kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Тарихның үз тарихы бар

Һәр илнең — үз рәхәтлеге. Европада яшәү рәхәт, Америкада – эшләү, Африкада – сәяхәт итү, Россияне – сагыну.

* * *
Врачларның язуы матур булуын теләсәгез, исерткеч бүләк итмәгез.

* * *
Тарихның үз тарихы бар.

* * *
Дөньяны өч алма үзгәрткән. Беренчесен Һава Адәмгә биргән, икенчесе – Ньютон башына төшкән, өченчесен – Стив Джобс ясаган.

* * *
Дөресен әйтмәслек мөмкинлегең булса – алдашма.

* * *
Җирнең иң зур явызы да кемгәдер назлы була.

* * *
Картайгач, аякларга түгел, аяк астына карарга кирәк.

* * *
Җаным, мин декабристка кебек, синең арттан теләсә-кайда барырга әзермен: хет Швейцарияга, хет Тайландка…

* * *
Башта үзеңә хуҗа бул, аннан соң башкалар турында уйларсың.

* * *
Ахмак булып калырга теләмәсәң, акыллы сораулар бирмә.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

* * *
Мин сине… танымаслык булып сагындым.

* * *
Әгәр балалар бишектә яткан чакның — кредитларсыз, мәшәкатьсез, моң — зарсыз чакның — мәңге дә кабатланмаячагын белсәләр, бу кадәр акырмаслар иде.

* * *
«Мин сине яратам!» — дигән сүз әйтелгән мизгелендә генә дөрес.

* * *
Егет әйтте — егет эшли, егет дәшмәде — егет ял итә.

* * *
Кылган иң зур яхшылыгы — бу тормышта нәсел калдырмавы.

* * *
Нәни балалары булган хатын гына төнге сәгать икедә ялгызың чәй эчүнең ничек рәхәт икәнен белә.

* * *
Каеш – акылны буыннан буынга тапшыру ысулы.

Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан

(Барлыгы 22 карау, бүген - 2 кеше)
@Mail.ru .