Күкәй мәсьәләсе хәл ителә
Сезнең якта күкәйне ничек дип атыйлар? Тавыкныкын? Йомырка диләрме? Шулай дөресрәктер инде ул. Әдәби телдә дә шулай дияргә кушалар. «Тавык йомырка салды, саескан төшеп алды…» Безнең якта күкәй диләр. Кечкенәдән шулай дип үскәч, хәзер дөрес булсын дип кенә «йомырка» дип әйтеп булмый. Алай гына да түгел әле… Менә «йомырка» дип язасың, ә күз алдына гел күкәй килә.
Бүген Россиядә күкәй җитештерүчеләрнең яңалыгын тикшерәләр. Ул яңалык — тугыз данәдән торган яңа упаковка.
Бу мәсьәләдән хәтта урыс язучылары да читтә калмады: «Без барсын да күрдек, әмма мондый нәрсәнең булганы юк иде әле, — ди хәтта язучы Дмитрий Быков та «Дождь» каналындагы әңгәмәсендә, — Илнең игътибар үзәге күкәйгә юнәлтелде. Әлбәттә, күкәй турында мин ярыйсы күп уйлыйм — ул шундый символик сүз һәм төшенчә. Россиянең адекват сәясәте нигезе һәм гомумән ирлек сыйфаты нәкъ шуның булу-булмавына бәйләнгән. Һәм илнең чәчкә ату дәрәҗәсен барсыннан да бигрәк күкәйләр саны билгели. Бездә менә проблема — бездә күкәй упакавкасы алышынды»
2019 ел башыннан Россиядә күкәй бәясе артты. Дистәсе 80-90 сумга кадәр җитә. Бер карасаң, аптырарлык нәрсә юк — НДС (өстәлмә бәягә салым) 20% күтәрелүе турында сөйлиләр бит, хакларның сикереше көтелә иде. Ләкин шома маркетологлар оста алым уйлап тапкан — упаковкадагы күкәйләр санын тугызга калдыру. Шул ук бәягә син бер күкәйгә кимрәк аласың һәм бу хакта уйлап та карамыйсың.
Бу хакта белгәч, илдә гауга купты. Кешеләр канәгать түгел. Аптырырсың инде. Сөтне 1 литрдан 900 граммга төшерделәр — халык дәшмәде, пенсия яшен күтәрделәр — халык дәшмәде, НДС-ны күтәрәләр — халык дәшми. Икмәк белән дә, он белән дә шул ук хәл. Ә күкәй мәсьәләсендәге язмалар белән бөтен матбугат тулды. Күкәй халыкны уятты, дип сөенергә генә кала.
Игътибар!!! Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый... |
Җитештерүчеләр бу мәсьәләгә ачыклык кертми булдыра алмады. Алар әйтүенчә, бу Санкт-Петербург сәүдә челтәре заказы буенча эшләнгән булган. Бер эшләгәч, башка төбәкләргә дә таратканнар инде. Ләкин элеккечә унар, егермешәр данәгә исәпләнгән упаковкалар да чыгарыла. 8 һәм 12 күкәй сыйдырышлылары да бар. Теләгәнеңне сайлап ал — рәхим ит!
Шушы яңалыклар белән танышкач, Россия гербына карадым. Еш карыйм мин аңа. Заманында андагы ике башлы бөркет татар белән урыс сыманрак та тоелып киткән иде — шундыйрак бер шигырь дә язып ташлаган идем:
Ике башлы бөркет…
Ике башлы бөркет…
Ике якка баккан
Бер-берсеннән диңкеп.
Ике башлы бөркет…
Татар белән урыс.
Бер үк төрле дөнья,
Ике төрле ырыс.
Ике башлы бөркет…
Ике якка баккан.
Яу кырында — туган,
Табыннарда — ятлар.
Кайсы башың кече,
Кайсы башың олы?
Кайсы башың синең
Кайсысының колы?
Ике башлы бөркет…
Ике башлы бөркет…
Кайсы баш булса да
Икесенә бер күт.
Бу юлы гербтагы кош ике башлы булып күренмәде. Бөркет булып та күренмәде. Тавык булып күренде ул. Алтын күкәй салырга җыенган гап-гади тавык.