kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Елмаю – матурлыкның иң арзан ысулы

* * *
Безнең иң яшерен серләрне күпме кеше саклый?!.

* * *
Фәлсәфи сорау: будильник уянырга булышамы, йокларга комачаулыймы?

* * *
Бушлай бирелгән киңәш – тәнкыйть, ә сатып алынган киңәш эшлекле ярдәм кебек кабул ителә.

* * *
Фикерен кешеләргә ыргытты. Таласыннар.

* * *
Әгәр «Тарзан»ны ахырдан укысаң, бу китап гадәти шәһәр кешесенең бөтен дөньяга кул селтәп, маймыллар арасына яшәргә китүе турында.

* * *
Миңа комсызлыктан дару бирегез. Күбрәк, күбрәк…

* * *
Ул шуный котсыз иде, хәтта чалгысын тотып килгән Әҗәл дә янына керергә базмыйча, бакчасындагы печәнен генә чабып китте. Берничә тапкыр.

* * *
«Ун ел инде базарда. Чыгу юлын табарга ярдәм итсәгезче.»

* * *
Гомер кыска булмаса, кеше үлемсезлек турында озаграк уйлана алыр иде.

* * *
Телевизорны шул кадәр еш карыйм, президентлар мине танып тора.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

* * *
Ир-егет – аучы. Хатын-кызның бөтен капканнарына да эләгә торган аучы.

* * *
Хатынының хыянәте турында белгәч, әйберләрен җыйды да сөяркәсенә китте.

* * *
Юан корсак кәшилүккә генә килешә.

* * *
Һәр яхшы кешенең бер җитешсезлеге була. Һәм шул кимчелекне генә күрүче кешеләр була. Алар үзләрен нәрсәдән мәхрүм иткәннәрен аңлыймы икән?..

* * *
Алла алдында «король» дә «алтылык»

* * *
Бөтен нәрсәсе дә булган кешегә нәрсә бирергә мөмкин? Аның маңгаена гына бирергә мөмкин.

Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан

(Барлыгы 210 карау, бүген - 3 кеше)
@Mail.ru .