kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Не прикольно!

Авылда яшәүче бер танышның өй телефонына шалтыратам. Яшь кенә сабый тавышы җавап бирә. Мин инде моны сөйләндерергә тырышып:
— Исәнмесез!
— Здравствуйте!
Мин әле бик аңлап бетермим. Шулай да нәрсәседер сәер тоела.
— Хәлләр ничек? Үсеп буламы соң?
— Я не понимаю, сейчас папу позову, — ди.
Әтисе килгәч, сорыйм моннан.
— Кунаклар бар мени? — дим.
— Юк, үзебезнең кыз ул.
— Татарча белми мени?
— Бик өйрәтеп булмады шул, — ди бу, — Бераз гына белә инде…
Менә сез күз алдына китерегез. Татар авылы. Әтисе дә, әнисе дә татар. Һәм шул баланы… татар теленә… “өйрәтеп булмый”…
— Рус сүзләрен җайлырак үзләштергәч, шул якка киттек тә бардык инде, — ди бу минем гаҗәпләнүемә каршы, — Иң мөһиме, сөйләшүе бит инде баланың. Ә теле аның рус ни, татар ни — аңлыйбыз бит.
Баланың сөйләшүе мөһим инде ансы. Тик үз телендә сөйләшүе тагы да мөһимрәк. Һәрхәлдә, бу миңа шулай тоела.

Әлеге хәлдән соң мин шушының ише нәрсәләргә игътибар итә башладым. Бактисәң, мондый күренешләр һәр авылда диярлек адым саен икән. Безнең татар авылларында хәзер русча сөйләшүче… юк, алай түгел… безнең чордашларның балалары ике телне дә белә иде. Хәзерге авылларыбызда татарча белми торган буын үсеп килә икән бит.
Бер карасаң, мантыйк бозмый инде бу. Тәпи басу белән — интернетта, әти-әниләре русча белә… Балалар бакчасы булса — татарча түгел, мәктәпне әйткән дә юк…

Тик мин бер нәрсәне аңлый алмыйм. Балаларын шундый итеп үстерүче ата-аналарда аз гына булса да горурлык тойгысы, үз йөзеңне саклау теләге юк микәнни соң? «Балам рус булса, аңа яңа мөмкинлекләр ачылыр, дәрәҗәле эшләрдә эшләр, югары урыннарда утырыр» — дип уйларлык дәрәҗәдә ахмак түгелдер бит инде алар? Әллә шулай микән?
Бу сорауга җавап эзләп карасам да канәгатьләндерерлеген тапмадым. Кемдер чынлап та, рус теле белән адәм булу җиңелрәккә төшәр, дип уйлый. Ярый, шулай да булсын, ди. Ләкин бу бит үз телеңне оныту өчен сәбәп түгел.

Кемдер мәктәп имтиханнарындагы күптеллелектән, БДИ-дан курка. Алга карап яшәү хуплана, әлбәттә. Тик бу бала үсеп җиткәнче ул БДИ-лар әллә ниләр эшләп бетәчәк әле. Хәтта ниндидер имтиханнан курку да үз телеңне оныттыру, үз халкыңны сату өчен сәбәп була алмый. Аннан соң… Дөньяда бернәрсә дә мәңгелек түгел, хәтта ярты Европаны яулап алган императорлар да. Кайсыларының хәтта кайда җирләнүен дә белүче юк…
Кайберәүләргә барыбер. Ну, була бит шундый җан ияләре… Өсте бөтен, тамагы тук булса — шул җитә.

Тагын берничә сәбәп китерергә мөмкиндер. Тик барсының да нигезендә бер нәрсә ята: кешеләрдә милләт өчен җаваплылык тойгысы юк. Без күпме генә трибуналардан сөйләсәк тә, матбугатта чыгышлар ясасак та бу халык аңына үтеп керә алмый.
Ни өчен шулай соң?

Бер малай белән сөйләшәбез.
— Син татар малае бит, ник үз телеңне өйрәнмисең? — дим.
Иңнәрен җыера:
— А че там прикольного?!.

Без үз телебезнең, үз халкыбызның бик “прикольный” халык икәнен кешеләр аңына җиткерә белмибез. Бүген һәрбер татар белә торган спортчылар бар да, эстрада йолдызларын бар. Хәтта сәясәтчеләрдән дә бер-ике шәхес кенә таныш аларга. Шуңа күрә, татар үлеп барган милләттер, аның карап сокланырлык бер шәхесе дә юктыр шикелле тоела. Һәм гади халык үзен әнисенең мескенлегеннән оялган бала хәленә куя. Ул я читләшә, я битараф кала. Татарлыкның кызыксындыру механизмы юк.

Хәтта тарихка карасаң да… Татарның киң билгеле ике генә шәхесе бар: Тукай дигән шагыйре бар да, Муса дигән батыры бар. Боларны бөтен кеше дә белә. Ишетеп булса да. Калганнарны гади халык арасында беркем дә белми, диярлек. Үз өлкәсендәге шәхесләрне дә белүче юк хәтта. Беренче нефть эшкәртү заводын төзүче кеше татар Надир Уразмәтов булганлыгын нинди нефтьче белә икән? Яки СССР-да беренче компьютер эшләүченең Бәшир Рәмиев икәнен? Ә бит тормышның татар эзе калмаган бер генә өлкәсе дә юк. Һәм һәр өлкәдә дә алар беренче, яки бик югары дәрәҗәдә булган. Без үзебезнең югарылыгыбызны белмибез. Менә шушы шәхесләребезнең бөеклеген кешеләр аңына сеңдерә алсак, үз милләттәшләребезнең генә түгел, ә башка халык вәкилләренең дә татар буласы килер иде.

Ә бүгенге авылда ата-аналар татар телен балалары аягы белән дә таптарга маташалар.
Ваще не прикольно!

Марат Кәбиров

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

(Барлыгы 138 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .