Җимеш
Бер патша үз биләмәләрен әйләнеп йөргәндә, көч хәл белән алмагач утыртып маташкан туксан тугыз яшьлек бер картны күргән. Һәм сораган:
— Бу алмагачның җимешен ашарга өметләнәсеңме әллә? Ул алма бирә башлаганчы, син инде гүр иясе булырсың бит.
— Әй, падишаһым. – дигән карт, — Безгә кадәр дә кемнәрдер агач утырткан, ә без шуның җимешләрен татыдык. Ә хәзер килер буыннар өчен агач утыртып калдыру чираты безгә җитте.
Җавап патшага ошаган һәм ул аңа бик күп акча биргән:
— Менә сиңа юмартлыгың, акылың, зирәклегең өчен.
— Әй, ходай! – дип кулларын күккә сузган карт, — Бу агачның шул тиклем тиз арада җимеш биререн көтмәгән дә идем. Рәхмәт сиңа!
(Барлыгы 73 карау, бүген - 1 кеше)