kicheru_yuk_1200x500
Миллион
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Кырмыскалар

Без кечкенә вакытта мәктәп тәрбиясе бик яхшы булгандыр инде, һәртөрле урман җанварларына, без бер тапкыр да күрмәгән җан ияләренә карата да якты караш тудыра торганнар иде. Карга, төйлгәннәр дә ул кадәр үк коточкыч түгел икән, аларның да үз вазыйфасы, файдасы бар. Аю бүреләр дә… Бүре белән кырмыскаларны урман санитарлары дип атаганнары хәтердә калган. Печән чапкан вакытларда кырмыска ояларына бик еш юлыгабыз. Мин аларның тырышлыгына, бердәмлегенә сокланып күзәтәм. Үзләреннән әллә күпме зуррак агачларны да җилтерәтеп алып баралар. Бер минутка да туктап ял итмиләр. Бу миңа да көч өстәгәндәй була, эшкә тотынгач, үземдә дә кырмыска моторы утыргандай тоела иде.

Соңрак аларның динозаврлар дәвереннән бирле яшәгәннәрен белдек. Унбиш меңгә якын төрләре бар икән. Болар да нәкъ безнең шикелле үк төрле һөнәр ияләренә бүленә: сакчылар, ашнакчылар, солдатлар, һ.б. Һәрбер гаиләнең үз исе, үзенә генә хас кануннары була. Боларның табигатендә колбиләүчелек элементлары өстенлек итә: башка оя кырмыскаларын әсирлеккә алып, үзләренә эшләтергә һәваәсләр. Кырмыскаларның зурлыгы ике миллиметрдан алып биш сантиметрга кадәр. Гомерләре уртача өч ел тирәсе, ә аналары егегерме яшькә хәтле җитәргә мөмкин. Алар юлны хәтерендә калдыра белә, беркайчан да адашмыйлар, нинди катлаулы лабиринтларга керсәләр дә үз ояларына туры юлдан кайталар. Үзара аралаша беләләр: разведчиклар, әйтик, кайда ризык барлыгын ачыклый да ашнакчыларга җиткерә, тегеләре шунда барып азык-төлек алып кайта. Аларның йөрү тизлеге секундына 7,62 сантиметр икән, адәм теленә күчерсәң, сәгатенә 55 километр килеп чыга…

Менә шундый соклангыч җан ияләрен ничек хөрмәт итмисең инде. Мин яшьрәк чакта хәтта “Кырмыскалар” дип аталган бер шигырь дә язган идем әле. Алар мине күрмиләр дә, Белмиләр дә барлыгымны — Тормышларын я төзешә, Я җимерә алырымны” — дигәне хәтердә калган. Ояларына югарыдан карап торганда үземне кырмыскалар алласы шикеллерәк тойганмындыр инде. Әллә ничә тапкырга зуррак адәм баласы өчен ояларын туздырып ташлау берни дә түгел ич. Оясын туздырсаң, аларның тормышы җимерелер, гаиләләре юкка чыгар шикелле.
Шиш!

Бер мәлне теге соклангыч җан ияләре верандага ияләште. Баштарак бик игътибар итмәдем, авыл җирендә бүлмәгә чебен дә, бал корты да керештерә, Кырмысканы да шундый вакытлы кунак дип уйлаганмындыр. Бер мәлне боларның күп икәнлеге ачыкланды. Кайчагында сугышка киткән солдатлар шикелле тезелешеп йөри башладылар. Югарыдан карап торганда матур, әлбәттә. Җиңү парады шикеллерәк. Гомумән, кырмыска ул җирәнгеч зат түгел бит инде… Ләкин соклангыч җан иясе дип аны кочаклап, башыннан сыйпап та яталмыйсың. Артык күбәеп киткәч, ул әле эчеңне дә пошыра башлый, тәнне кычыттыра, анда да кырмыска йөридер кебек тоела.

Бетерергә кирәк иде боларны. “Чайный сода” диләр бит инде. Шуны сибәргә киңәш иттеләр. Бер ярдәме дә тимәде. Тоз да шулай булды. Шуннан борный кислота дигән нәрсәне шикәргә, балга, ярмага, тагы әллә нәрсәләргә кушып биреп карадым. Янәсе, агулы ризыкны өйләренә алып кайталар да аналарына ашаталар — шуннан теге агуланып үлә, я бөтен кабиләсе белән бу куркыныч җирдән качып китә. Китте ди, көтеп утыр!

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

Мондый җиңел юл белән барып чыкмагач, агуларга күчтем. Дөньяда нәрсә бар, бөтенесен дә биреп карадым. Бер файдасы да булмады. Ике өч көнгә югалып торалар да, котылдым дип җиңел сулау белән “пылт” итеп килеп чыгалар. Миңа агу сата торган кибетче, иномарка алып утырды, ә кырмыскалар бетмәде.

Ахыр чиктә, верандадагы бөтен нәрсәне чыгарып, идән сайгакларын куптарып алдым. Ояларын табып аналарын себереп түгәргә исәп. Аналарын табып булмады. Оя дигәне дә бер урында гына түгел, сай гына булып буйдан-буйга сузылып киткән. Идән астын тулысынча чистартып, казып, агулап чыктым. Берничә көн ара калдырып, торым-торымга әллә ничә төрлесен сиптем. Бер кырмыска заты да калмавына тәмам ышангач кына сайгакларны куеп, әйберләрне кертеп тутырдым. Бетте.
Мин сөенеп туялмадым. Ә икенче җәйгә тагын килеп чыктылар… Берничә ел инде шулай. Быел ничек булыр, әйтү авыр. Әгәр сез килгәндә шулар белән маташкан чор булса: “Сантыйланган икән бу, веранда астында түтәл казып йөри,” — дип уйламагыз, яме. Кырмыска дигән сүзне хәзер әйтәсем дә, ишетәсем дә килми.

Дөньяда соклангыч җан ияләре бик күп. Аларның мөмкинлекләре дә, үз-үзен тотышлары да гаҗәпкә калдырырлык. Ләкин… Соклану өчен аларның ераграк булуы хәерле. Соклана алу өчен ара кирәк.
Марат Кәбиров


Арзан бәягә ял ит!


(Барлыгы 30 карау, бүген - 1 кеше)


@Mail.ru .