kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Килеп ал…

Дөньяда көтелмәгән хәлләрдән дә күбрәк нәрсә юк. Дөнья үзе шуннан тора. Шулай көтмәгәндә фәлән еллар буе күрешмәгән дүрт ахирәт очраша да кичен берәр кафега кереп утырырга сөйләшәләр.
— Күптән күрешеп-сөйләшеп утырган юк, гел эш тә эш… Шулай чаба-чаба үлеп тә китүең бар. Дәрт бар чакта, дәрман барда рәхәтләнеп бер бәйрәм итеп, сөйләшеп, җырлашып, биешеп кайтыйк әле.

Кызлар сүзе — аткан ук бит инде хәзер. Кичен җыелалар. Тәм-том, шәраб алалар. Бер-берсенә комплиментлар әйтәләр. Ну… Хатын-кыз күз алдында чакта бер-берсен мактый бит инде. Болар да макташалар, үзгәрмәгәнсең, һаман шул чибәр килеш, күзнең явын алырлык, фәлән-төгән. Чынлап та шулай инде бер карасаң. Мактарлык та бар. Каннары кайнап торган дүрт алиһә, кайсын мактасаң да ким-хур булырлык түгел.
Күрше өстәлдәге ир-егетләр дә бу якка күз атып, без яулыйсы үрләр бар әле дигән кыяфәт чыгаралар. Тик бер чара да күрергә ашыкмыйча, ханымнарның өлгерүен көтәләр.

Ә болар күз алдында өлгерә. Дөнья хәлләрен сөйләшә-сөйләшә утыра торгач, телләр чишелә, башлар әйләнә, әйләнгән башка төрле фикерләр килә. Һәм ирләренә: «Мин сине яратам» — дип смс язып җибәрергә булалар. Нинди кызык җавап килер икән?
Беренчесе язып җибәрә хәзер:
— Мин яратам сине, җаным
Җавап озак көттерми:
— Син кафеда мени?
— Әйе, җаным. Мин сине яратам.
— Үзең кайталасыңмы?

Сөенәләр, көлешәләр. Икенчесе яза хәзер. Аңа да кызык җавап килә:
— Нихәлдә син, исән-саумы?
— Әйе, җаным.
— Ә машина?
Өченчесенә килгән җавап бөтенләй кыска гына:
— Ничә сум кирәк?
Дүртенчесенең ире юк. Бик боегып кына ахирәтләрен карап утыра да ким-хур булмаска теләп, күзенә эленгән беренче ир-ат номерына смс яза. Аңа да җавап шундук килә:
— Кем син?
— Хатының.
— Минем хатыным юк.

Ханымнар аптырашта кала. Шуннан теге аңлатып бирә инде үзенең кияүдә түгеллеген. Һәм кан тамырында кайнаган шәраб тагын болай дип яздырта:
— Мин синең хатының.
— Сантый.
Шулай матур гына күңел ачкач, төнгә авыша, кайтыр вакыт җитә. Өстәл артыннан кузгалуга ук ишектә өч ханымның да ире күренә. Каршы алырга килгәннәр инде. Дүртенче ханым боегып кала. Ялгызлык ул шулай бит инде, бер уйламаган җирдән килеп чеметеп ала. Ахирәтләре көлешә, аларның күңеле күтәренке.
— Ә син теге номерга тагын яз, — диләр.
Өзмиләр дә куймыйлар. Ханым боларны тыңларга мәҗбүр була.
— Җаным. Мин шундый-шундый кафеда. Йомшардым. Килеп ал.
— Кем син?
— Хатының.

Һәм ни гаҗәп, теге ир шундук диярлек килеп җитә. Матур гына, затлы гына ир. Хатын-кыз игътибарыннан читтә калырлык түгел.
Шуннан нәрсә инде…
Ун елга якын бергә яшиләр хәзер… Бик матур яшиләр.

Марат Кәбиров

(Барлыгы 32 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .