kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Пицца

Гадәттән тыш хәлләр хезмәте. Кич. Диспетчер йокылы уяулы утыра. Телефон шалтырый.
— Гадәттән тыш хәлләр хезмәте. Саумысыз.
— Ленин урамы, 15, — ди хатын-кыз тавышы.
— Нәрсә анда сезнең?
— Пицца китерә алмассызмы икән?
— Нәрсә?!
— Пицца.

Чираттагы шаяру инде бу. Диспетчер трубканы ташлый.
Юк, була бит шундый талант ияләре… Төн тупсасында шалтыратып башыңны катыралар. Ул бит әле гади урынга да түгел, ә гадәттән тыш хәлләр белән эшли торган урынга.
Тагын телефон шалтырый.
— Гадәттән тыш хәлләр хезмәте. Саумысыз.
— Саумысыз. Ало…
— Әйе, мин тыңлыйм сезне.
— Ало, ало…
— Әйе, тыңлыйм. Сөйләгез.
— Пиццага заказ бирергә иде.

— Сез үзегезнең кайда шалтыратканыгызны чамалыйсызмы?
— Чамалыйм.
— Бу шаяра торган урын түгел.
— Беләм.
— Сезнең һәрбер шаяртуыгыз кемнеңдер язмышын куркыныч астына куя. Шуны аңлыйсызмы?
— Аңлыйм.
— Ә хәзер әйтегез, нәрсә дип шалтыратасыз сез?
— Птицца китерсәгез иде.

Диспетчер трубканы ташлый. Шайтан алгыры. Бу юлы ул үзен тулысынча сыгып ташланган мандарин сыман тоя. Юк, идән мунчаласы. Тулысынча сыгып-корытып идәнгә ыргыталар да өстәвенә аякларын да сөртеп китәләр. Иләде аны теге билгесез хулиган. Диванага чыгарды. Эх, бер кулга килеп эләксәме?!

Ул арада тагын телфен шалтырый.
Диспетчер аңа үрелергә куркып бераз карап тора. Алырга кирәк. Шунсыз ярамый.
— Гадәттән тыш хәлләр хезмәте тыңлый.
— Беләм. Пицца кирәк иде.

Диспетчер инде урыныннан ук сикереп тора. Телефон трубкасын стенага ыргытып, аның чәрдәкләнеп очканын карап алкышлап торасы килә. Дөньядагы бөтен пицца илтү урыннарын үз кулы белән ут төртеп яндырасы килә… Диспетчер котыра. Ләкин тыныч булырга кирәк.
— Гафу итегез, сез үзегезнең кайда шалтыратуыгызны беләсезме?
— Беләм.
— Монда бернинди шаярту да урынлы түгеллеген аңлыйсызмы?
— Аңлыйм.
— Ә хәзер әйтегез, нәрсә дип шалтыратасыз монда?
— Пицца китерегез, зинһар өчен. Ленин урамы, 15. Уртача зурлыктагы пицца кирәк, кипкән сыр һәм колбаса белән, майонезсыз, тозсыз…

Шунда диспетчер кабат урынына утыра. Күзе маңгаена менә. Тәне эсселе-суыклы булып китә:
— Сез сөйләшә алмыйсыз мени?
— Әйе. Күпме көтәргә туры киләчәк?
— Димәк, сезнең гомер куркыныч астында?
— Әйе, әйе. Нәкъ шулай булсын.
— Сез үзегез генә түгел, димәк. Ничә кеше икәнен әйтә аласызмы?
— Әйе. Берәү җитә.
— Ул кораллымы?
— Юк, рәхмәт. Көтәм.

Трубканы куялар. Оператив группа чыгып китә. Һәм чынлап та хатынның фатирына җинаятьче кергән булып чыга.

Марат Кәбиров

(Барлыгы 36 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .