Һәр кешедә шәхес яшеренгән
Ходай кешегә акыл биргән, әмма аны ничек кулланырга икәнен әйтергә оныткан.
* * *
Теләк тиз туа һәм бик акырын тормышка аша.
* * *
Оптимист христиан зыяратында да тик плюслар гына күрә.
* * *
Һәр кешедә шәхес яшеренгән…
* * *
Һәр өлкәнең белгечләре өч төргә бүленә: ходайдан, ходайга тапшырдык һәм ходай күрсәтмәсен.
Игътибар!!! Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый... |
* * *
Һәркемнең үз кимчелеге була. Ә миндә — бүтәннәрнеке дә бар.
* * *
Тауга карап, тау булмассың, байга ярап бай булмассың.
* * *
Әгәр «А» планы тормышка ашмый икән, борчылма — алфавитта хәреф җитәрлек әле.
* * *
Ахмакларның фикердәшләре һәрчак күбрәк була.
* * *
Көн туганда барыбыз да көнчыгыш кешеләренә охшаш
* * *
Яхшылык начарлыкны һәрвакыт җиңә, димәк, кем җиңә — шул әйбәт.
* * *
Үзеңә ошаган кешенең киләчәктә дә ошавын теләсәң, аны тагы да якыннанрак белергә тырышма.
* * *
Аякларыгыз шундый матур. Алар сәгать ничәдә ачыла?
* * *
Кайбер әфәнделәрнең ахмаклыгы аркасында барлыкка килгән депрессияне бергәләшеп җиңү өчен тиз исерми торган эчкече эзлим.
* * *
«Тарихны беләсеңме?» — дигән сорауга, «Кайсын?» — дип җаваплыйсы килә.
* * *
Бизәнгән кызга караганда, елмайган кыз матуррак.
* * *
Кеше хокукларын кеше боза.
Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан