kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Җитешсезлек

Мин кайчагында: “Бу тормышта бернинди җитешсезлек тә булмаса, ничек әйбәт яшәр идек икән?” — дип күзаллап карыйм. Килеп чыкмый. Адәм баласын да, тормышның үзен дә шул дәрәҗәдә күз алдына китереп булмый. Барсы да илаһи камиллек белән башкарылырга тиеш бит инде ул чакта. Математик төгәллек белән. Кибеткә кереп нәрсәдер сатып алган шикелле. Керәсең, тиешле сумманы түлисең, сиңа сораган тауарны төреп бирәләр. Шул рәвешлерәк. Тик һәр өлкәдә болай эшли алу өчен роботлар төгәллеге таләп ителә. Кеше алай итә алмый. Ул я ялгыша, я харәмләшә… Әйтик, кибетче син сорган нәрсәне күбрәк, яки азрак үлчәп бирә. Я сдачаны дөрес кайтармый. Я бүтән төрле җитешсезлек килеп чыга…

Кем генә, нинди генә, кайчан һәм кайда гына булмасын, адәм баласының ким дигәндә бер кимчелеге, җитешсезлеге була. Җитешсезлек кешене хаталанырга мәҗбүр итә. Шул хатасын төзәтергә теләп, ул үзе ниятләгәннән дә яхшырак гамәлләр кылып ташларга мөмкин. Һәр очракта да алай килеп чыкмый, әлбәттә. Бәхеткә каршы, кешенең кимчелеге дә берәү генә түгел. Шуңа ялгышуы да һәр адымда. Бер ялгышын төзәткәндә булмаса, икенчесендә ул яхшылыкка ирешә.

Яшьрәк чакта минем бер кәеф-сафа корырга ярата торган иптәш егет бар иде. Гайбәтен саталар инде моның авылда. Фәлән яшькә җиткән, тормыш турында уйлап та бирми, кайчан карама, гел бәйрәм итү тарафында, ата-анасы ничек түзә микән шул җәфага, диләр. Ялкау, зәгыйф, имгәк… берсе дә калмый. Тетәләр генә, кыскасы. Ә тегенең исе дә китми, һаман үз юлына тугъры кала.
Бер карасаң, гайбәтен сатучылар да хаклы инде. Яше кергән, башы бар, дүрт саны төгәл кешенең, ул хәзер азрак уйга килергә, ничек яшәү турында уйларга тиеш. Кәеф-сафа юлында йөрү чын ир-егет гамәле түгел, ул бүтәннәрнең дә эчен пошыра, ачуын чыгара. Бу зур җитешсезлек.

Тик кеше гайбәтен чәчү ул үзе дә бер кимчелек. Сөйләгән кеше бит аны теге кешене әйбәтрәк итү өчен түгел, ә үз бәясен күтәрү өчен сөйли. Тегене кимсетү белән ул үзен зуррак итеп күрсәтергә омтыла, һич югында, үз эгоизмын сыйлый, мин-минлеген канәгатьләндерә. Шулай булмаса, ул арттан сөйләнеп йөрмәс, ә егетнең үзенә килеп әйтер, тәнкыйтьләр, тиргәр, ярдәм итәр, аны яхшылык юлына сөйрәп чыгарырга тырышыр иде. Тик болай итүче сирәк. Барсы да моның артында чәйнәшүне кулайрак күрә. Гайбәт ул булдыксызларның таяну ноктасы, шуңа басып алар Җир шарын да җилпеп, җилләтеп алырга мөмкиннәр.

Бер мәлне теге егет гашыйк булды. Һәм үзе турындагы гайбәтләрнең файдага түгеллеген аңлады. Тормышын бөтенләй бүтән якка борды. Бу аның үз ялгышын төзәтергә тырышуы иде. Төзәтте. Тик мәгъшукасы күңелен барыбер яулый алмады. Телдән-телгә йөргән даны да комачаулагандыр. Ахыр чиктә, ансы бик мөһим дә булып чыкмады бугай. Үз ярын тапты, дөньясын корды. Хәзер бар тирә-якны сокландырып матур, мул тормышта яшиләр, балалар үстерәләр. Әти-әниләрен урын өстендә карап, кадер-хөрмәттә җирләделәр. (Монсы да бик мөһим, ата-ана кадерен белмәгән бәндәне кешегә дә чутлыйсы түгел.) Ул ирнең кулыннан килмәгән эше юк, бер минутка тик тора белми, гаиләсе өчен өзелеп тора.

Ни өчен сөйлимме моны?
Кешенең әйбәт яклары да бар. Берәүдә дә ул берәү генә түгел. Шулай да аларның кадерен белү мөһим, вак-төяккә әрәм итәргә ярамый. Минем әйбәт сыйфатларым, мәсәлән, үзем турындагы гайбәтләр белән көрәшү өчен түгел. Көнчелләр, үчлеләр, мәкерлеләр өчен дә сарыф ителмәсен. Бер җитешсезлекне икенчесе белән сугыштырып яшәргә кирәк. Уз кимчелекләреңне башкаларныкы белән. Кайсы җиңсә дә үзеңә файда була. Дөньяга да. Гади генә фәлсәфә шундый…

Марат Кәбиров

(Барлыгы 1 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .