас иде. Тик ул кабынмый. Мин тагы сызып җибәрәм. Кабынмый. Шырпы очындагы күкерт чәрдәкләнеп оча. Икенче бөртекне алам. Юк. Өченчесен. Дүртенчесен… ансы да кабынмый… Шайтан алгыры! Безнең авыл кибетендә генә шундыйны саталар микән ул, башка җирдә дә шулай микән… Борыңгы чор кешесе таш белән дә тизрәк эш иткәндер. Ә монда шырпы! Шулай дип чүп савытына очырганда теге кабынып китә. Ярый әле ул савытта янып китә торган коры-сары түгел. Сүнә. Мин тагы шырпы сызам. Монсы да кабынмый, тик мин ташламыйча бераз көтеп торам. Ниһаять!
Тәмәке кабызырга итәм. Суырылмый. Шырпы сүнә. Мин сигаретны уалап карыйм. Башында сөяк кебек бер нәрсә бар икән. Аны яндырып җибәрү өчен бензин сибәргә кирәктер, мәңге кабынырлык түгел. Йолкып ташлыйм. Шырпы сызам. Хәзер инде шырпы кабынмый. Булмый болай. Кибеткә кереп зажигалка алып чыгам. Арзанрагын. Аның төймәсенә басуга четердәп… юк, очкын түгел… четердәп ташы чыгып оча. “Юк инде, бер генә бирелгән гомереңне шулай әрәм итәргә,” — дип шырпысын да, зажигалкасын да, тәмәкесен дә чүп савытына ыргытам. Тартуны ташларга кирәк. Үзем ише бәндәләрне шулай тәрбияләп, ялгыш юлдан дөрес юлга чыгарга мөмкинлек биргәне өчен шырпы ясаучыларга да, аны сатучыларга да, хөкүмәткә дә рәхмәт укыйм. Сәламәт тормыш рәвешенә күчәргә кирәк. Аннан да арзанрак бәхет юк. Кадерен белгән адәмгә, әлбәттә.
Тик алай гына да түгел икән. Койма тотасы бер ара җир бар иде. Баганасын утырттым, җепсәсен беркеттем. Бик зур авырлык белән. Тимерне эретеп ябештерү өчен электрод дигән нәрсә була. Менә шул электродның кирәкле маркасын алып кайттым. Болары да шырпы сызган шикеллерәк булып чыкты. Ярый инде, тырыша торгач булды, эшләнде. Хәзер калай ябыштырырга кирәк. Профнастил. Аның тимергә бора торган махсус шөрепләре була. Олы бер капта шул шөрепләрнең тимергә керә торганнары берничәү генә була икән. Калганнары гел брак булып чыга. Мин шул әйбәтләре белән тишәм, аннан соң кире алам да, тимергә керми торганнарын борып куям. Һәр нәрсәнең җае бар… Кадаклар белән дә шундыйрак хәл икән. Чүкеч күрү белән оста гимнастлар шикелле бөгелеп төшәләр. Мин баштарак:”Әллә болар иске кадакларны төзәтеп, буяуга манып кына саталар микән соң?” — дип уйлаган идем. Алай булып чыкмады бугай. Сүтелгән сарайдан суыртылганнарын төзәтеп кагып карадым. Алтмыш-җитмеш ел утырган иске кадаклар ныклырак булып чыкты.
Безнең хакта кайгырту нәтиҗәсендә шулай эшләгәннәрдер инде аны. Дөнья бик ышанычлы түгел, тимер-томыр да, төзелеш кирәк-яраклары да бик кыйммәт, хезмәт хакы трибуналар артында һәм матбугат битләрендә генә күтәрелә… Шуңа күрә, көчләрен дә, акчаларын да юкка әрәм итеп, төзелеш белән маташмасыннар, үзләрен сакласыннар, ял итсеннәр, витамин ашасыннар дип уйлаганнардыр. Шулай булгач, рәхмәт әйтмәс җирдән рәхмәт әйтәсең инде. Башка чараң юк.
Тагы да мисаллар китереп тормыйм инде. Һәр өлкәдән җыеп су буе сузарга булыр иде. Һәркайсында — халык турында кайгырту сизелеп тора. Кайберәүләр шуны дөрес аңламый, рәхмәт әйтәсе урынга ләгънәт укыйлар. Зарланалар. “Ике балык алган идем, берсе исләнгән булып чыкты,” — ди берәү. Зарланасы юк бит инде монда. Исләнгән икән, ашама. Сатып алган нәрсә бит, ди. Сатып алма. Акчаң янда калыр. Менә бит ничек тырышалар синең акчаңны саклау өчен. Ә син бар дип тә белмисең, өстәвенә зарланып торасың. Рәхмәт әйтергә кирәк!
Игътибар!!! Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый... |
Гомумән, тормышта я зарланып ләгънәт укыйсың, я шатланып рәхмәт әйтәсең — икенең бере генә. Кайсын сайласаң да фәкать үзең өчен. Моннан башкаларга файда да, зыян да булмый. Ә рәхмәтле юлны сайлау отышлырак. Шуңа мин һәрвакыт сезнең барыгызга да рәхмәт укып яшим. Кайгыртуыгыз, хәстәрлегегез өчен.
И, икенче юлны сайлаучылар миңа да рәхмәт укып туялмый торгандыр инде…
Марат Кәбиров