kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Бар да яхшы. Ләкин монда түгел

* * *
Күрше фатирдагы ханым таң белән улына шултиклем ихлас итеп кычкырды, хәтта мин дә өйне җыештырдым һәм җылырак киендем.

* * *
Әгәр автомашинаң гомер буена җитсен дисәң, юл кагыйдәләрен санга сукма.

* * *
Әгәр ир кеше, өйдә мин хуҗа, ди икән, димәк ул өйләнмәгән генә түгел, аның хәтта песие дә юк.

* * *
Кара, нинди матур буш урын. Әйдә, шунда тавыш чыгарабыз!

* * *
Халык әйтеме: калак идәнгә төшсә, хатын-кыз килүгә. Заманча яңгырашы: агач калак идәнгә төшсә, салкын хатын-кыз килә.

* * *
Бар да яхшы. Ләкин монда түгел.

* * *
Сезнең алда ике юл бар, хәтта ашасалар да.

* * *
Сәләмәт яшәү рәвеше алып барасыз икән, бу әле сезнең тормышта барсы да сәләмәт булачак дигән сүз түгел.

* * *
Алга барган Рәсәй халкыннан кайнар сәләм: «Яшәсен Стенька Разин!»

* * *
Статистика нәтиҗәләре. Кешелекнең 96 проценты интернетсыз яши алмый, 4 проценты – телевизорсыз. Һәм нибары бер процент кына ашамыйча тора алмый.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

* * *
Таш белән атканга кайнар аш белән ат.

* * *
Үз-үзең белән киңәшләшкәч, мәсьәләне тавышка кую мотлак түгел.

* * *
Шундый шик туа кайвакыт: “Без бәлки җәннәттәдер…”

* * *
Аваз тизлеге кайчак бик акырын була: бәләкәй чакта әйтелгән акыллы сүзне олгайгач кына ишетәсең.

* * *
Бала тәрбияләүдә иң мөһиме – дөрес сайлап алынган әти.

* * *
Утыздан соң «флирт» төшенчәсе «фильтр»га әйләнә.

* * *

Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан

(Барлыгы 97 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .