kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Погонлы тел

* * *
Ничек булырга тиешлеген мин белмим, әмма сез дөрес эшләмисез.

* * *
Бомбага тоту башланганда ышыклану урынына беренче булып корсаклылар керә, мәсәлән, хатын-кызлар.

* * *
Кайсыгыз елмая анда? Ничек инде беркем дә түгел? Мин бит ишетеп торам.

* * *
Сержант! Нишләп сезнең монда идәндә су аунап ята?

* * *
Һәр булачак офицерның хыялы булырга тиеш, чөнки хыялсыз офицер канатсыз эт белән бер.
* * *
Койма ничек ауган булса, хәзер дә шул хәлдә тора.

* * *
Мин туп-туры сезнең йөзегезгә караганда сез нигә миңа артыгыз белән торасыз?

* * *
Бомбадан саклану урыны челтәр белән каплана, бу бомба үзенең кая төшкәнен белмәсен өчен кирәк.

* * *
Маймылның койрыгы бишенче кул буларак хезмәт итә.

* * *
Нәрсә, әллә сезне бала чагыгызда әдәплелек белән шөгыльләнергә өйрәтмәделәрме?

* * *
Нишләп 90 процентыгызның флягалары бар, ә яртыгызныкы юк?

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

* * *
Сезне мин сөйләгәннәр кызыксындырамы, әллә ашханә өстендә күгәрчен үләксәсе очып йөрүеме?

* * *
Белеп торыгыз, армиядә бары тик хезмәт срогының кыска булуыннан зарланырга гына рөхсәт ителә.

* * *
Сез мине алдый алмассыз. Мин сезнең ише курсантларны инде күп күрдем, хәтта Африкадан килгән кубалыларны да.

(Барлыгы 49 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .