kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Балта

Командировкадан кайтышлый әллә нишләп кенә кибеткә кагыласы итте. Югыйсә, берни дә күтәреп йөрмим дип сумкасын да эш бүлмәсендә калдырган иде. Хуҗалык кирәк-яраклары кибетен күрүгә, нинди вак-төякләр кирәклеге исенә төште дә урап узалмады. Аласын алып бетердем генә дигәндә, бик матур булып ялтырап яткан балтага күзе төште. Кулына алды. Шундый уңайлы итеп саплаганнар, кулда уйнап кына торырлык. Балта йөзенә чиртеп карады – зеңләп тора. Хәзер бит күбесенчә туң тимердән ясыйлар, ә мондыйны эзләп-эзләп тә табармын димә. Хакы да әлләни түгел икән. Ярый.
Урамга чыккач, кибет тәрәзеннән үз чагылышын күреп сискәнеп китте. Ул озын кара плащ кигән иде. Алга иелә биребрәк атлаучы ябык кына, озын гына гәүдә. Караңгы төшеп килгәндә үзе дә беркадәр шәүләгә охшабрак тора икән. Өстәвенә, кулына балта тоткан. Шәһәр урамы буйлап шушы кыяфәттә атлаучыны күрсә, теләсә-кем куркып качар. Шуңа балтасын алай да, болай да тотып карады да, аптырагач, куенына яшерде. Җәяү генә кайтасы ич, ара бик ерак түгел. Әле йортлар арасыннан узып юлны беркадәр кыскартырга да мөмкин…
— Абзый, тартырга бармы? — Моны үзенә әйтәләрдер дип уйламады башта. Беркадәр тупасрак тавыш тагы кабатланды, — Саңгыраумы әллә син?!.
Ул арада ике-өч егет каршысына килеп басты. Тәмәке сорыйлар икән ич.
— Бар. — Ул сул кулын кабыргасына кыскан килеш уң кулы белән кесәсен кармалады, тик тәмәке табылмады, — Булырга тиеш иде…
— Нәрсә мыштырдыйсың анда?! — дип ашыктырды берсе, — Пачкасы белән чыгар.
— Хәзер, хәзер егетләр…
Ул үзе тәмәкесез йөрергә яратмый, бетсә җиде төн уртасында да кибеткә чыгып йөгерә торган кеше булгач, егетләрнең хәлен дә аңлый сыман иде. Ләкин озаграк көттерергә туры килде. Ә боларның исәбе тәмәке түгеллеген, тәмәке бары тик сылтау гына икәнен чамалый алмады.
— Тизрәк бул, корчаңгы! — дип төртеп җибәрде берсе.
Ир чайкалып китте, тигезлеген саклау өчен кулларын җәйде һәм куенындагы балтасы аяк астына шуып төште. Ир аны тиз генә эләктереп алды да тураеп басты. Моны көтмәгән егетләр бер мәлгә тынып калдылар һәм тәмәке турында шундук онытып, тиз генә юкка чыктылар.
Ул юлын дәвам итте. Кайсыдыр подъезд алдында гайбәт сатып утырган әбиләр аның килүен күреп, ашыга-ашыга ишеккә юнәлдерләр. Шунда гына ул балтасын кулына тотып атлавын чамалап, аның сабын җиң эченә тыгып куйды. Ул узып китүгә, әбиләр тагын урыннарына чыгып утырды.
— Бераздан ир янына полиция машинасы килеп туктады.
— Урыныңнан кузгалма! — дип кычкырдылар, — Коралыңны ташла!
— Коралым юк…
— Ә кулыңда нәрсә?
— Ә-ә-ә, балта бит ул… кибеттән сатып алдым… — Ул балтасын читкәрәк ташлады да, кесәсендә капшанып чегын тартып чыгарды, — Менә, чегы да бар.
Тәртип сакчыларының берсе балтага ташланды, икенчесе чегын эләктерде, өченчесе ирнең кулын каерып тотты.
— Каерма шул кадәр, сындырасың ич, — дип карышты ир.
Беркадәр вакыттан соң, товар чегын тикшергән тәртип сакчысы да телгә килде:
— Җибәр. Чынлап та кибеттән алган.
Артык җәфалап тормадылар, документларына күз салдылар да, хәлне тагын бер кат сорашкач, көлешә-көлешә гафу үтенеп китеп бардылар.
Өенә маҗарасыз гына кайтып җитте. Шулай да аның кәефе беркадәр кырылган иде. Полиция хезмәткәре каерган кулы да авыртып тора. Сантыйның сантые булып йөр инде шулай. Ул балтаны төреп алган булса соң!
Кыңгырау төймәсенә басу белән ишек ачылды да бик матур итеп киенгән хатыны атылып чыкты. Бер мәлгә сүзсез калды һәм шатланып аның муенына асылынды:
— Кайттыңмы, җаныкаем! Ә мин сине нәкъ бүген кайтырсың дип көткән идем. Әйдә, уз, табын әзер. — дип кухняга атлады.
Һәм иренең җиңеннән акырын гына шуып төшкән балтаны күреп телсез калды. Йөзен кара болып күмеп китте. Һәм ул сак кына хәрәкәтләр белән балтага үрелде:
— Җаным, зинһар алай итмә. Куй. Мин барсын да аңлатырмын…

(Барлыгы 62 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .