Тигезсезлек
Кешеләр тигез түгел. Беркайчан да тигез булмаячаклар һәм була алмыйлар да. Бу тормыш тәҗрибәсенә таянып та, фәнни ачышларны өйрәнеп тә әйтелгән сүз. Язучы инде мин, кешеләрне өйрәнә торган адәм. Күп очракта кем беләндер аралашканнан соң, аның шәжәрәсен үк төзи алмасам да нинди заттан икәнен чамалый алам. Кешеләр беркайчан да тигез була алмый. Шушы фикер өчен бик күп тәнкыйть сүзләре дә ишеткәнем бар. Сүз бит ул һәрвакытта да син әйткәнчә, яки син әйтергә теләгәнчә ишетелми. Сүз ул ишетүчеләрнең мөмкинлегенә һәм теләгенә бәйләнештә ишетелә. Әгәр мин кешеләр арасында тигезлек юк дип әйтәм икән, кемнәрдер моны “берегез дә минем (яки безнең) белән тиңләшә алмыйсыз, без югары, сез түбән” дигән мәгънәдә аңларга мөмкин. Кемнәрдер “берәүләр әйбәт, ә икенчеләр начар” рәвешендә аңлый. Алай түгел ул.
Менә минем бер дус тимерне эретеп ябештерү белән шогылләнә. Әле ул түп түгәрәк итеп тимер кисә, шуннан тәгәрмәч ясап бирәчәк. Мин үзем дә тимер-томыр эшләре белән беркадәр мавыга торган кеше. Тик бу эш минем кулдан килми. Сокланып карап торам. Гади генә автоген белән шулкадәр тигез итеп кисеп була икән, дип уйлыйм. Юк, мин болай эшли алмас идем. Мин хәтта каләм белән дә сыза алмыйм мондый тигезлектә. Хәтта берәрсе кулымнан тотып йөртеп торса да. Миннән булмый. Үземнең кулымнан килмәгәнгә күрә, шушы дустыма килдем. Ул кисә. Бераздан ул тимерне ябештереп тә бирә. Бер җөйсез диярлек килеп чыга. Ул менә шундый эшләр остасы. Егерме еллык тәҗрибәсе, белеме һәм иң мөһиме — Ходай биргән сәләте бар.
Икенче бер дустыма барам. Ул агачтан әллә нәрсәләр ясый белә. Кораллары да җитәрлек инде, осталыгы да чамасыз. Уенчык теләсәң — уенчык уеп бирә, йортыңа ниндидер бизәкләр кирәксә — бизәкли. Мин ниндидер агач кисәген кулым а алып эшкәртә башласам, кулым агач рәвешенә керә. Аныкында — киресенчә, агач җанланып, кулының, гәүдәсенең, бөтен гомеренең бер өлешенә әверелгәндәй тоела. Ул агачтан нәрсәдер ясамый, ә үз барлыгының бер өлешен миңа бүлеп бирә — шундый тойгы инде. Алай гына да түгел, шул агач бизәкне алып кайтып кайдадыр беркетеп, я элеп куйгач та теге җанлы бер зат булып ямь, гамь, җылылык өләшеп тора. Гаиләңнең бер әгъзасына әйләнә. Бер сүз белән әйткәндә, бу кеше үзе эшләгән төрле бизәкләргә җан өрә белә. Мондый нәрсәләр минем кулдан килмәгәнен кычкырып әйтмәсәм дә белеп торасыздыр.
Рәссам дусларым бар… Җырчыларым… Боларның иҗаты һәрвакыт күз алдында халыкның, шуңа артыгын өстәп торырга да кирәкми бугай. Мин алар шикелле рәсем ясый белмим. Мин алар сыман җырлый алмыйм. Халыкта бер киң таралган фикер бар инде ул: “Һәй, берәрне җиппәрсәм, мин аннан да яхшырак җырлыйм” — дигән булалар ниндидер мәшһүр җырчыга карап. Тик моны хурлау да, мактану да түгел, ә үз-үзеңә ирония дип кабул итәргә кирәк. Бу фикер дөрес булса, дөньядагы бөтен алкаш та я Илһам, я Салават, я Нәфкать булыр иде.
Менә шушы дусларның күбесе миңа да соклана. “Вәт, син шундый-шундый булсаң да гади кеше кебек йөрисең, үзеңне әллә кемгә куймыйсың,” — дигән булалар. Рәхмәт, кәнишне. Тик мин йөз пот тоз ашасам да әлләкем була алмыйм, чөнки алар шундый җиңеллек белән башкарган эшләр минем кулымнан килми. Мин беркайчан да алар дәрәҗәсенә җитә алмаячакмын. Минем кулымда тимер эреми, агачларга җан керми, рәссам да, җырчы да түгелмен.
Игътибар!!! Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый... |
Кешеләр тигез түгел. Бәлки бу тигезлекнең әһәмияте дә юктыр. Кайсыдыр өлкәдә мин оста, кайсыдыр мәсьәләләрдә син оста. Безгә бәлки бер-беребезнең осталыгын хөрмәт итеп, бер-беребезгә сокланып яшәргә кирәктер. Бәлки бу тигезсезлек безгә бер-беребезгә соклану өчен бирелгәндер.