Танымадым…
“Танымадым, бай булырсың әле,” — дигән әйтем бар.
Бер мәлне ишегалдында тимер-томыр белән мәш килеп йөрим. Өйдә үзем генә вакыт. Капка алдына җиңел машина килеп туктады да ихатага бер матур кыз килеп керде. Шәһәрнеке инде, яхшы киенгән, бизәнгән-ясанган. Исәнләште дә:
— Марат абый шушында яшиме? — дип сорады.
Мин әйе дип җавап бирдем.
— Өйдәме? — дип елмайды дөрес килүенә сөенеп.
Мин баш кактым, ул рәхмәт әйтеп өйгә кереп китте. Өйдә кеше юк иде. Карак-фәләнгә охшамагач, кисәтеп тормадым инде. Яшь кешегә өйне бер әйләнеп чыгу нәрсә инде ул. Тиз генә беркетеп куярга кирәкле тимер кисәгенә тотындым. Эшне төгәлләп сварка битлеген салуга кыз әйләнеп тә чыкты.
— Марат абый кайда соң? — диде ул бераз аптырый төшеп.
— Мин ул, — дип елмайдым.
Теге бик сәерсенеп баштанаяк күз йөгертеп алды да урынсыз шаяруыма үпкәләп капкага атлады. Урамга чыккач, тирә-якка каранып торды да күршеләргә кереп китте. Мин ары күзәтеп тормадым, ниндидер корал эзләп остаханә кебегрәк бүлмәмә уздым. Шунда торган көзгегә карадым да кычкырып көлеп җибәрдем.
Чәчләр тузган, сакал-мыек кырылмаган. Биткә кайдандыр тимер тутыгы да буялып калган. Өстә майга баткан иске киемнәр. Куллар пычранган. Шул кыяфәтеңдә кем сине Марат Кәбиров дип уйлый алсын инде. Сәхнәдә, яки очрашуларда күргәннәр ыспай гына егет сыманрак күз алдына китерәдер. Гомумән, язучы булгач, өстәл артында я каләм тотып, я компьютер төймәләренә басып кына утыра торган аксөяк итеп күзаллыйлар бит инде. Ә монда…
Бераздан теге кыз кабат әйләнеп керде. Күршеләр минем чынлап та Марат икәнемә ышандырганнардыр, күрәсең. Бу туп-туры яныма килеп басты да гомергә онытылмыйча елмайтып яшәрлек сүз ычкындырды:
— Карагыз әле, сез эш тә эшли аласыз мени?
Барсы да иҗатчы була алмый, тик иҗатчы бөтен һөнәрләрне дә үзләштерә ала, — диебрәк уйлый торган кеше инде мин. Әлбәттә, аларның барсы да бер дәрәҗәдә камил була алмыйдыр, ләкин… Күп нәрсәләр өйрәнү, күп эшләр белән шөгыльләнү язучының аңын, фикер йөртү рәвешен сыгылмалырак итәдер сыман тоела. Бу миңа шулай. Бүтәннәргә бәлки алай тоелмыйдыр. Һәм бу мәҗбүри нәрсә дә түгелдер.
Чиксез гаҗәпләнеп торуымны күреп кыз өстәп куйды:
— Гафу итегез, Марат абый. Танымадым. Мин сезнең сварка белән шөгылләнүегезне күз алдына да китерә алмый идем. Танымадым, бай булырсыз әле.
Бу кыз бик танылган бер җырчының вәкиле булып чыкты. Килешү төзеп, акча түләп, чынлап та, беркадәр баетып китте.
— Танымый торган кешеләр шулай ешрак килеп торса бик әйбәт булыр иде, — дип озатып калдым.
Беркадәр вакыттан соң Казанда шул җырчының студиясенә барырга туры килде. Казанны мин бик яратам инде. Анда барсам, кием дә, төс-кыяфәт тә матурлана. Күңел дә яшәребрәк китә. Барып кердем инде студиягә. Бүлмәләрнең берсеннән теге кыз килеп чыкты. Мин күптәнге танышым кебек сәламләдем. Ул да исәнләште һәм миңа бик текәлеп карап, нәрсәдер ачыкларга кереште. Ахырда турыдан-туры сорарга булды:
— Гафу итегез, сез…
— Марат абыең, — дидем мин астыртын тантана белән. Гаепләмәдем, чөнки аның мине мондый кыяфәттә күргәне юк иде. Мин үземнең танымаслык дәрәҗәдәге бер халәттән икенчесенә уңышлы күчә алуым өчен сөендем. Ә кыз аптырап калды, тагын акланырга ашыкты.
— Тагын танымадың, тагын бай булырмын әле, — дип төрттердем, ә ул “Әлбәттә, Марат абый…” — дип документлар әзерләргә кереште.
“Танылган” дигән ярлык тагылган иҗатчылар өчен тану-танымау мәсьәләсе четерекле нәрсә инде ул. Кайберәүләрнең моның өчен үпкәләп йөргәнен дә беләм әле. Тик хәзер без матди яссылыкка күчеп беттек бит инде, бөтен нәрсәне дә сумнар һәм суммалар белән бәялибез. Мондый чорда танулары артык мөһим түгел. Баетып торсалар да бик ярап тора.
Марат Кәбиров