Намуслы судья великта йөри
Диңгездән кайткан, ваннада баткан.
* * *
Намус уянды. Һәм барсын да күреп һушын җуйды.
* * *
Караңгы тарих белән якты киләчәк төзеп булмый.
* * *
Нидер җитми икән, димәк, яшисең.
* * *
Җирнең тарту көче карт кешенең аяк астына җыела.
Игътибар!!! Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый... |
* * *
Җырлый белмәсәң — эчмә.
* * *
Ми — сыекча, баш — сөяк. Шулар белән ничек уйлап була?
* * *
Хатын-кызны һәм компьютерны берничек тә ашыктыру мөмкин түгел.
* * *
Теләсә-нинди аңлашылмаучылык килеп туса — иңглиз телен өйрән.
* * *
Мәхәббәтне сатып та алырга мөмкин, нәфрәт кенә — ихлас.
* * *
Бәлагә тарган дустыңа ярдәм ит — тагын бәла килсә, исенә төшерер.
* * *
Үз ялгышларын белмәгән кеше башкаларның хатасы өчен дә җавап бирә.
* * *
Ахмакларга каршы көрәшүне дә геноцид дип бәяләргә мөмкин.
* * *
Россия зур, ә машина куярга урын юк
* * *
Берни дә эшләмәс өчен без барсын да эшләргә риза
* * *
Безнең авылда бөтен халыкны туңкайтып бастыра алучы бөек көч бар, ул – бәрәңге.
* * *
Гел намуслы булган судья велосипедта йөри.
Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан