Җир бу!..
Җир бу!.. Көз көне бакчага тирес кайтарып тутырдык. Җир күптән эшкәртелмәгән, ашланмаган иде. Үзең алып ашау белән генә түгел бит, җиргә дә күпмедер бирергә, аны да тәрбияләргә кирәк дип уйладык. Бөтен тирә-як тирес исе белән тулды. Элегрәк, авылда малны күпләп асраган вакытларда мондый хәлләр бик сизелми иде әле, ул бик табигый ис, авыл сулышының бер өлеше кебек тоела иде. Ә хәзер… Тирес исе бары тик безнең бакчадан гына ургыла. Тыкрыктан узган нәфис танаулы затлар авыз-борыннарын каплап уза, урамнан үтүчеләрнең дә кашлары җыерыла. Ә минем авыз ерыла гына. Бакчага карыйм да сөенәм. Таратып ташланган тирес шулкадәр матур булып тоела. Аның исе дә сасы түгел кебек. Әйтерсең, мин җиремне сыйларга дип тәмле ризык әзерләгәнмен дә тирә якка шуның исе таралган. Рәхәт шундый, иң хөрмәтле кунагыңны кадерләгән сыман.
Бераздан теге бакчаны сөреп чыктылар. Кап-кара җир калды. Тиреснең әсәре дә, хәбәр-хәтере дә калмады. Тирә-якта бары тик дымлы туфрак исе. Аның өстенә ниндидер кошлар килеп куна, суалчан чүплиләрме, оялары актарылган тычканнарга сокланып йөриләрме — ансын сорарга баш җитмәде. Мин шушы чөм-кара туфракка гашыйк идем. Ул бакчаңны иң матур төскә буяп куйган шикелле. Өй тәрәзәсеннән күз салсаң да, ихатага чыгып карасаң да саф матурлык булып күңелгә уелып тора. Сокландыра да. Сөендерә дә. И, көздән сөрелеп куелган бакчадан да матуррак, затлырак нәрсә дөньяда юк инде ул.
Теге матурлык беркадәр уңа төшкәч, кар тотарга дип иске такталардан көйләнгән койма сыман нәрсәләр тезештереп куйдык. Алар да шулкадәр матур булып күренде. Ә кар явып киткәч, шатлык чыганагына әверелде. Кар сарыла тегеләргә. Тимер челтәр белән әйләндереп алынган бакчаларның бөтен кары шул коймаларга килеп сарыла. Кар дигәч тә аларның да бөтен хыяллары бөтерелеп очып йөрү генә түгелдер инде, аларга да барып сыгыныр урын кирәктер. Бер карасаң, дөньядагы бөтен затлар да бераз кешегә охшаш бит ул. Баш орыр, арка терәр урын эзлиләр. Бу кар бөртекләре дә шулай сарылыр җир эзләп бөтен бакчаларны урап чыгалар да без куйган коймаларга барып сыеналар. И, шатланалардыр инде, аяк терәр урын таптык диеп. Шунда тормыш корырга тотыналардыр, тернәкләнеп, тамыр җәйгән сыман итеп китәләрдер. Бакча шундый кар бөртекләре белән тулды, алардан биек кенә өем хасил булды. Шул өемнәрдән дә зуррак шатлык барлыкка килде. Караган саен күңел сөенеп тора. Бакчаңа көмеш яуган шикелле.
Җир бу. Бер карасаң, безнең аңа артык мохтаҗлык та юк — ярты гомеребез авылда, яртысы шәһәрдә уза. Шәһәрләрнең дә кибет-базарлары ярлы түгел, ни теләсәң шуны алып була. Казан авылдан ерак булгач, без моннан берни дә диярлек алып китмибез. Җыеп алганның күп өлешен якын кешеләребезгә күчтәнәч итеп биреп бетерәбез. Җир өчен сөенүебез, аның күңелен күрергә тырышуыбыз матди мохтаҗлыктан да, ризык хасиятеннән дә түгел. Аннан гына түгел.
Җир бу. Ата-бабалардан калган. Бабаларның да күбесе минем яшькә җитә алмаганнар, һәркайсы төрле сугышларда һәлак булган. Ил өчен инде. Ватан өчен. Төрле исемнәр белән аталса да мәгънәсен җуймаган шушы җир өчен. Соңгы йөз илле ел эчендә безнең нәселдә иллегә җитә алган ир кеше фәкать мин генә. Бу җир миңа шуңа да кадерле. Мин аны ашлаган-эшкәрткән саен ата-бабаларымны кадерләгән сыман булам.
Игътибар!!! Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый... |
Ә сез миңа патриотизм турында сөйлисез. Ватанны, илне, халыкны яратырга кирәк дисез. Барсы да җирдән башлана. Туган туфрактан. Шул туфракта борын төрткән үләннәрдән, үлән арасындагы бөҗәкләр җырыннан, шунда тәгәрәп үскән кош-кортлардан, мал-туардан… һәм әлбәттә үз туфрагында борынлап күккә баккан адәм балаларыннан. Кеше күкләргә омтылса да җиргә тартылып яши. Ул үз тиңдәшләрен иңдәш итеп яши. Үз җире өчен сөенә алмаган адәм иле өчен дә сөенәлми. Сөендерәлми дә. Ил биләмәләре аңа картадагы сызыклар булып кына күренә. Ул сызыкларны җуярга да, үзгәртергә дә мөмкин.
Ә туган туфрагыңны җую мөмкин түгел. Ахыр чиктә без барыбыз да шунда кайтабыз. Җир бу!
Марат Кәбиров