kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Календарь

Бу исем начар яңгырамый, шулай бит. Начар булса да бер хәл итеп булмый, мин кушкан нәрсә түгел. Гомумән, кешегә исемне мулла куша. Таһәрәтен алып бәлешен ашагач, догасын укый да баланың колагына пышылдый. Бәлеш бетә, таһәрәт бозыла, дога онытыла, исем кала. Ризамы бала аның белән, юкмы – гомер буе шул исемне тагып йөрергә тиеш була.
Кешенең кушаматы да була. Кайберсен тегенең арт ягында гына кабатлыйлар, үзенә ишеттермиләр. Мәсәлән, Крокодил. Үзе комсыз һәм бур булса да башкаларны күз кырыннан чыгармаган бер уртакул түрәне шулай дип йөртәләр иде без бәләкәй чакта. Йөзенә бәреп әйтмиләр инде. Күз алдында: «Әй, Фәлән абзыкай» — дип кенә торалар. Кызык иде ул чакта өлкәннәрне күзәтү. Теге урам очында күренүгә үк ниндидер җирәнү сыман хис белән: «Әнә, Крокодил килә инде тагын» — диләр дә теге килеп җитүгә елмаеп каршы алалар: «Әй, Фәлән абзыкай, хәлләрегез ничек, фәлән дә төгән…» Һәм үтеп китүгә, тагын үзе ишетмәслек итеп кенә «Крокодил» дип калалар. Шулай итеп, теге Фәлән абзыкай үзенең Крокодил икәнен дә белми яшәргә мәҗбүр иде. Бер карасаң чынлап та кызык инде. Гомере кыска гына булса да кеше шул вакыт эчендә әллә ничә кеше булып яши. Әлеге абзый да… Үзе кебек начальниклар арасында — Фәлән Фәләнович, урамда – Фәлән абзыкай, ә халык күңелендә – Крокодил… Мин моны хәзер генә аңлаган кебек кыланам. Ә бәләкәй чакта алай түгел иде. Әнисе почтада эшләгән дус малай белән без гел гәзит-журнал таратабыз, һәм авылга килгән бердәнбер «Крокодил» журналын гел теге «Фәлән абзыкай»ның капкасына кысырып китә идек. Һәм аны шушы журналга язылган өчен Крокодил дип атыйлар икән дип уйлый идек. Алай булмаган. Журнал да бөтенләй бүтән кешегә тиеш булган.
Ә кушаматның кайсысын йөзенә бәреп әйтәләр. Һәм кеше аңа шулкадәр күнегә, үз исемен әйтеп чакырсаң да борылып карамый, кушаматын әйтүеңне көтә. Һәм кайчагында үзе дә кушаматын әйтеп таныша. Күрше авылда бер шундый егет бар иде. Үземнекен әйткәч, моның да исемен сорыйм, ә теге: «Майлы авыз». «Кем?» — дип аптырыйм, мондый исемне ишеткән булмагач, ә теге тагын кабатлый: «Майлы авыз инде. Барсы да шулай дип йөртә.» Соңрак кушаматының сере дә ачыкланды. Матур итеп, йомшак итеп сөйләшә бу, сөйләгән сүзләре белән бөтен нәрсәне дә майлап-җайлап куя.
Календарь турында идем бит әле. Начар малай түгел ул. Эшен дә җиренә җиткереп эшләп куя. Килде-китте сүз дә сөйләп йөрми. Кыскасы, фәрештәнең үзе кебек инде. Аек чагында шулай. Ә айнык чагы юк. Аның иң айнык чагы – махмыр. Айнык чагы булмаган кебек үк исереп егылган чагы да, чайкалып йөргән чагы да юк. Алай гына да түгел, айнык чагын күргәнең булмаса, син аның исерек икәнен сизмисең. Һәм аның берничә сәер гадәте бар.
Авылдагы бөтен кешенең дә туган көнен белеп тора. Кушаматы да шуннан килә инде. Сабый баладан алып чал картларга кадәр. Төннең кайсы өлешендә уятып сорасаң да әйтеп бирәчәк. Һәркемне килеп котлый. Үзе моны болай аңлаткан була:
— Котларга килгәч, тәк тә бер йөз грамм салып бирәләр бит инде.
Янәсе, туган көннәрне белүе бары тик йөз грамм эчү өчен генә. Алай түгелдер инде. Ул бит үзе дә буш кул белән килми. Аннан соң, теге дөньяга китүчеләрнең дә җирләнгән көнен төгәл белә. Календарь инде, кыскасы.
Ә иң сәер гадәте – ураза тота. Йөз граммны каплап куя да биргән зкаусканы кире кага: «Юк, мин әле уразада.» Беренче тапкыр күргән кеше моны шаяру дип кабул итә. Ә ул шаярмый. Ул чынлап та ураза тота. Ашамый, тәмәке тартмый, дога-фәләнен, башка йолаларын өйрәнә… Кыскасы, уразаның бөтен шартын да китерә бу. Бары тик эчүен генә ташламый.
— Мин менә кулымнан килгәннең барсын да эшлим, — ди үзе, — Хәтта махмырдан булсам да бер тамчы суга үрелмим. Ә эчүне ташлый алмыйм, извини.
— Соң, эчкән килеш… Аны ходай барыбер кабул итми ич.
— Ул берәү генә, — дип һаман үзенекен сөйли теге, — Бөтен кешене дә кабул итеп бетерә алмаска мөмкин, ансы аңлашыла. Тик бит эш аның кабул итүендә түгел.
— Алайса, нидә соң?
— Омтылыш. Омтылыш булырга тиеш.
Һәм текәлеп, барып җиттеме сиңа дигән кебек итеп карап тора. Календарь! Ә бер карасаң, хаклы бит. Без, адәм балалары, үзебез омтылган ноктага бер кайчан да төп-төгәл барып чыгалмыйбыз инде. Тик аңа карап кына кыйбланы үзгәртмибез, өметне өзмибез. Омтылыш булырга тиеш.

(Барлыгы 88 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .