kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Акыллы көтү булмый

* * *
Заманча лозунг: “Иң намуслы каракны сайла!”

* * *
Англичаннар великта йөрергә ярата. Шуңа аларның иле дә Великобритания дип атала.

* * *
Өйдә тузан суырткан саен, хатынының һәм песиенең ничек һаман пеләш түгеллегенә аптырый.

* * *
Кибеткә үз пакеты белән килмәгән кешене урта хәллеләр рәтенә кертергә мөмкин.

* * *
Уналты яшьтән өйләнергә мөмкин, ә эротика карау өчен унсигезең тулу кирәк.

* * *
Эчкәндә чамасын белә — артыгын косып чыгара.

* * *
Еллар үзенекен ала. Ә кайчак кешенекен дә.

* * *
Кешене үз галәмеңә кертмә, йолдызларыңны чәлдермәсен.

* * *
Бер балык эләккәнен көне буе көтеп утырырлык түземлеге булып та бер хатын бизәнгәнне биш сәгать тә көтә алмаган җан иясе «ир» дип атала

* * *
Бомж Василий метрода йоклый, һәр көнне меңләгән хатын кыз аның түшәге аша уза иде.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

* * *
«Ярый, борчылма, бар да яхшы булыр.» Безнең илдә бу сүзне кемгә әйтсәң дә хаталанмыйсың.

* * *
Акыллы көтү булмый.

* * *
Чиксезлекнең иң уңышлы мисалы — адәм ахмаклыгы.

* * *
Бәхетлелеәр сәгать санамыйлар, калганнарның будильнигы иртәнге җидегә көйләнгән.

* * *
Соңгы вакытта хөкүмәт җитәкчеләре мине хезмәт хакым белән үз кесәләре арасындагы артык чылбыр итеп күргән сыман тоела.

* * *
Акыллы булу һәм яхшы уку – икесе ике нәрсә.

* * *
Күңелем белән мин әйбәт кеше, күңелсез чакта – начар.

Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан

(Барлыгы 82 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .