Кәкре киңәшләр
* * *
Кызлар эзләмә, акча эзлә — кызлар сине үзләре табар.
* * *
Кәфены коньяк белән бутама, кофесыз эч.
* * *
Кичке ашны көн аралаш әзерләсәң — тәмлерәк була.
* * *
Сиңа бурычлары булган, яки бурычлары булмаган кешеләр белән генә ызгыш.
* * *
Иртән эшкә барасың килмәсә, «Форбс» журналын алып, үз фамилияңны эзлә. Тапмасаң — барырга туры киләчәк.
* * *
Хатының тавышын күтәрмәсен дисәң, һәрвакыт өстәлгә сугып ал. Әмма уклауны яшереп куярга онытма.
* * *
Чирлисең килсә, туктаусыз зарлан — бернинди сәләмәтлек тә чыдамаячак.
* * *
Күпме гафу итә аласың — шулкадәр акча биреп тор.
* * *
Тоткасыз ишекне тибеп ачалар.
(Барлыгы 28 карау, бүген - 1 кеше)