kicheru_yuk_1200x500
Миллион
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Казанның яңа кунакханәләре

Яңа ачылган кунакханәләрдә яшәү һәрвакыт отышлырак. Андагы номерлар төзек, чиста, уңайлы! Яңа кунакханәләр, гадәттә, күбрәк кунакларны җәлеп итү өчен яхшы ташламалар белән сөендерәләр. Алар шулай ук мөмкин кадәр кунакчыл булырга тырышалар, чөнки аларга мөмкин кадәр тизрәк яхшы бәяләмәләр алу һәм агрегаторларда югары рейтинг яулау мөһим. Алар кунакны канәгатьләндерер өчен барысын да эшлиләр.

Татарстан Республикасы башкаласы Россия Федерациясенең кеше күп килә торган иң популяр шәһәрләре исемлегенә керә. Данлыклы туристлык үзәге буларак, шәһәр кунакханә инфраструктурасының сәяхәтченең таләпләренә туры килүе турында кайгырта. Hotels.ru шәһәрдә яңарак кына ачылган кунакханәләр исемлеген төзегән. Без аны татарчага әйләндереп сезгә дә тәкъдим итәбез, чөнки безнең сайтка, нигездә, төрле шәһәрләрдә сәяхәттә йөрүче, ял итүче тынгысыз кешеләр керә.

отели казани

Бүгенге көндә Татарстан Республикасы башкаласында 1200-дән артык төрле яшәү рәвеше бар. Бу сан кунакханәләрне, фатирларны, хостелларны, мини-отельләрне, кунак йортларын һ. б. үз эченә ала.

Узган ел ахырына 3*, 4*, 5* категорияләрендәге иң яхшы кунакханәләр исемлегенә түбәндәгеләр керә:

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

5* «Лучано спа комплексы»
Рейтинг: 9.1/10
2 урынлы номерда тәүлеклек яшәү бәясе: 9 900 сумнан.
Кунакханәнең йөзек кашы булып торучы өч сыйфат: Казан Кремленә кадәр 1,5 км, затлы спа-комплекс, няня хезмәтләре.

гостиницы казани

2017 елның февралендә башкаланың үзәгендәге «Кортъярд Марриотт Казан» кунакханәсе бинасында ачылган кунакханә. Отельдән берничә адым ераклыкта шәһәрнең төп истәлекле урыннары урнашкан: Казан Кремле, Казанка елгасы, Бауман урамы. Хезмәтләндерү үзенчәлеге: Бушлай Wi-Fi, фитнес үзәге, бүлмәгә ризык һәм эчемлекләр китерү. Кунакханә фондына гаилә номерлары, яңа өйләнешүчеләр өчен люкслар, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен бүлмәләр керә.
Яшәү бәясе: 2 урынлы номер өчен тәүлегенә 3 200 сумнан.


Арзан бәягә ял ит!


3*. «Ногай» кунакханәсе
Рейтинг: 9,4/10
2 урынлы номерда бер тәүлек яшәү бәясе: 3 300 сумнан.
Кунакханәнең өч үзенчәлеге: бассейн, Экскурсияләр оештыру хезмәте, Петропавловск соборыннан 300 м.

гостиница Ногай

 

Казанда яңа кунакханәләр ел саен ачыла, алар инде булган кунакханәләргә конкуренция тудыра, яңа номерлар, хезмәтләр, сервислар тәкъдим итә. Без соңгы елларда ачылган 5 популяр кунакханә исемлеген тәкүдим итәбез. Кем белә, бәлки алар киләсе елларда туристларның иң яраткан урынына әйләнерләр. Ничек кенә булмасын, ял итүне яңа кунакханәдә үткәрү-күңел ачуның үзенчәлекле төре!

1. «Center Hotel Kazan Kremlin» отеле
Рейтинг: 8,9/10

Отель Center Hotel Kazan Kremlin

2. «Nice» мини-отелу һәм хостел
Рейтинг: 9.3/10

Мини-отель и хостел Nice
Мини-отель 2017 елның июленнән кунакларны кабул итә. Беренче» кайнар сезоннарын ул бик яхшы үткәрә, шуңа күрә кунакларның югары бәяләренә лаек була. Отель Казанның Вахитов районында, Әл-Мәрҗани мәчетеннән 400 метр ераклыкта урнашкан. Теләгегез буенча иртәнге ашка заказ бирергә мөмкин, аның да төрле вариантлары бар: вегетариан, хәләл. Wi-Fi бушлай. Моннан тыш, Nice йорт хайваннары белән кунакларга да шат. Гаилә номерлары бар.
Урнашу бәясе: 2 урынлы номер өчен тәүлегенә 900 сумнан.

гостиницы в казани

3. Raymond отеле
Рейтинг: 9,4/10

Raymond отеле

Шәһәрнең тарихи үзәгендәге 4 йолдызлы кунакханә 2016 елның июленнән кунакларны кабул итә. Казан кирмәненнән 1,6 км ераклыкта урнашкан. Кунаклар өчен — матурлык салоны, фитнес-үзәк, лобби-бар, бүлмәгә ризык һәм эчемлекләр китерү. Сорау буенча аэропортка трансфер оештырылырга мөмкин. Кунакханә фондында тәмәке тартмаучылар, яңа өйләнешүчеләр һәм гаиләләр өчен махсус номерлар бар.
Бәясе: 2 урынлы номер өчен тәүлегенә 3 920 сумнан.

дешевые гостиницы казани

4. «Берисон Камала» Кунакханәсе
Рейтинг: 8,6/10

арзанлы кунакханәләр

2016 елның мартында ачылган экономияле 2* кунакханә Казан Кремленнән, мәшһүр Казан мәчетләреннән, Бауман җәяүлеләр урамыннан һәм ике театрдан: Зур драма һәм Казан академия театрларыннан бер адым ераклыкта урнашкан. Кунаклар өчен йорт хайваннары белән урнаштыру мөмкинлеге бар. Балалар белән сәяхәт итүчеләргә гаилә номерлары, коляскалар, балалар китаплары һәм уенчыклар тәкъдим ителә. Экскурсия бюросы эшли. Бушлай Wifi.
Урнаштыру бәясе: 2 урынлы номер өчен тәүлегенә 1 300 сумнан.

хостел в казани

5. «География» Хостелы
Рейтинг: 9,6/10

хостел география

Әгәр дә сез транспортта һәм торакта экономияләргә телисез икән, Кремль диварларыннан 10 минутлык җәяүле юлда ачылган бу урын сезнең яраткан урыныгыз булачак. Беренче кунаклар «География» дә 2016 елның маенда тора башлый. Бу вакыт эчендә кунаклар бүлмәләрнең уңайлылыгын, уңайлылыгын һәм түбән бәяләрен югары бәяләделәр. Бушлай Wi-Fi, такта уеннары, иркен кухня бар.
Урнаштыру бәясе: бер кеше өчен тәүлегенә 500 сумнан.

 

Кунакханәләр табу буенча лайфхак

Әгәр кайдадыр эш буенча, яки ял итәргә барырга җыенасыз икән, мөмкинлегегезгә карап яшәү урынын алдан хәстәрләп куегыз. Моны интернет аша эшләргә дә мөмкин. Мәсәлән, менә бу сайтта сез Россиянең һәм чит илләрнең барлык кунакханәләре буенча мәгълумәт туплый аласыз. Яшәү шартлары, бәяләре, кайда урнашуы турында җентекләп белешкәннән соң, анда яшәргә алдан заказ биерп куярга да була. Бик уңайлы сервис.

Менә шушы сылтанма буенча күчәргә кирәк — кунакханәләр турында 

 

Өстәлмә мәгүлумәт

Казан быел җәйгә кунакханәләре иң күп бронь җыйган шәһәрләр унлыгына кергән.
Туристларның иң нык җәлеп итүче юнәлешләр – Краснодар крае, Кавказ минераль сулары курортлары. Казан быел җәйгә кунакханәләре иң күп бронь җыйган шәһәрләр унлыгына кергән. Мәскәү, Мәскәү яны, Калининград та туристларның яраткан юнәлешләре булып тора. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә. Сәяхәтчеләр бигрәк тә Краснодар крае (Сочи, Анапа, Геленджик, – 58%ы шунда ял итәчәк), Кавказ минераль сулары курортларын (9%), Санкт-Петербург (9%), Дагыстан һәм Төньяк Кавказны (8%) үз итә. Туроператорлар ассоциациясендә билгеләп үтелгәнчә, Россиядә быел җәйге 3 айда гына да диңгез һәм Кавказ курортларында 15 миллионга якын кеше ял итәчәк. Узган елдагыга караганда 15 процентка күбрәк сан бу.

(Барлыгы 8 карау, бүген - 1 кеше)


@Mail.ru .