kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Сирәк кулланылган дуслар яхшы саклана

* * *
Бөтен шаяруларны да аңласам, күптән көлеп үлгән булыр идем.

* * *
Үтерүчене үтергәннән үтерүчеләр саны кимеми.

* * *
Дөньяда иң бәхетсез нәрсә – хезмәт хакы. Аның белән беркем канәгать түгел.

* * *
Әгәр мин синең белән килешсәм, икебез дә хаксыз булачакбыз.

* * *
«Мине беркем дә яратмый» — дию бер генә кешене күз уңында тотып әйтелә.

* * *
Актерның төп вазифасы – тамашачыны буфет турында оныттыру.

* * *
Юл аша чыкканда светофорга түгел, ә машиналарга карагыз. Светофорның әле берәүне дә тапаганы юк.

* * *
Ирсез хатын — ауга чыккан арыслан, ирле хатын — каравылдагы эт.

* * *
Сирәк кулланылган дуслар яхшы саклана.

* * *
Зирәкләр сорау куя, акыллылар җавап таба, ахмаклар карар кабул итә.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

* * *
Сезне искә алмыйлар икән, бу әле сезне күрмиләр дигән сүз түгел.

* * *
Әгәр тормышыңда үткәннәреңне оныттырырлык кеше пәйда булган икән, димәк, ул – синең киләчәгең.

* * *
Алла сакласын сине… салкын һәм караңгы урында.

* * *
Бездә бөтен нәрсә дә җитә, тик бөтенесенә дә түгел.

* * *
Көтмәгәндә авырга узудан саклануның иң ышанычлы ысулы — “ЮК” — дигән сүз.

* * *
Ташла, юкса төшереп җибәрерсең.

* * *
Үз тыйнаклыгы хакында ул сәгатьләр буе сөйли ала.

Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан

(Барлыгы 75 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .