kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Күңел нечкәргән вакыт

Авырып ятуның тагын бер рәхәт ягы бар. Хастаханәгә эләккәч, ничектер киң күңеллерәк, нечкә хислерәк кешегә әйләнәсең, үзеңне фани дөнья ваклыкларыннан өстенрәк итеп тоясың. Изгелек эшләү теләге уяна, зур яхшылыклар кылырлык рәтең генә булмый. Һич югында начарлык эшләүдән, яман гадәтләрдән тыелырга омтыласың.

Мин беренче эш итеп тәмәке тартуны туктаттым. Авызыннан да төшерми, хәтта юлның озынлыгын да “сигарет ярымлык юл” дип тәмәке белән үлчи торган адәм өчен бу зур җиңү кебек тоелды. Аннан соң бәләкәй чакта ук малчылык фермасындагы көтүче абыйлардан, савымчы апалардан өйрәнгән текә сүзләрне туктаттым.

Берсе дә артык авыр булмады. Начар гадәтләрдән котылу өчен хастаханәдән дә кулайрак урын юк икән. Бер карасаң, ул синең тәнеңне генә түгел, ә җаныңны да дәвалыйдыр кебек.

Дөресе дә шулдыр, гадәти тормышта агрессив булган кешеләр дә монда юашланыбрак кала ич, киң күңелле, олы җанлыга әверелә. Сәләмәт чакта тормыштан зуррак калҗа умырырга теләп пыр тузган  үзебез кебек үк кешеләрне генә күрәбез бит. Кемнән көнләшәбез, кемгә үртәләбез. Ә монда башка дөньяга килеп эләгәсең. Мондагы кеше  берни дә умырырга теләми, бары тик яшәү һәм савыгу өчен көрәшә. Әрнүләр эчендә ятса да елмайган була ул, авыртуны басучы укол ясарга килгән шәфкать туташына шаян сүз әйткән була. Үзе аягында көчкә басып торса да күршесенә торып утырырга ярдәмләшә. Монда бөтенләй башка энергетика: бердәмлек, татулык, ярдәмчеллек һәм тагын әйтеп аңлатып кына бетерәлмәслек әллә нәрсәләр…

Шушындагы рухи халәт сәләмәт кешеләр арасында булса, беркайчан да бернинди низаглар, аңлашылмаучылыклар килеп чыкмас идедер кебек. Без намуслы булып, гадел тормышта гомер итәр идек. Бәхетле яшәр идек.

Бу хастаханәдә беренче тапкыр гына ятуым түгел. Малай чакта салкын тидереп тә, аяк-кулларны сындырып та берничә тапкыр эләгергә туры килде. Сагынуга тартым бер хис мине көн саен  балалар бүлегеннән урап килергә мәҗбүр итә. Барсы да таныш. Шул ук вакытта бераз ят та кебек. Бик күп нәрсәләр үзгәргән. Шулай да врачлар бүлмәсеннән: “Әй, тагын пыр тузалар инде. Уйнарга кердегезме монда, дәваланыргамы?!. Укол кадыйм тагын шаулашсагыз…” — дип врач апаларның берәрсе килеп чыгар кебек. Тик алар чыкмый инде. Бик күпләре мәңгелеккә киткән. Ир уртасына җитеп исемнәрен инде онытсам да үзләре һаман күз алдымда торган кебек. Һәм мин күңелемнән генә аларның барсына да рәхмәт әйтәм. Рәхмәтләрем дога булып барсын.

Кайберләре бүген дә исән. Кайчагында урам чатларында очраклы гына күрешәбез. Аларның икесен мин аеруча якын итеп күңелемдә йөртәм. Берсе Тамара Константиновна Романова. Шундый ягымлы, якты апа булып истә калган. Икенчесе Рафаэль Абхас улы Гаделхаков. Балалар педиатрлары. Мин аларны бала чагымның ике фәрештәсе итеп күз алдына китерәм. Хроник бронхит белән авыру сәбәпле физкультура дәресләренә дә кертелмәгән беренче класс малаеннан ун чакырым марш-бросокны сулышы да капмыйча йөгерә алырлык егет ясаган шәхесләр. Егет чагымда ниндидер ярышларда катнашып педьесталга баскан саен мин аларга рәхмәт әйтә идем. Бүген дә рәхмәтлемен.

Боларны уйлаган саен күңел нечкәрә. Без ниндидер уңышларга ирешәбез дә бу уңышлар бары тик безнеке генә дип уйлыйбыз, үзебезне җиңүче итеп, бик көле итеп тоябыз. Бик фырт кыяфәткә кереп, интервьюларда текә-текә сүзләр ычкындырган, борчакны эредән ярган чакларым минем дә аз булмады. Ә бит бер карасаң, бер генә уңышым да, бер генә әсәрем дә фәкать минем үземнеке генә түгел. Юлымда очраган әнә шундый әйбәт кешеләрнеке дә. Алар мине саклап калган, аякка бастырган, үстергән, кеше иткән… Вакытында аларның бары тик берәве генә очрамаса да, яки битараф калган булса, язмышым бүтән юлдан китәр иде бит. Ә бәлки, кайдадыр барып очланыр да иде…

Миңа әйбәт кешеләр гел очрап кына торды. Әле дә шулай. Гомер буена кешеләр миңа кылган шул изгелекләргә тиң булырлык берәр нәрсә эшли алырмынмы икән? Белмим. Ә эшлисе иде…

(Барлыгы 53 карау, бүген - 1 кеше)

One thought on “Күңел нечкәргән вакыт

  1. Ә Галиев??? Участок терапевты. Исем отчествосын онытканмынмы әллә инде белмимдәдер, чөнки Сез алдагы мәкаләгездә язганча, табибларны фамилияләре белән генә атап йөртәләр иде бит. Минем мәрхүмә әбекәем гел Галиев диде инде…..87 яшькә җитеп бер тапкыр да хастәханәдә ятмаган әбиемнең озын гомере бәлки шул Галиевның даруларыннан дыр???!!!

Comments are closed.

@Mail.ru .