kicheru_yuk_1200x500
Миллион
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Шахтер

Авылда кушаматсыз кеше сирәк. Ә ул кушаматның ниндие генә юк! Без бәләкәй чакта Крокодил абый бар иде. Дус малай белән (әнисе почтада эшли) еш кына бергәләп гәзит таратабыз. Ә бердәнбер “Крокодил” журналын һәрвакыт Крокодил абыйларга куябыз. Соңыннан белдек, журнал бөтенләй башка кешегә тиеш булган икән…
Шахтер бар. Алар икәү. Берсе чынлап та шахтер, гомер буе читтә эшләп ялга чыккач кына авылга кайтты. Бер мәлне бакчада булашам. Бәрәңгенең бер төре бар бит әле… Сабагы көнбагышныкына охшабрак тора. Белмим инде ничек аталганын… Әрсез нәрсә инде… Кеше утырта дип утырткан идек, һич котылып бетеп булмый. Шул бәрәңге өтеген төпләп йөрим, шахтадан кайткан күрше тыкрыктан узып бар. Күрештек, тәмәке кабыздык. Һәм мин төпләгән бәрәңгене күреп һушы китте:
— Карале, топинамбур! Нәкъ үзе бит. Ә мин интернет аша заказ бирдем. Йөз грамын мең ярымга.
Шикәр чиреннән файдасы бар икән. Мин инде моны кайда илтеп түгим микән, дибрәк тора идем. Җай чыга түгелме соң?!.
— Кыйбат тора инде ул, — дигән булам мыек астыннан елмаеп, — Бик файдалы нәрсә бит.  Әле район үзәгеннән заказ биргәннәр иде, шуңа казуым.
— Күпмегә бирәсең инде? — ди читтән кайткан күрше. — Миңа да кирәк иде бит.
— Үз кешеләргә килосын биш йөздән генә җибәрәм инде. — Кыяфәтеннән күреп торам, теге риза, шат. Ә мин бәрәңгенең күпме чыгачагын чамалыйм да аны тагы ныграк шатландырырга тырышам, — Давай, сиңа капчыгын биш йөздән.
Шахтер күрше сөенеченнән үрә сикерә. Һәм шул мизгелдә диярлек бер кулына капчык, икенчесенә акча тотып килеп җитә. Бакчадагы топинамбурны бергәләп төпләп бетерәбез. Икебез дә шат. Акчасын мәҗбүриләп кире бирәм, кирәкми, күрше хакы бит, бу бәрәңге киләсе елга тагын чыга әле ул, дим.
Тагы бер Шахтер бар. Ансының кушаматы шундый. Кушаматының тарихы да бар икән. Бер мәлне салыбрак кайта да хатыны белән каты гына тиргәшәләр болар. Һәм ир кеше әйберләрен җыя да чемоданын алып:
— Мин синең белән яшәмим, шахтага китәм – дип, ишекне шапылдатып ябып чыгып сыпыра. Хатын юлына артыкылы төшеп тә, китмә дип ялынып та карый – файдасыз. Ир кеше ич инде, берсүзле булырга тиеш.
Хатын үкереп елап торып кала. Өйдә күз яшҗләрен түгә. Беркадәр тынычланган кебек булгач, күңелен бушатырга дип күршеләренә кереп китә.
— Бик әйбәт яши идегез бит, ник шулай кызып китте икән, — дип юаталар аны, — Бәлки, акылына килер, әйләнепкайтыр әле.
Күршеләрдә тынычланган кебек булса да өенә кайткач, тагы күңеле тула. Нәрсәгә генә караса да ире, аның белән яратышып яшәгән вакытлары исенә төшә. Күз яшьләре үзеннән үзе агарга тотына. Аптырап тагын ишегалдына чыга. Тагы елый… Ул арада кайдадыр уйнап йөрән кечкенә улы йөгереп килә:
— Ник елыйсың, әни?
— Әй, балакаем, — дип аны кочаклап ала хатын һәм үзе дә сизмәстән әйтеп сала, — Әтиең безне ташлап китте бит…
— Ничек ташлап китте?!. — дип күзләрен түгәрәкләндерә улы, — Син ни сөйлисең, әни?!.
Ә ир… беркайда да китми, абзар артына чыгып хатынының күрешеләргә кергәнен көтеп тора да, тиз генә өйгә кереп базга төшеп яшеренә. Хатыны күршеләрдән чыга. Елый. Ир сөенә, эченнән генә:”вәт, шул кирәк сиңа” — ди. Бераздан хатын тагын ишегалдына чыгып китә. Керә. Табын янында нәрсәдер эшли. Җырлый. Нәрсәдер пешерә, каһәрең. Тәмле ризык пешерә. Ирнең инде тамагы ача, башка хаҗәтләре дә үзен сиздерә. Ләкин нихәл итәсең?!. Ә хатыны, ичмасам, ишегалдына да чыкмый. Җырлый үзе. Ире әллә китте, әллә китмәде. Вәт, бу хатын-кыз, ә. Ярый, чыгып китмәгән әле авылыннан. Кайтуыңа кияүгә дә китеп барыр иде. Ир шулай көнозыны базда ята. Бары тик караңгы төшүгә генә хатыны дөбер-шатыр китереп баз капкачын ачып җибәрә:
— Әй, шахтер, чык. Сменаң бетте!
Кечкенә уллары әтисенең базга төшкәнен күреп калган булган икән.
Бу хәлдән соң иргә Шахтер кушаматы беркеп кала. Вакыт уза, бу хәл онытыла башлый. Әмма шахтерлар көнендә иргә котлау открыткасы килеп төшә. Бер ел… ике… Бары тик ун елдан соң гына ачыклана: бу открыткаларны район үзәгендәге дусты җибәргән икән. Менә шундый шахтерлар…

(Барлыгы 79 карау, бүген - 2 кеше)


@Mail.ru .