kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Бу дөньяда яхшы кешеләр күп

Бу дөньяда яхшы кешеләр күп. Ә тегесендә тагы да күбрәк.

* * *
Бары тик ахмаклар гына бер үк хатаны кабатлый. Акыллылар яңа ялгышлар уйлап таба.

* * *
Яхшы китаплар күп — вакыт кына юк.. Матур кызлар күп — акча гына юк.

* * *
Ниндидер эш өчен бар йөрәген биргән кешене «йөрәксез» дип атарга мөмкинме?

* * *
Аның саф намусы тирә-яктагылар өчен куркыныч тудыра башлады.

* * *
Сөйгән ярларны без беркемнән дә рәнҗеттермибез, без аларны үзебез рәнҗетәбез.

* * *
Бер кайчан да башыңны имә, алда әле синең башыңны идертерлек нәрсәләр муеннан — ә синең инде башың иелгән.

* * *
Үз проблемасы булмаган кешенең бер проблемасы бар: ул башкаларныкын хәл итә алам дип уйлый.

* * *
Сезнең сәләмәтлек өчен иң зур куркыныч тудырырга мөмкин булганы — врач.

* * *
«Сенсорный телефонда песи өч фото төшерде, биш хәбәр җибәрде һәм милиция нарядын чакырды.»

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

* * *
«Официант! Ишекне китерегез. Мин кайтам…»

* * *
Ул начар кеше түгел, ул безне сатмаган. Ул безне бүләк иткән.

* * *
Сүз озайтканнан фикер озынаймый.

* * *
Бәхет ул саф һава кебек. Кемдер бозмаса, барлыгы сизелми.

* * *
Унбишенче рюмканы эчәрдән алда уйлап карарга тырышыгыз — сез үзегезне чынлап та ютубта күрергә телисезме?

* * *
Бүтән горурланырлык нәрсәсе булмаганнар гына тыйнаклык белән горурлана ала.

* * *
Итәк астына үрелгән иде, үкчә астында һушына килде

Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан

(Барлыгы 122 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .