kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Яхшы ашаталармы?

Хастаханәдә ятам. Инәй шалтырата. Хәлемне сораша, бик сызланмыйсыңмы, әйбәт карыйлармы, ди. Һәм азактан һәрвакыт бирә торган сорау яңгырый: “Әйбәт ашаталармы соң?” Һәр соравына уңай җавап бирәм. Чыны да шулай: хәлләр әйбәт, яхшы дәвалыйлар, бер җир дә авыртмый – сәгать саен “кетонал” кадап торалар. Ашарга ярамый. Боларын әйтмим инде, бер дә юкка борчылып ятмасын.
Әйбәт ашаталармы? Бу классик сорау. Бала җәйге ял йортына китсә дә, армияга барса да, гомүмән, бала өйдән чыгып китсә шул сорауны ишетәчәген көт тә тор. Моны иң беренче чиратта ата-инәсе, аннан соң дуслары, якыннары бирә. Мин дә үз балаларымнан шулай сорыйм. Ни өчен? Бу хакта белмим дә, уйланганым да булмады. Югыйсә, ни генә дип җавап бирсә дә: “алай икән” — дип кенә куясың бит инде.
Яхшы ашаталар. Ашханәгә барып караган юк әле. Шулай да туганнар, дуслар килеп кенә тора. Килгән берсе берәр пакет тутырып килә. Монда ит тә, шулпа да, һәртөрле камыр ашлары да хәттин ашкан. Ул җиләк-җимешне әйтеп тә торасы түгел. Туй үткәрергә җитәрлек. Хастаханәдә ятуның авырудан котылып аякка баса башлаган чоры оҗмахка тиң икән. Проблеммалар, эшләр турында уйларга рәтең юк әле, шуңа проблеммалар да юк кебек тоела. Аның каравы, хәлең көннән көнгә әйбәтләнә, яңа мөмкинлекләрең ачыла. Көн саен алга китеш. Өстәвенә, сау-сәләмәт чагында сирәк күрешкән кешеләр дә хәл белергә килә. Рәхәтләнеп сөйләшеп утырасың. Ә ризык-фәләннең чиге-чамасы юк. Һәм барсы да бушлай килгән.
Ләкин миңа әле ашарга ярамый. Бу өйдә кыенрак булыр иде. Үткән-сүткән саен чәй эчү, аз-маз капкалап алу гадәткә кергән. Ә монда башкачарак. Система куеп тиешле матдәләрне кертеп торалар, аннан соң, аппетит та әлләни түгел. Шуңа күрә, хастаханәдә ашамый торудан да җиңелрәк нәрсә юк. Хәтта мине ал да мине ал дип тезелешеп торган җиләк-җимеш тә нәфсеңне кузгата алмый.
Әмма телевизор бар. Сау-сәләмәт вакытта аңа бик игътибар иткән булмаган икән. Хәзер менә туйганчы карап ятасың. Һәм… Телевидениеның кайсы гына каналын алып карасаң да ким дигәндә ярты сәгать саен ниндидер ризыкка реклама күрсәтәләр. Моның өстенә, ашарга пешерергә өйрәтүче тапшырулар, төрле рецептлар…
Телевидениеда бик талантлы кешеләр эшлидер, күрәсең, рекламаланган ризыкка битараф калып булмый, авыз итеп карыйсы килә башлый. Чипса кетердәве, һәртөрле шоколад кәгазьләренең татлы кыштырдавы… Берәр сникерс алып капсаң, яшәү энергиясе артып, саулыгың ныгып китәр шикелле тоела. Ә тәмле суларның челтерәве… Алтынсу төскә кереп ялтырап торган фри бәрәңгеләре… Чисбургерлар, гамбургерлар… Алар шулкадәр тере итеп, күз алдына килеп авыз суларын китерерлек итеп эшләнгән. Чыдап тормалы түгел. Хәтта күпләренең сәләмәтлеккә зарарлы икәнен белеп торган килеш әле бу. Карашлар алышына: мондый ризыкларны ашый алу үзе үк сәләмәтлек билгесе, сәләмәтлек символы буларак күз алдына баса.
Соңгы елларда кешеләрнең күпләп юанаюы күзәтелә, хәтта сәләмәтлек саклау оешмалары аны “симерү эпедемиясе” дип тә бәяләде. Моның сәбәпләре кешенең аз хәрәкәтләнүендә, углеводларга бай ризыкны күпләп куллануында дип аңлаталар. БМО китергән мәгълумәтләргә караганда, Россия Федерациясе симерүчеләр саны буенча дөньяда 19 урында тора икән. Хатын-кызларның – 51, ир-егетләрнең 38 проценты хроник симерү авыруыннан интегә. Шунсын да әйтергә кирәк, артык авырлык шикәр диабеты, онкологик авырулар, йөрәк һәм кан тамырлары авырулары барлыкка килүгә дә сәбәпче булып тора икән.
“Симерү эпидемиясе” артык гаҗәп тә түгел кебек. Һәркөн саен көн буена безне нәрсәдер ашарга өндәп торалар ич. Телевидение аның бер тармагы гына. Моңа гәзит-журналларны да, интернетны да, урамнарда кычкырып торган реклама баннерларын да, адым саен таратылучы буклетларны да, башкасын да өстәргә кирәк. Һәр адымда безне кемдер нәрсәдер ашарга кыстый.
Безне яхшы ашаталар…

(Барлыгы 91 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .