kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Ул өч диетада утыра

* * *
Ахмак акыллыдан ничек аерыла? Ахмак үзен акыллыдан аера алмый.

* * *
Якыннарыңның серен ятларга тарату — хыянәт, үз сереңне тарату — ахмаклык.

* * *
Уңышлардан башың әйләнгәндә иң мөһиме – муеныңны сакларга кирәк.

* * *
Югары максатлар куегыз. Торсыннар. Биек нәрсә матур күренә ул.

* * *
Аз хәрефле сүз күп мәгънә аңлатучан була.

* * *
Һәр колның колбиләүчесе берәү була. Һәр азат кешенең – берничә.

* * *
Ул өч диетада утыра. Берсе белән генә тамагы туймый.

* * *
Вакытлыча акчасызлыктан да тотанаклырак халәт юк.

* * *
Үз фикерен калын тавыш белән яңгыратырга теләгәндә хатын-кыз ир-аттан киңәш сорый.

* * *
Әгәр кешегә бер кисәк ит бирсәң, ул көне буе тук була. Әгәр кешегә югары белем бирсәң, ул бер кисәк итлек тә акча эшли алмый.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

* * *
Россия – сәләтлеләр иле. Сәләтлеләр бихисап — эшләүчеләр юк дәрәҗәсендә.

* * *
Тешләрнең барсын да тазарту мәҗбүри түгел. Картлык көнгә калдырырга теләгәннәрен генә чистартыгыз.

* * *
Оча торган тәлинкәләр күрәсең киләме? Өйлән.

* * *
Айныгач кем булырга телисең?

* * *
Аерылучылар күбәю сәбәпле туйлар саны артты.

* * *
Байлык арттыру белән ярлылыкны киметү – икесе ике нәрсә.

* * *

Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан

(Барлыгы 61 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .