kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Җанның ялангач чагы эротикага керәме?

* * *
Сүзгә кесәгә кеми торган кешенең дә кесәсе тишелергә мөмкин.

* * *
Нәрсә эшләргә белмәсәң, белгәнеңне эшлә.

* * *
Медицина кенәгәсендәге язу: «Психик авырулары юк. Үзе сантый».

* * *
Хезмәт дәресендә кытай укучылары айфон җыя.

* * *
Кызларның үпкәләү сәбәбен белмәү җаваплылыктан азат итми.

* * *
Ирләрнең барсы да бер төрле, хезмәт хакы гына төрлечә.

* * *
Безнең медицина могҗизалар тудыра! Тик әлегә тиешенчә дәвалый гына алмый.

* * *
Акылсыз киңәшләр ишетәсең килмәсә, ахмакка сер чишмә.

* * *
Чама хисе чама белән бирелгән.

* * *
Бөтен врачка да сәләмәтлек җиткереп булмый.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

* * *
Кешедән аермалы буларак, песи үз тәпиен генә ялый.

* * *
Җанның ялангач чагы эротикага керәме?

* * *
Кызлар уналты яшьтә өлгереп җитә, малайлар – алтмышта.

* * *
Ирләр колагына. Хатын-кыз сезнең бөек кешеләрдән цитата китерүегезне яратмый. Бигрәк тә болай башлангананын: “Әни әйтә…”

* * *
Казан — Россиянең өченче башкаласы, Россия — Казанның өченче ватаны.

* * *
Шундый заман: кичләрен урамга чыгу гына түгел, интернетка керү дә куркыныч.

* * *
Калку күкрәк хәтта акыллы хатын-кызны да бизи.

Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан

(Барлыгы 46 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .