kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Түгел микән?

* * *
«Кайда барсаң да бер кояш», диләр дә бит, диңгез буендагысы яхшырак түгел микән?

* * *
«Кунак килсә — мәшәкать, үзең барсаң — рәхәт», диләр дә бит, бәйрәм ашы кара каршы түгел микән?

* * *
«Өй салуның ние бар, мүклисе дә чутлыйсы», диләр дә бит, мүкләми дә, чутламый гына өй салырга теләүчеләр күбрәк түгел микән?

* * *
«Начар сөрелгән җирне чүп баса», диләр дә бит, колхоз таралганнан бирле иген дә чәчелми, чүп тә үсми. Бабайлар җирне яхшы сөргән өчен түгел микән?

* * *
«Аю баласын да биергә өйрәтәләр», диләр дә бит, биючедән аю ясау җиңелрәк түгел микән?

* * *
«Татар теле белән ерак китеп булмый» — диләр дә бит. Бу — ерак китмәгәннәр сүзе түгел микән?

* * *
«Киемеңә карап каршылыйлар, кемлегеңә карап озаталар» — диләр дә бит, бу сүз туым-китем турында түгел микән?

* * *
«Безнең хакта башлыклар уйларга тиеш», диләр дә бит, башлык белән уйлау гаҗәп түгел микән?

* * *
«Акчаны акча тудыра» диләр дә бит, акчага табынучылар катнаш никах җимеше түгел микән?

(Барлыгы 53 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .