kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Подъезд ишегендәге белдерүләр

* * *
Хөрмәтле агитаторлар! Зинһар безнең подъезда чисталыкны саклагыз, үзегезнең агитация материалларын идәнгә ташламагыз.

* * *
Кемнең баласы резин тубын зәңгәр төстәге велосипедка алыштырды? Зинһар, шалтыратыгыз. Тел.:…

* * *
Подъездагы песиләрне ашатмагыз. Ашатсагыз — хаҗәтханә дә төзеп куегыз.

* * *
39-нче фатирдагы күршеләргә шыгырдамый торган диван алу өчен акча җыябыз. Акча күчерү өчен реквизитлар: …

* * *
Төннәрен подъезда кычкырып сөйләшү, акыру, җырлау, елау, сүгенү тыела. Штарф — коелган тешләр.

* * *
68 фатирда көмешкә сатылмый, телефон сатып алмыйбыз, Гуляның кайда яшәгәнен белмибез.

* * *
56 фатир хуҗасы кирпечләр эчендә томаланып калган бугай, тишеп чыгарга теләп көне-төне дрель дырылдата. Зинһар шуны
коткарыгыз әле.

* * *
Крым — безнеке, йорт — безнеке, лифт — безнеке. Зинһар чүпләмәгез, Монда Обама йөрми.

* * *
139-нчы фатирдан Ивановка әҗәткә акча бирмәгез! Барсын да эчеп бетерә. Бирсәгез — бурычны кире кайтармаячакбыз!

* * *
Сәләм, Сәлим! Син кайда югалдың? Мин сине түземсезлек белән көтәм. Салым инспекциясе.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

* * *
Подъезда чүбеңне калдырганнан соң, мыркылдарга онытма!

* * *
Подъездга ташланган чүп буенча бозым ясыйм!

* * *
Иртәгә сәгать унда җыелыш. Көн тәртибендә — төрлесе һәм башкалар.

* * *
Бер яшьтән алып 70 яшькә кадәрге балалар игътибарына! Зинһар өчен онытмагыз, лифт — горшок түгел, анда печ итәргә ярамый.

* * *
Кайбер күршеләр! Сез хәтта обойны да перфоратор белән ябештерәсез икән, зинһар өчен аны төнлә ябештермәгез.

* * *
Күршеләр! Көн саен балык пешермәгез әле, безнең дә ашыйсы килә.

* * *
Хөрмәтле бомжлар! Күрше подъезда яшәү шартлары күпкә яхшырак, анда узган җәй ремонт ясадылар.

(Барлыгы 100 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .