kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Җәйге дәресләр

География

Россия бик бай ил. Аның хәтта моңарчы бер тапкыр да кулланылмаган байлыклары да бар. Акыл, намус, гаделлек…

Грамматика

«Сарык» дигән сүз бер «р» белән языла. Ә «саррык» — ике «р» белән.

Математика

02+20=4
Исбатлау: Ноль ул «юк» дигәнне аңлата. “Ноль”не алдан куйсалар да, арттан куйсалар да — берни үзгәрми. Ә «бер»не куйсалар, нәрсәдер үзгәрергә мөмкин.

Тарих

Җенси коллыкта озак еллар интеккән хатын-кыз гына тарихның хәлен беркадәр аңларга мөмкиндер. Ләкин… Тарихны белергә кирәк. Тарихны белмәүчегә “икеле” куймыйлар…

Татар теле

Ике фигыль бар: атау һәм ату. Атау – исемләү мәгънәсен бирә. М-н: Һәр күренешне үз исеме белән атарга кирәк. Ату – ташлау, ыргыту. М-н: Болар сиңа таш атырга да күп сорамас.
Моны бөтен кеше белә. Ләкин сез югары уку йортының филология факультетын тәмамлап чыкканнан соң, һәр ике очракта да “атарга” дип язачаксыз.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

Психология

Кешегә бер карыйсың да аның ахмак икәнен шундук аңлыйсың. Ләкин авыррак очрак та була. Кешегә бер карыйсың да аның ахмак икәнен шундук аңлый алмыйсың.

Фәлсәфә

Зиһенгә сыймас нәрсәләр колакка керми һәм күзгә күренми. Синең даһилыгыңны күрсеннәр өчен дөньяда кимендә тагы бер даһи булуы зарур.

(Барлыгы 40 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .