Мачы башлы ябалак
Иң борыңгы әкиятнең кем тарафыннан, нинди чорда барлыкка килгәнен берәү дә белеп бетерми. Шулай да әкиятләрне балалар да, өлкәннәр дә бик үз итә. Татар халык әкиятләре дә чордан чорга күчеп безнең дәвергә тикле яшәп килә. Һәртөрле сюжетларга таянуына да карамастан, аларның үз морале, мәгънәсе бар, әкиятләр сабак бирә. Әкият — тормыш дәреслеге дисәң дә мөмкин, чөнки анда халык акылы чагылдырыла.
Мачы башлы ябалак
Бер заман кошлар патшасы җыя кошларны. Сораша:
— Мин сезне ни өчен җыйдым? — ди кошлар патшасы. Тегеләр әйтә:
— Без белмибез, әйтсәң, белербез.
— Менә шуны беләсем килә минем, дөньяда коры агач күпме, чи агач күпме? Ирләр күпме дә хатыннар күпме? Шуны беләсем килгәнгә сезне җыйдым.
Берсе дә әйтәлми. Күплеген дә, азлыгын да.
— Берәр кош калмаганмы? — ди.
Берәү әйтә:
— Мачы башлы ябалак килмәгән,— ди,— ул тычкан саклап калды,— ди.
— Алай булгач, рәхим итеп барып китерегез әле,— ди,— бәлки, ул әйтер,— ди.
Хәзер тегене селкеттеләр, китерделәр.
— Нишләп килмәдең? — ди.
— Соң, вакытым булмады, ашасым килә иде, мин ашамаган идем,— ди,— менә хәзер килдем,— ди.
— Сине шуның өчен чакырттым,— ди,— менә шулкадәрле халык әйтәлмиләр,— ди,— бәлки, син әйтерсең,— ди,— менә шул сүзем,— ди.— Дөньяда коры агач күпме, чи агач күпме?— ди.
— Коры агач күп,— ди.
— Нишләп? Минемчә, чи агач күп булырга тиеш,— ди.
— Юк, коры агач. Менә мин шуны саныйм,— ди,— нинди генә чи агачта коры ботак бар,— ди,— аны мин саныйм корыга,— ди. Менә шуңа коры күп,— ди.
— Ну анысы ярый,— ди.— Риза. Менә син әйт әле,— ди,— дөньяда хатыннар күпме, ирләр күпме? — ди.
— Бит монда уйлыйсы да юк,— ди.— Әлбәттә, хатыннар күп,— ди.
Патша:
— Минемчә бит, ирләр күп булырга тиеш.
— Ә мин бит күп ирне хатыннарга саныйм,— ди.
— Нишләп?
— Хатыннар сүзе белән йөргән ирне мин хатынга саныйм,— ди.
— Дөрес,— ди,— димәк, хатыннар күп,— ди.
Шуннан соң кошлар патшасы Мачы башлы ябалакны зирәклеге өчен үзенең вәзире иткән, ди.