kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Бердәм россия милләте

* * *
Россия халкын бердәмләштерү, патриотик хисләрен ныгыту максатыннандыр инде бүген «бердәм россия милләте» дигәнрәк нәрсә кертергә җыеналар. Бердәм милләт булмаган җирдә бердәм дәүләт була алмый, — дип дәлилләргә тырышалар моны. Мин ышанырга тырышам. Бу очракта «милләт» сүзе этник түгел, ә социаль, яки геополитик берәмек буларак карала һәм «россияда яшәүче», «россия гражданы» дигәнрәк мәгънә бирә икән. Дөнья халыклары өчен артык зур яңалык түгел. Америкада да, Англиядә дә кулланыла. Милләтең татар, ә үзең американлы булырга мөмкинсең.
«Россия милләте» дип аталган партия дә төзелеп өлгергән икән. «Америкалылар тагын салкын сугыш игълан итте. Америка һәм Европа һәрчак Россияга каршы бара, — диләр алар, — Патша дәверендә дә, совет чорында да шулай булган. Әле дә шулай. Чөнки без бүтән төрле!.. Россия милләте көчле һәм бүленмәс булырга тиеш.» Бу бердәмлек әле һәр милләткә үз йөзен саклап калу мөмкинлеге дә бирергә җыена. Россия милләте дип аталган халык арасында без барыбыз да тигез булачакбыз икән. Бөек рус халкы дәрәҗәсенә күтәрелү ич инде бу. Шатлыгыңнан егылып үләрлек хәл бит! Рәхмәтләр генә яусын инде үзләренә.

Матбугат яңалыклары белән танышам. Күптән түгел генә тагын митингка чыкканнар икән. «Татарстанда рус теле яклауга мохтаҗ»- дигән лозунглар күтәргәннәр… Шушыларны күреп торгач, «бердәм россия милләте» дигән төшенчәне законлаштыру бик шикле нәрсә булып тоела башлый.
Тагы бер нәрсә. Татарстан дигән дәүләтебездә дә без үзебезнең Россия гражданы икәнебезне бик яхшы тоеп яшибез. «Россия халкы» дигәндә, үзебезне дә күз уңында тотып сөйләшәбез. Шулай булгач, безнең Россия халкы икәнебезне дәлилли торган кануннар кабул итеп торуның кирәге бармы? Бу бишенче тәгәрмәч кебек килеп чыкмыймы?
Әгәр игълан ителгәнчә, милләтләр тигезлеге, аларның үзаллы үсеше күз уңында тотыла икән, чынлап та, мондый кануннарның кирәге юк. Һәр республика үз миләттен үзе хәстәрли, үз көнен үзе күрә. Һәм әлбәттә, Россия составында булгач, аның кануннарын үтәргә дә бурычлы була. Бүген, әйтик, Татарстан халкы да, Башкортостанныкы да үзен бер үк вакытта Россия гражданнары, Россия халкы дип исәпли. Моның өчен аларга югарыдан төшерелгән бернинди канун да кирәкми.
Шулай булгач, Мәскәүдә утырган акыллы җитәкчеләр ни өчен шундый тәкъдимнәр белән чыга соң? Моның сәбәпләре төрлечә булырга мөмкин. Беренчедән, үзләренең хезмәтен күрсәтергә тырышу, дәүләт икмәген юккка ашамауларын, илнең куәтен арттыру өчен җитди эш алып баруларын дәлилләү өчен. Күрәләтә ахмак проектлар тәкъдим итүче депутатлар аз булмады ич инде. Икенчедән, мондый тәкъдимнәр милли даирәләрдә беркадәр шок уята. Һәм җәмәгатьчелек даррәү күтәрелеп аны кире кага да «аллага шөкер, зур бәладән котылдык» дип җиңел сулап куя. Нәкъ менә шушы вакытта алардан ваграк позицияләрне тартып алырга мөмкинлек туа. Күрәләтә талый торган әрсезлек алдында ваграк позицияләрнең кулдан ычкынуы зур югалту булып тоелмый. Мединский тәкъдим иткән проектлар да, монсы да шуның өчен хезмәт итәргә мөмкин. Өченчедән… бу инде Россиянең милли республикаларны йөгәнләү юнәлешендә беренче омтылышы түгел. Ел саен диярлек ниндидер проектлар тәкъдим ителә, кире кагыла, тагын тәкъдим ителә. Шуңа күрә, әлеге канун да Россия халыкларын үстерергә тырышудан туган гамәлдер дип уйларга мөмкинлек юк. Киресенчә, игълан ителгән лозунглар астында мәкер ятмыймы дип шикләнергә генә мәҗбүр буласың.

«Бердәм россия милләте» булдыру — югарыдан төшкән идея. Бу Россия составындагы халыклар белән алдан килешенеп эшләнгән эш түгел. Әгәр, әйтик, ниндидер милләт бу берлеккә керергә теләмәсә? Аны Россия составыннан чыгаралармы? Юк, әлбәттә. Ул республика җитәкчесен алыштырып үзләренә каршы килми торган башка кешене җитәкче итәләр. Ә теге, бахыр, бөтен чараларны кулланып үз халкын әлеге берлеккә керергә өнди. Бу — соңгы чик, әлбәттә. Бүген бер республика җитәкчесе дә мондый чиккә бармаячак. Барсы да тыныч кына, «бертавыштан» һәм «үз ихтыяры белән» хәл ителәчәк. Югарыдан кушылган, димәк, эшләргә кирәк. Шул рәвешле, башлангычы белән үк ул диктатураны хәтерләтә, әлбәттә, заманча, дипломатик диктатура инде. Беренче адымы ук шулай булгач, монда ниндидер тигезлек, демократик фикер алышулар күз уңында тотыла аламы? Әйтүе авыр. Һәрхәлдә, милләтләр тигезлеген һәм аларның үз йөзен саклауны гарантияләүче механизмнар тәкъдим ителми.
Әгәр үзара тигезлек һәм гаделлек булмый икән, бу социализм чорындагы «совет кешесе» булдырырга тырышудан артык аерылмаячак. Әлбәттә, аның беркадәр камилләшкән варианты булыр. Үткәндәге хаталарның барсын да исәпкә алып эшләнгән очракта ул, кайбер милләтләрнең тулысынча йотылуына да илтергә мөмкин. Шулай да барлык милләтләрнең дә йотылып бетүен күз алдына китерү авыр, алар да йоклап ятмый ич, мөмкинлекләренә карап хәрәкәт итә, үзен саклап калырга тырыша. Шул рәвешле, үзара каршылыклар барлыкка килә. Беренче карашка бик күзгә ташланып бармаса да мондый каршылыклар үсә, җыела, көч туплый. Ә бу Россиянең нигезенә киләчәктә, иң уңайсыз бер вакытта, шартлаячак бомба салып калдыру белән бер. Әлеге берәмеккә керергә мәҗбүр ителгән милләтләр барлык тыныч чараларны кулланып үз йөзен сакларга тырышачак, саклаячак һәм җай чыгу белән иңендәге шовинизм йөген алып ыргытырга омтылачак. Россия тарихында мондый мисаллар булгалады бит инде. Ахыры билгеле. Рус шовинизмы белән башланган нәрсәләр һәрвакыт русофобия белән тәмамлана.

Мәгълумәт өчен генә!

Бөтенроссия фашистлар партиясе программасыннан:

«Всероссийская Фашистская Партия борется за Фашистскую корпоративную Россию, в которой государственная власть — надклассовая и независимая — основной своей обязанностью почитает осуществление национальных интересов, защиту свободы, труда и мощи России, объединение народов России в сознании их общей принадлежности к единой Великой Российской Нации, охрану продуктов народного труда, природных богатств России и неприкосновенность Российской территории, одним словом — жертвенное служение Нации. Власть — не право, а обязанность; власть — не господин, а слуга, страж Нации.

В Фашистской России каждый Россиянин должен чувствовать себя членом одной семьи — Российской Нации, подчиняя свои личные и классовые интересы интересам Нации, памятуя, что «общее благо — прежде частного блага» и «Благо Отечества — Высший Закон». В Фашистской России не должно быть классовой борьбы, а должно быть классовое сотрудничество, регулируемое надклассовой государственной властью: дружная созидательная работа во имя Нации…

Всероссийская Фашистская Партия считает, что Российская Нация есть организм объединяющий все народы России на основе единства исторической судьбы, общей культуры и сознания общих интересов.
‎- Полноправными гражданами России должны быть не только великороссы, украинцы и белорусы, но и все другие народы России: татары, армяне, грузины и т. п.
‎- Каждый народ России, участвующий в национальной революции и в грядущем национальном строительстве, должен получить право на культурную, административную и политическую автономию…»
(с) Из Программы ВФП , утверждена 3-м съездом Российских фашистов в Харбине 3 июля 1935 года

(Барлыгы 54 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .