Зурлык
Иптәш малай белән төзелеш кирәк-яракларының бәяләрен чутлап чыктык та:
— Яп-яланаяк, әйбер бигрәк кыйммәт — бер айлык хезмәт хакы ун метр җирне коймалап алырга да җитми, — дип үртәлеп тәмәке кабыздык. Чынлап та шулай инде, бөтен кибетләр дә кешегә үзенең ни дәрәҗәдә мескен икәнен төшендерер өчен төзелгән шикелле. Тик алмый да булмый, нәрсәдер эшләргә, ничектер яшәргә кирәк… Кредитка булса да керергә туры килә. Кредитның бер әйбәт ягы бар аның — күпме булса да түлисең. Ай саен егерме мең җыеп бара алмыйсың, ә кредитны хет иллегә җитсә дә ерып чыгасың. Зарланасың, сукранасың, мең юлын эзлисең, табасың, бурычыңнан котыласың һәм тагын кереп чумасың. Һәм тагын… Тормыш дәвам итә.
Без дә шулай зарланышып алдык та төзелеш әйберләре алырга дип район үзәгенә кузгалдык. Авылда йортлар зур, матур хәзер. Кемгә керсәң дә сокланусыз әйләнеп чыкмалы түгел. Шуларга карап барганда бер күренеш искә төште.
Без кечкенә идек әле. Өлкәннәр арасында бер мәлне шундыйрак сүз таралды:
— Район үзәгендә берәү йорт төзеп куйган! Күрдегезме? Ике катлы! — дип сокландылар алар, — шуңа тикшерү килгән икән…
— Шпион дип уйладылар микәнни? Ул бит чит илдән кайткан, имеш.
— Юк, гаебен тапмаганнар алай. Чит илдән түгел, Себердән кайткан икән.
Район үзәгенә барган һәрбер кеше шул йортны күреп кайта торган булып китте. Аны барсы да соклану катыш көнчеллек белән «зур йорт» дип йөртә башладылар. Бер мәлне без дә барып карадык. Йорт чынлап та зур, чынлап та соклангыч икән. Урам очыннан ук балкып күренеп тора. Ул бөтен районда берәү генә һәм бөтен авылларга да күренәдер шикелле тоела. Хәтта райком секретарьларыныкы да моның янында сыерчык оясы кебек кенә күренә. Безнең колхоз председателенекен әйтеп тә торасы юк инде. Шундый мөһаббәт йорт салып куйгач, бу адәм райондагы бөтен начальниклардан да зуррактыр кебек тоелды. Шуңа аның тирәсендәге сүзләр озак вакытлар буена тынмады. Төрле имеш-мимешләр йөрде. Кемнәрдер аны Америка вәкиле икән дисә, икенчеләр генсекның туганы икән, дип сөйләде. Өченчеләр фәлән авылдагы тол хатынның төпчек малае бит ул, дип кул селтәделәр. Дүртенчеләр…
Мин ул кешенең кем икәнен белмим. Ачыклау теләге дә булмагандыр инде, бүтән хәстәрләр күмеп киткәндер. Шулай да әлеге хәл хәтердә калган. Гади авыл кешеләренең таныш булмаган шул адәмгә карата хөрмәт, шик, көнләшү, тагын әллә нинди хисләр аша каравы, моны зур вакыйга итеп күрүе кызык тоелган. Ул заманда барлык йортлар да бер чамарак иде шул, һәрхәлдә, тышкы яктан шулай күренә иде. Монсы мине бермәл бик аптыратты. Училищеда укыганда бер район түрәсенең өендә булырга туры килде. Мин урам ягыннан карап, үсмерләрчә беркатлылык белән:”Һи, боларның йорты да безнекеннән чак кына зуррак икән,” — дип уйладым. Эченә кергәч кенә исем китте, тыштан кечкенә булып тоелган йортның һәр бүлмәсе безнең өй кадәрле икән…
Төзелеш базарына барганда теге чакта бар халыкны сокландырган данлыклы «зур йорт» яныннан узып киттек. Ул хәзер кечкенә булып калган. Нәрсәсенә сокландык икән моның, дип елмаеп куйдым хәтта. Еллар басымы да бераз чүктергәндер инде, тирә-ягындагы өйләрнең зурлыгы да үзенекен итәдер. Теге заманда да әлләни биек булмагандыр инде ул, бары тик тирә-ягындагылар тәпәшрәк булган. Боларны уйлагач, без алырга барган төзелеш әйберләре дә кыйммәт булып тоелмады, бары тик хезмәт хаклары кечкенәрәк бугай. “Ярый, бәяләрне төшереп булмаса да, керемне арттыру юлларын табарга мөмкин,” — дип сөендем.
Игътибар!!! Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый... |
Ә йортлар чынлап та зур. Чынлап та соклангыч. Район үзәгендә генә түгел, хәтта иң төпкелдәге авылларда да хәзер зур-зур өйләр салалар. Газы кергән, уты-суы үткәрелгән, туалет-ваннасы өй эчендә — авыл халкы да шәһәрнекеннән ким яшәми. Әйбер кыйбат, хезмәт хакы аз дип зарлансак та тынгысыз кеше ничектер җаен таба. Булдырырга тырыша. Без булдырабыз. Һәм… Без хәзер зарлана-зарлана рәхәт яшибез.
Тик хәзер: “О, берәү шундый зур йорт салып кергән!” — дип беркем дә сокланып сөйләми. Хәтта кирмән төзеп куйсаң да беркемнең исе китмәячәк. Ә теге йортны һаман «зур йорт» дип йөртәләр.
Ә зурлык… Кешеләрне сокландырыр дәрәҗәдә зур булу өчен биеклек тә, киңлек тә, тирәнлек тә, һәм башка шундый берәмекләр дә мөһим түгел икән, монның өчен тирә-ягыңдагыларның кечкенә булуы да җитә. Зурлык ул тирә-юндәгеләрдән чүт кенә зуррак һәм үз заманыңнан аз гына алдарак булу бугай.
Бу тормышта бар да гади генә…
Марат Кәбиров